Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мамадышта үткән SunФест нәрсә белән шаккатырды?

Мамадыш шәһәрендә 8 февраль көнне IV Халыкара гадәти булмаган чаналар фестивале узды. Бик югары дәрәҗәдә үтте дияргә була. Оештыру ягы да, катнашучыларның әзерлеге дә мактауга лаек. Төп приз — 30 мең сум. Әлеге чарадан «Татар-информ» хәбәрчесе репортажы.

news_top_970_100
Мамадышта үткән SunФест нәрсә белән шаккатырды?
автор фотолары

Ниһаять, кыш суыклары белән үзен сиздерә башлады. Әйтерсең Мамадыштагы «SunnуФест» IV Халыкара гадәти булмаган чаналар фестивален генә көтеп торган. Мамадыш бу көнне гөрләде дисәң дә ялгыш булмас, чөнки әлеге бәйрәм мамадышлылар өчен кышның иң көтеп алган вакыйгасы.

Иң чыдамлылар биредә

2019 елда «SunnуФест» креатив чаналар фестивале проекты белән Татарстан яшьләр оешмаларының Мамадыш районы советы 200 мең сумлык грант откан. Быел ул Мамадышта дүртенче тапкыр оештырыла. Фестивальдә катнашучылар Татарстан районнарыннан гына түгел, Пакистан, Удмуртия, Бангладеш, Словениядән дә бар иде. Әлеге чараны оештыручылар алдан иллегә якын гариза бар дисәләр, әллә салкыннан куркып җылы өйләрендә калганнармы, әллә чаналары суыкка яраклашмаганмы… барысы бергә 36 команда килгән иде.

Оештыручылар әйткәнчә, чана юлы елдан ел зурая гына бара. Ул шәһәрнең тарихи үзәгендә - Совет урамында урнашкан. «Аллага шөкер, кар юк дип аптырыйсы түгел, ял көннәрендә балалар белән бергәләп шуарга монда киләбез», — дип сөйләде суыктан биеп торган Заһидуллиннар гаиләсе.

Әйе, көне кояшлы булса да бик салкын иде. Ләкин чаналарны күзәткәндә болар барысы да онытыла.

Фестивальне Төркиядә дә оештырырга телиләр

Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, әлеге чара башка төбәкләрдә дә үткәрелүгә кармастан, Мамадыш шәһәре — креатив чаналар фестиваленең ватаны булып калачак, ә аның географиясе алга таба да киңәюен дәвам итәчәк.

«Мондый зур масштаблы чараларны үткәрергә ярдәм иткән президентыбызга рәхмәтемне җиткерәсем килә. 2020 елда безнең районыбызда гына да яшьләр үзәге, ике мәктәп, спорт мәйданчыгы, пляж булдырылачак. Болар барысы да сезгә, яшьләр өчен эшләнә», — диде район башлыгы Анатолий Иванов.

Ә кем чаналар фестивален оештыруны уйлап тапкан соң диярсез? Боз таудан чанага утырып төшү фикерен район башлыгы урынбасары Айнур Әгъләмов әйткән була. Ә Анатолий Иванов бу фикерне шундук хуплап алган. «Мондый фестивальне Анталиядә дә эшләргә кирәк», — дип көлдерде Төркиянең Казандагы баш консулы Исмәт Эрикан.

Чананың ниндие генә юк 

Бәйге шартларыннан аермалы буларак быел билгеле бер тематика юк: кем ничек шаккатыра ала. Фантазияңне эшкә җигәргә генә кирәк. Ул чаналарының төрлелеген күрсәгез сез, ниндиләре генә юк. Эшкә пластик шешәләр, картон, чемодан, төрле машина җиһазлары да җигелгән.

Мәсәлән, Түбән Каманың үзәк мәчетеннән килгән команда Җиңүнең 75 еллыгына дип очкыч-чана ясап килгәннәр.

«Чананы ай дәвамында ашыкмыйча гына ясадык. Быел безнең икенче тапкыр катнашуыбыз инде. Көндәшләр көчле: барысы да ныклап әзерләнгәннәр», — диде Фәнис Кадыйров.

Ә районның мәдәният хезмәткәрләре «Ну погоди» командасы чанадан «чын» машина ясап, җырлый торган җайланмаларга хәтле куйганнар. «Безнең чана заманның барлык таләпләренә дә туры китереп эшләнелгән. Кирәк булса уты да, көе дә бар», — диде Алмаз Шәрәфетдинов.

Әлеге фестивальда үтүк формасындагы чананы да, ишкәкле көймәләрне дә, хәтта бәлеш, өчпочмак, велосипед — чананы да күрергә була иде. Ә иң ошаганы миңа калса, убырлы карчык өе иде. Аны Мамадышның «Батырлар» командасы ясаган булып чыкты. Ә чаналар шуган арада туплы хоккей уйнарга өлгерүчеләр дә булды.

Барлыгы 4 команда килгән иде. Бу ярышта сабалыларга тиңнәр булмады.

Бәйге шартлары буенча чаналарның тизлеге, гадәти булмавы, төшү ераклыгы да тикшерелде. Сез әйтерсез: «Нәрсәсе бар инде аның, утырдың да төштең». Юк шул, иң мөһиме — таудан чана белән егылмыйча төшү иде, чөнки күп чаналар, кешеләре белән авып, ярты юлда ятып калдылар.

Ә нәтиҗәләр болайрак: иң ерак төшүчеләр арасында 1нче урынны Сарман командасы, иң тиз төшүче чаналар Балык Бистәсендә булса, иң креатив чана Зәйләрнеке булып чыкты. «Тамашачылар симпатиясе» дигән номинациядә Казанның «Ак Кремль» командасы лаек булды. Алар унар мең күләмендә акчалата бүләккә ия булдылар.

Гран при иясе, гадәттә, берәү булса, быел SunnуФест та алар икәү булдылар. Аның беренчесе Түбән Камадан килгән «Күк туганнар» булса, икенчесе Мамадышның «Ну погоди» командасы лаек дип табылды. Бу ике командага утызар мең сум акча да бирделәр.

Әлеге чарадан берәү дә кәефсез кайткандыр дип уйламыйм. Мамадышлылар үзләренең кунакчыллыгын тагын бер кат дәлилләделәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100