Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанда мәктәп укучыларын сәламәт туклану гадәтенә I сыйныфтан ук өйрәтә башлаячаклар

Татарстан мәктәпләрендә сәламәт туклану буенча Бөтенроссия проекты гамәлгә ашырыла башлады. Әлегә проектта берничә мәктәп кенә катнаша.

news_top_970_100
Казанда мәктәп укучыларын сәламәт туклану гадәтенә I сыйныфтан ук өйрәтә башлаячаклар
Россиядәге Danone компаниясе

Табиблар, укытучылар һәм башка экспертлар «Татар-информ» агентлыгында үткәрелгән түгәрәк өстәлдә сәламәт туклану гадәтенә өйрәтү ни өчен олыгайгач түгел, ә балачакта күпкә нәтиҗәлерәк булуы хакында сөйләде.

Казанда 7-11 яшьлек мәктәп укучылары, аларның укытучылары һәм ата-аналар өчен «“А”дан “Я”га кадәр сәламәт туклану» дип исемләнгән Бөтенроссия социаль белем бирү проекты гамәлгә ашырыла башлады. Яңа белем бирү проекты балаларны дөрес тукланырга, файдалы продуктлар сайларга, фастфуд һәм зарарлы ризыктан баш тартырга өйрәтәчәк.

Эш шунда ки, соңгы елларда Россиядә төрле авырулардан һәм артык авырлыктан интегүче балалар саны артканнан-арта бара. Табибларның мәгълүматлары буенча, гәүдәнең артык авырлыгы артериаль гипертензия, метаболик синдром, бавырда алкоголь булмаган май дистрофиясе һәм диабетка китерә.

«Гәүдәнең артык авырлыгы, симерү – XXI гасырның йогышлы булмаган эпидемиясе ул. Бүгенге көндә дөньяда 340 миллион бала симерүдән интегә. Гәүдәнең артык авырлыгы турында сөйләгәндә, әлеге санны курыкмыйча өчкә тапкырларга мөмкин. Бу – төрле яктан якын килүне таләп итә торган бик җитди проблема. Әгәр яшүсмердә артык авырлык күзәтелә икән, аның үсеп җиткәч симерүдән интегү ихтималы 70-80 процентка тигез. Бу – бик тә җитди саннар, алар медицина гына түгел, социаль якын килүне дә таләп итә. Шунлыктан бу программа килеп туган проблеманы хәл итәргә булышыр дип уйлыйм», - диде медицина фәннәре докторы, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатрия кафедрасы профессоры Наталья Рылова.

Баланы дөрес тукланырга мәҗбүр итү – файдасыз, дип ышандыра экспертлар. Өстәвенә, тыюлар, киресенчә, балада ризасызлык кына уята.


«Безнең өчен халыкта файдалы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия. Туклану гадәтен формалаштыру бик тә кыен. Мәҗбүр итәргә мөмкин, әмма аның файдасы булмаячак. Баланы нәкъ менә файдалы продуктлар сайларга инандырырга кирәк, әмма бу шактый катлаулы. Шулай да бергәләп эшләгәндә мөмкин әйбер», - дип өстәде «Данон Россия» АҖ Үзәге төбәкнең корпоратив мөнәсәбәтләр буенча директоры Мария Жаркова.


Табиблар әйтүенчә, сәламәт туклану гадәтен кече яшьтән үк формалаштырырга кирәк. Баланың үсеп җиткәч ничек тукланачагы, беренче чиратта, гаиләгә бәйле.

«Зыянлы гадәтнең формалашуын кеше еш кына үзе дә аңламыйча кала. Гаилә, яшьтәшләре, реклама кампанияләре – барысы да баланың аңына йогынты ясый. Гадәтне тәрбияләргә кирәк, җайлашу 21 көн – өч атна дәвам итә. Бу – тәм рецепторлары үзгәрә торган вакыт. Һәм ул яңа гадәт формалаштыру өчен җитә», - дип өстәде Наталья Рылова.

Әлеге проблема белән көрәшү өчен «Милли ачык мәктәп» коммерцияле булмаган автоном оешмасы, Россиядәге Danone компаниясе, Луи Бондюэль Фонды, «Россия сыйфат системасы», «Яңа проектларны гамәлгә ашыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмалары ярдәмендә, мәгариф, педагогика, нутрициология һәм психология өлкәсендәге әйдәп баручы экспертлар белән берлектә интерактив курс әзерләгән.


«Әлеге курс 11 дәрестән тора, аларның һәркайсы технологик картадан – дәрес планыннан, эш кәгазьләре һәм интерактив дәрестән гыйбарәт. Безгә баланы җәлеп итү һәм анда фикер тудыру мөһим иде. Безнең бурыч – үзенә бер төрле мохит булдыру. Анда бала дөрес туклануның кирәкле һәм мөһим әйбер икәнлеген аңлап үсәчәк», - диде «Милли ачык мәктәп» коммерцияле булмаган автоном оешмасы проектының әйдәп баручы координаторы Валентина Богомолова.


Проект илнең 28 төбәгендә гамәлгә ашырыла һәм анда 20 меңнән артык мәктәп укучысы катнаша. Проектны сынау рәвешендә гамәлгә ашырган вакытта аның нәтиҗәлелегенә бәя бирелгән. Мисал өчен, барлык әти-әниләр дә диярлек баланың туклануында уңай якка үзгәрешләр сизгән.

Балаларны сәламәт туклануга өйрәтү проектын Мәгариф департаменты «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы да хуплаган.


«Әлеге проектны ни өчен хупладыкмы? Әлбәттә, өлкәннәр белән эшләү – бик кирәкле әйбер. Әмма шунысын да аңлыйбыз, тормышыбызда иң мөһиме – безнең балаларыбыз, алар хакына без үз гадәтләребезне дә үзгәртергә әзер. Алар – безнең киләчәгебез. Без аларның аңына нинди фикер сеңдерсәк, алар киләсе буыннарга шуны җиткерәчәк. Мондый программаларның әһәмияте бик зур, без аларны хуплыйбыз», - дип өстәде «Россия сыйфат системасы» коммерцияле булмаган автоном оешмасының кулланучылар базары белән хезмәттәшлек департаменты директоры Елизавета Волошанина.


Экспертлар әйтүенчә, проблемага комплекслы якын килергә кирәк. Чөнки укытучылар балаларны сәламәт тукландыру турында нәрсә генә сөйләмәсен, әгәр ата-аналар баланы даими рәвештә фастфуд-рестораннарга алып барса һәм аңа зыянлы тәм-томнар сатып алса, берсенең дә файдасы булмаячак.

«Ата-аналарга сәламәт туклану идеологиясен сеңдерү өчен, эшне гаиләдән башларга кирәк. Мәктәптә укытучылар да шундый максат куя. Без дәвалауның профилактикага караганда кыйммәткәрәк төшүен һәрвакыт әйтеп киләбез. Шунлыктан балаларны сәламәт туклану гадәтенә сабый чактан ук һәм гаиләләрдә, бакчаларда, мәктәпләрдә өйрәтергә кирәк», - диде Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының туклануны оештыру буенча генераль директор урынбасары Алла Агапова.


Әгәр сезнең мәктәп тә әлеге проектка кушылуын һәм балагызны дөрес тукланырга өйрәтүләрен телисез икән, анда катнашу турында гариза тапшырыгыз.

«Без гаризаларны һәркемнән кабул итәбез. Аларны ата-аналар да, укытучылар да, мәктәп администрациясе дә юллый ала. Әгәр гаризаны ата-ана җибәрә икән, без үзебез мәктәп белән элемтәгә керәбез һәм әңгәмә үткәрәбез. Ата-аналар да, мөгаллимнәр дә бер команда булырга тиеш, аның бурычы – балаларны сәламәт туклануга өйрәтү», - дип искәртте Валентина Богомолова.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100