Яшел Үзәндә “бөти-бөти”, Теләчедә – “бәри-бәри”. Ә Апаста ничек?

Авылда үскән (ә шәһәрнеке булса – каникул көннәрен авылда уздырган) һәр кеше кечкенәдән йорт кош-кортлары белән яхшы таныш. Бу очракта ике аяклы дусларыбыз һәр ишегалдында диярлек яши. Тавык-чебеш, каз-үрдәк... Нинди аваз чыгаруларына карап, төрле район-җирлекләрдә яшәүчеләр аларга төрлечә дәшә дә.


Тавыкларны чакыруның иң киң таралган төре – ти-ти-ти-ти-ти. Болай дип Татарстанның Апас, Актаныш, Әлки, Теләче районнарында дәшәләр. Лаешта шуңа охшаш төти-төти сүзләрен ишетергә мөмкин. Чирмешән районында бу чеби-чеби-чеби, Балтачта – теп-теп-теп яки кыт-кыт-кыт сүзләре. Арчада да күршеләрендәге кебек – кот-кот-кот. Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай, Батыр районы Шыгырдан авылларында яшәүче кардәшләребез тавыкларын үзләренчә мишәрчәләштереп – цып-цып-цып, коть-коть-коть дип чакыра икән. Пенза өлкәсе Кузнецк районы – пэть-пэть-пэть дип дәшә, шулай ук аларда да ти-ти-ти сүзе кулланыла.



Чебиләргә Арча, Лаеш, Яшел Үзән, Яңа Чишмә, Буа, Мамадыш, Саба, Балык Бистәсе, Арча, Апас, Теләче районнарында чеп-чеп-чеп дип дәшәләр. Чирмешән һәм Актаныш районнарында да шуңа охшаш – чип-чип-чип. Оренбург өлкәсе Красногвадеец районы Ибрай авылында –чәп-чәп-чәп диләр, ә Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылында чеби-чеби.



Балтач районындагы берәр авыл буйлап җәяү атлап барганда, “дыга-дыга” дип кычкырган тавыш ишетсәгез, дога сорыйлармы соң дип аптырамагыз. Җирлектә казларны шулай дәшәләр. Апас якларында да шуңа охшаш дигаш-дигаш чакыруы бар. Лаеш, Яшел Үзән, Буа, Актаныш, Питрәч, Теләче халкы гадирәк – би-би-би-би-би дип дәшә әлеге кошка. Арча районында да шулай ук, тагын гули-гули дигәне дә өстәлә. Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай һәм Батыр районы Шыгырдан авылларында казларга гуль-гуль-гуль-гуль-гуль, галь-галь-галь яки гули-гули диләр. Әлкилеләр дә шуңа охшаш гал-гал-гал ди. Актаныш халкы гез-гез-гез, ә Сабалар: “Әйдәгез-әйдәгез!” – ди.



Каз һәм үрдәк бәбкәсен Апас, Теләче районнарында бибиби, үти-үти-үти, Сабада гүли-гүли-гүли дип дәшәләр. Ә Чувашия республикасының Комсомол районы Урмай авылында һәм Яңа Чишмә районында яшәүче мишәрләр бәбкәләрен, Сабалыларның “гү”сен төшереп калдырып, “ли-ли-ли-ли-ли” дип  чакыра.



Үрдәкләрне Апас, Балык Бистәсе районнарында, шулай ук Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылында үти-үти-үти дип чакыралар. Әлкидә дә шуңа охшаш – утю-тю-тю сүзе. Балтач районында вич-вич-вич, кайбер авылларында бүд-бүд-бүд яки бак-бак-бак дигән чакыру сүзләре кулланыла. Сабада бу бибиби, Актанышта тагын да кызык –  битиш-битиш дигән сүзләр. Пенза өлкәсе Кузнецк районында – үти-үти-үти версиясе дә бар, шулай ук үрдәкләренә галя-галя дип тә дәшәләр икән.



Кош-кортлар белән бергә йорт хайваннарын да бик кызык итеп дәшүче җирлекләр бар. Әйтик, сарык бәрәнен Апаста бәрәч-бәрәчмәх-мәх яки бүди-бүди дип дәшәләр. Лаешта кил-кил-кил, бәреш-бәреш,  Сабада – бөкеч-бөкеч-бөкеч, Яшел Үзәндә – бөти-бөти-бөти, Теләчедә – бәри-бәри-бәри, ә Пенза өлкәсе Кузнецк районында райка-райка, барь-барь  дип чакыралар әлеге хайванны.



Кәҗәләрне чакырганда исә фантазияне эшкә җигеп торучылар юк диярлек, кәҗә асраучы районнарда бу “кәч-кәч” яки “кәҗ-кәҗ” сүзе. Бәрәннәренә бәти-бәти дияләр.



Мәзәк итеп әйткәндә, күп җирлекләрдә аеруча тыңламаган, кире кош-кортны “Кил монда, сарык!” дип чакыралар икән.