«Мине исән дип уйласыннар...» Гөлнара Зиннәтуллинаның соңгы васыяте үтәлми калды

Бүген Казанда журналист Гөлнара Зиннәтуллинаны соңгы юлга озаттылар. Үзенең вафаты турында беркемгә дә әйтмәскә, беркемне чакырмаса кушса да, аның белән хушлашырга килүчеләр бик күп иде.

Ул мине дә зарланмаска өйрәтте

Гөлнара Зиннәтуллина, сигез ел яман шеш белән көрәшкәннән соң, үзенең фатирында вафат булды.

Кемнән генә сорама, аны барысы да көчле, елмаючан дип искә ала. «Искә ала», — дип әйтәсе дә килми. Шәхсән үзем аның белән айга бер булса да шалтыратышып тора идем. Ул һәрвакыт елмаеп: «Алинәү, хәлләрең ничек?» — дип эндәшә иде. Мин аныкын сораганчы, минем хәлләремне сорый иде.

Гөлнара апа фатирында да берничә тапкыр булганым бар. Кайчан гына килмә, ул һәркемне көләч йөзе белән каршы ала иде. Әлбәттә, чәй эчермичә җибәрми иде. Иде… Иде…

Миңа биргән интервьюсында ул: «Кечкенә генә умырткаларым сынык, шартлый алар», — дип көлгән иде, авыртуы турында сөйләгәндә. Моңа кадәр аңа шалтыратып: «Гөлнара апа, сездән интервью алыйм әле», — дигәч, ул миңа: «Китәм инде», — дигән иде. Интервью алгач, ул тагын бер ел яшәде.

«Кайчак китәсем килә. Бик авырыйм бит. Бу арада бигрәк хәлем юк. Кайвакыт менә шушы җиде ел эчендәге авыруым авыру булмаган икән дип уйлап куям. Сигез ай урыннан тормыйча яткан идем. Бер грамм су да йота алмый торган чакларым була. Ә бүген син килә дип теге даруымны эчеп куйдым. Чистый наркоман булып беттем», — дигән иде ул миңа соңыннан.

Мин аннан интервью алуымны һаман хәтерлим. Диктофонга яздырылган җавапларын бүген кат-кат тыңладым. Аның көлүен, хәтта үлем турында сөйләгәндә дә моңсуланмавын искә төшердем. Безнең буын күп очракта нидәндер зарлана. Сезнең дә тырнак сынды дип елаучыларны ишеткәнегез бардыр. Гөлнара апа мине зарланмаска өйрәтте. Хатын һәм ир мәсьәләсенә кагылган кагыйдәләрне дә әйтте. Хәтта үзенең серләре белән дә бүлеште. Серләренең берсе — ул Гөлнара булмаган икән бит! Гөлнар ул, Гөлнар! Әмма бу исемне ул егетләрнекенә охшаткан һәм паспорт алганда «ГөлнарА» дип яздырткан.

Рухың шат булсын, Гөлнара апа Зиннәтуллина!

Ире Ринат әфәнде: «Ул бик каты авырды, әмма күрсәтми иде»

«Соңгы өч атнада хәле бик начарайды. Гомумән, сигез ел авырды. Соңгы елны инде хәле моңа кадәр булган еллардагы кебек түгел иде. Хәтта бакча эшен дә эшли алмады. Нишләтәсең инде, язмыш… Бик нык авырды. Хәле бетә иде», — дип сөйләде Гөлнара апаның ире Ринат әфәнде.

Дус кызы Миләүшә сүзләренчә, Гөлнара ханым үзенең авыруын беркемгә дә сиздермәскә тырышкан. «Ул бик каты авырды, әмма күрсәтми иде. Һәрвакыт, телефоннан шалтыратып, елмаеп сөйләшә иде. Урыны оҗмах түрендә булсын», — дип сөйләде ул.

Улы Илдар: «Рәхмәт сезгә!»

«Улы буларак, сезгә рәхмәт әйтәм. Сез — аның гомере. Рәхмәт сезгә», — диде Гөлнара апаның улы Илдар.

Рамилә Сәхабетдинова: «Гөлнара апа мәңгегә безнең күңелләрдә»

«Гөлнара апа белән мин бала вакыттан таныш, чөнки мин аның тапшыруларын карап үстем. Моннан 34 ел элек үзем дә телевидениегә эшкә килгән идем. Шушы елны Гөлнара апа белән якыннан таныштым. Ул һәрвакыт матур киемнәр киеп йөри иде. Гөлнара апа тормышымда зур роль уйнады, дип әйтсәм ялгыш булмас. Ул берсендә мине үзенең кабинетына чакырды да: «Рамилә, мин «Чулпан» программасына күчәм, ә балалар тапшыруларын сиңа бирәм», — диде. Ул миңа шушы телевизион юлымда хәер-фатыйха биргән һәм зур роль уйнаган кеше. Әлбәттә, журналист буларак та, кеше буларак та һәрвакыт позитив була белде. Ул үзенә гел тартып тора иде. Балалар тапшыруларын аның белән бергә эшли башладык, һәм, әлбәттә, төрле очрашулар үткәрә идек.

Соңгы көнгә кадәр Гөлнара апа белән элемтәдә тордым. 7 апрель көнне — аның туган көнендә соңгы тапкыр күрешкән идек. Анда да ул шат күңел белән каршы алып: «Мин синең өчен, балалар каналы булуына шатланам», — дигән иде. Гөлнара апа — үзе балалар тапшыруларын эшләп, күпме балаларга юл ачучы кеше. Рухы шат булсын, урыны җәннәттә булсын! Гөлнара апа мәңгегә безнең күңелләрдә. Ул татар журналистикасында якты йолдыз булып калды. Бу йолдыз беркайчан да сүнмәячәк», — дип сөйләде «ШАЯН ТВ» каналы җитәкчесе Рамилә Сәхабетдинова.

Илшат Әминов: «Ул безгә профессиональ яктан да, кеше буларак та үрнәк булды»

«Гөлнара апа кадрда үзеңне ничек тотарга икәнен өйрәтте. Аның төп сыйфаты — ул якты кеше иде. Һәрвакыт көлеп, тормышка гаҗәпләнеп яши белде. Ул кеше белән сөйләшә белә иде һәм бу — аның сәләтләренең берсе булды. Кешене ачык итеп күрсәтеп, яңа телевидение эшләгән иде. Ул эшен, балаларны яратты. Без гомер буе бергә эшләдек. Ул, әлбәттә, һәрвакыт, соңгы еллар да кыю булды. Авыруын да күрсәтмәде, гел елмаеп йөри иде. Аптырыйм шундыйларга! Шундый матур кеше иде.

Яңа телевидениегә нигез салучылар, шунда эшләүчеләр, шушы телевидение белән кешене таныштырган кешеләр бар. Гөлнара апа шундыйларның берсе. Безнең телевидениедә аның фотографиясе эленеп тора. Авырган чакта да Гөлнара апа авыр сүз әйтми иде. «Хәлләрең ничек?» — дип сорагач та: «И, яшибез әле, озак еллар яшим әле» — дия иде. Гөлнара апа беркайчан да зарланмады. Ул безгә профессиональ яктан да, кеше буларак та үрнәк булды. Бу — зур югалту. Урыны оҗмахта булсын!» — диде «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов.

Ризәлә Исмәгыйлева: «Гөлнара апа үзе язмаска кушса да, аның турында язачакмын»

«Ул кояш кебек иде. Бервакытта да бернәрсәгә дә бирешмәде. Хәтта химия терапиясеннән кайтканнан соң да: «Мин бит тагын исән калдым» — дип көлеп, яңадан тормышны башлый иде.

«Китеп барсам, минем турында беркемгә дә беркая да бер сүз дә әйтмә, чөнки минем шикелле авырган кешеләр, миңа карап, көч алып яши. Әгәр дә берәр кая язасың икән, син аларның өметен өзәчәксең. Мине исән дип уйласыннар», — дип әйтә иде. Әмма мин аңа андый вәгъдә бирә алмадым. «Барыбер бөтен дөнья беләчәк. Сез бит күпләрнең яраткан алып баручысы», — дип җавап кайтара идем аңа. Ул көчле кеше иде!

Әле шимбә көнне генә сөйләштек. «Тәртип»нең янәдән ачылуына шатланган иде ул. Радиобызның эфирын Гөлнара апаның театр тапшыруының иң беренче чыгарылышы белән башлап җибәрдек. Ул үзе бу вакытта Лаешта иде. «Һай, тыңлый алмыйм», — дия иде. Әмма Гөлнара апа заманнан артта калмады. Без аңа сылтама юлладык та, ул шушы сылтама аша радионы тыңлый алды. «Мин сиңа тагын тапшыру эшләргә киләм әле. Менә күземә операция генә ясатам да киләм. Әмма син миңа акча гына түләмә, миңа үзем өчен кирәк бу», — дигән иде. «Яшәү яме» дип аталган тапшыру эшлисе килә иде аның. Ахыргача яшим, эшлим дип, тормышка шуның кадәр ябышкан кешене күргәнем юк иде. Бу — бик зур гыйбрәт.

Гөлнара апа үзе язмаска кушса да, мин аның турында әле язачакмын. Безнең арада юкка да ыңгырашып яшәүчеләр күп, ә ул — ничә еллар дәвамында үлем белән көрәшкән шәхес. Нурлы иман белән барып керсен, авыр туфрагы җиңел булсын! Аны догадан калдырмаска иде», — дип сөйләде «Тәртип» радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева.

Инсаф Абдулла: «Аның бөтен тормышы телевидение белән бәйле булды»

«Гөлнараның бөтен тормышы телевидение белән бәйле булды. Телевидениедә ул мәктәптә укыганда ук эшли башлый, тапшырулар алып бара. Ул бик ачык, кайда гына очратсаң да елмаеп, сүзе белән дәртләндереп, күтәреп ала торган кеше иде. Ул берзаман „Яшәү яме“ дигән тапшыруны алып барды. „Инсаф, әйдә эшлибез синең белән?“ — диде миңа. Булган материалларны туплап, оештырып чыкты бу тапшыруны. Аның холкы шундый иде: ул бервакытта да югалып калмый, һәрвакыт ситуациядән чыга белә иде. Әйтик, тапшыру тиешенчә әзер түгел, ә ул эфирга чыгып утыра һәм барысы минутлап язылган кебек эшләп чыга иде. Ул бик азларга бирелә торган нәрсә, әмма моның нигезендә аның эшен яратуы, кешеләргә, тамашачыларга хөрмәте ята дип уйлыйм», — диде Инсаф Абдулла.

Илфат Фәйзрахманов: «Мин аның васыятен үтәмәдем»

«Соңгы сигез елны авырды ул. Яман шешнең дә иң әшәке, сирәк төре. Үзе „чыты-чыты“ көлә иде, ә эчендә авыртуны басуын тоеп йөрәк елый иде», — дип сөйләде журналист Илфат Фәйзрахманов. Аңа бу хакта сөйләү бик кыен иде…

«Ул беркайчан да сер бирмәде: «Мин шушындый авыртуны җиңүче беренче кеше булам», — дип әйтә иде, ләкин соңгы вакытларда бик арды. Берничә тапкыр: «Үләсем килә, ардым», — дип әйткәне булды.

Миңа ике тапкыр васыятен әйтте: «Мин киткәндә, кешеләрне чакырмагыз, еламасыннар. Мине белгән кешеләр күңелсезләнмәсен, мин оптимист булдым. Миңа авырулар шалтыраталар, мин аларга үрнәк кебек булдым, шушы хәлемне белеп, алар борчылырлар», — диде. Мин аның васыятен үтәмәдем. Кичә, килене шалтыратуга, бөтен дөньяга шау куптардым. Бу кешене шыпырт кына озатырга ярамый иде.

Без татар телевидениесенең кояшын югалттык. Ул рус журналистлары өчен дә үрнәк иде. Без аның белән бергә 22 ел эшләдек. Мин аның никадәр популяр булуына шакката идем, аны урамда таныйлар иде.

Урыны оҗмахта булсын!» — дип сөйләде журналист Илфат Фәйзрахманов.

Ринат Әсхәдуллин: «Аның белән бары тик якты истәлекләр генә бәйле»

«Ул 10нчы интернатта укыды. Әлеге интернат телестудия каршында иде. Шушы вакытларда аны телевидениегә чакырдылар. Ул балалар тапшыруларын алып бара башлады, популяр булды. Мин 1993 елда Казанга килдем. Шушы елдан ул минем өчен укытучы булды. Без өч ел дәвамында иртәнге „Чулпан“ тапшыруын алып бардык.

Аның белән бары тик якты истәлекләр генә бәйле. Берсендә 8 март көнне: „Гөлнара кебек шәхес белән эшләүнең никадәр рәхәт икәнен күз алдыгызга да китермисез“, — дигән идем. Ул профессионал иде. Гөлнара экранда һәрвакыт чын, ихлас була белде. Урыны оҗмахта булсын!» — дип сөйләде телевидение журналисты, «Ярдәм» фонды хезмәткәре Ринат Әсхәдуллин.

Фирдүс Гыймалтдинов: «Бу сөйләшүебез соңгысы булганын кем белгән?!»

Дүшәмбе көнне соңгы тапкыр телефоннан сөйләштек. Аның каты авыру белән беренче ел гына көрәшмәгәнен беләм. Ул беркайчан да зарланмыйча, көлә генә иде. «Күзгә операция ясатасы бар иде, алайса сукыраям. Аннан соң әйбәт күрә башлаячакмын», — дигән иде. Ярдәмем кирәкме дип сорагач: «Юк», — диде. Бу сөйләшүебез соңгысы булганын кем белгән?! Аңа кадәр озак вакыт сөйләшкәнебез юк иде. Бу — бәхилләшү булгандыр.

Аның әле яшәргә планнары, хыяллары бар иде. Лаештагы өйләренә газ кертергә дә тели иде. Кичә аның вафаты турында хәбәр килгәч, башта ышанмадым, чөнки аның зарлануын ишеткәнем булмады. «Фәлән төшем авырта, бу урыным авырта», — дигәнен беркемнең дә ишеткәне булмагандыр», — дип сөйләде «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов.

Альфред Мөхәммәтрәхимов: «Ул һәрвакыт: „Яшисем килә“, — дия иде»

«Гөлнара белән 1998 елда танышкан идек. Ул „Казан“ радиосына килә иде. Аннан соң ул телевидениедә эшли башлады. Авырып киткәч, хәлен белергә барган идек. Ул һәрвакыт: „Яшисем килә“, — дия иде. Анда яшәү теләге күп иде. Кайберәүләр авырый башлагач, кулын селки. Шундыйлар берничә айдан янып бетә дә. Ә Гөлнарага Аллаһ тагын чама белән ун ел биргән», — диде «Татарстан — Яңа Гасыр» телевидениесе элекке мөхәррире, «Бизнес-онлайн» электрон газетасы журналисты Альфред Мөхәммәтрәхимов.

Киленнәре Вәсилә апа: «Үзенә авыр булса да, ул гел башкаларга ярдәм итеп торды»

«Минем ирем — Гөлнараның энесе 15 ел элек үлде инде. Без өйләнешкән вакытта бер белмәгән кешене алар шундый якын итеп кабул итте. Әле һаман да бертуганнары кебек якын итәләр. Аларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек күп. Бөтен гаиләләре белән шул тиклем яктылар! Кояш кебек кешеләргә нур чәчте Гөлнара апа. Гөлнара искиткеч кеше, ул бик юмарт иде! Актык әйберен дә безгә бирергә риза иде. Үзенә авыр булса да, ул гел башкаларга ярдәм итеп торды. „Син авырмыйсыңмы? Хәлең ничек?“ — дип һәрвакыт сорап торды. Күптән түгел генә күрешкәч: „Мин яшим әле“ — дигән иде. 22 сентябрь көнне ул күзләренә операция ясарга барырга тиеш иде. Тыныч йокла, Гөлнара», — дип сөйләде Вәсилә апа.

Гөлнара апаның гаиләсенең, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Хезмәттәшебезнең авыр туфраклары җиңел, урыны оҗмах түрендә булсын!