Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Раянов: «Сугыш башланганны сабантуйда белдек» | intertat.tatar

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Раянов: «Сугыш башланганны сабантуйда белдек»

Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхак Раянов бүгенге көндә Бөгелмәдә кызы Венера белән яши. Быел ветеран 95 яшен тутырган. Ул инсульт кичергән булу сәбәпле, хатирәләрен зур авырлык белән сөйләде. Сөйләгән вакытта ул бик сыкранды, һәр хатирәсен күз яшьләре аша сөйләде. Аның сөйләмен улы Наил тулыландырды.

Сугыш башланган көнне 15 яшьлек Габделхак яшьтәшләре белән бергә иртә таңнан Әлкәй (Әлки) авылыннан район үзәге Азнакайга Сабантуйга бара.

Сабантуй урынында сугыш башланганны хәбәр иттеләр. Бөтен халык елый башлады. Шул көнне авылдан илле алты кешене сугышка алып киттеләр, — ди ул. 

Габделхакның әтисе Кадыйрны да сугышка алалар, ул хәбәрсез югала. Аның турында соңгы хәбәр 1943 елның көзендә билгеле була.

Ир-атлар фронтка китеп беткәч, колхозлар һәм йортлар хатын-кызлар һәм малайлар өстендә кала. Габделхак гражданлык оборонасы буенча өйрәтүче була. «Без һөҗүм итәргә, окоп казырга өйрәттек», — ди ул. Аннары авылга тагын бер бәла килә. 1942 елның суык кышында авылга бүреләр килә башлый. Соңгы малларны да бүреләр юк итә. Габделхак үзенең өлкән абыйсы белән ауга чыга. Өченче тапкырдан гына бүрене тоталар, авыл халкы үзенең рәхмәтләрен белдерергә тырыша: пешкән бәрәңге, ипи кисәге чыгарып бирәләр.

«Хайваннарны ташый торган вагоннарда алып киттеләр»

1943 елның көзендә Габделхакны фронтка алалар. Фронтка эләгү теләге зур була, ул документларда үзен ярты елга өлкәнрәк итеп күрсәтә. «Ул вакытта буем да бер метр да кырык биш сантиметр, авырлыгым да кырык биш килограмм иде. Без шундый 15 егет идек. Безне, бер арбага утыртып, Бөгелмә станциясенә алып киттеләр. Хайваннарны ташый торган вагоннарга утырттылар, Ерак Көнчыгышка алып киттеләр. Амур өлкәсенә, Благовещенскийга барып җиттек. Безне поезддан ук казармага керттеләр, салам түшәлгән иде, шунда йокладык. Һәркөнне чират белән ашарга пешерә идек», — дип искә алды Габделхак бабай.

Ул һава һөҗүменә каршы оборонаның 138нче зенит артиллерия дивизионында хезмәт итә. Алар Көнчыгыш чикләрне саклыйлар. Ул вакытта Япония икенче фронттан һөҗүм башлар, дип уйлыйлар.

«Көтмәгәндә аркага пычак белән кададылар»

«Мин аучы булгач, шәп ата идем. Аның өчен медаль дә бирделәр. Урманда һәрвакыт юлны таба белдем, ашарга да таба идем, шыпырт кына йөри идем урманнарда.

Берсендә японнардан азат ителгән территорияне тикшерергә килдек. Японнар булган казармага кердек. Дошман калмаганмы дип карыйбыз. Көтмәгәндә аркага пычак белән кададылар. Шунда ук аткан тавыш ишетелде. Безнекеләр миңа һөҗүм иткән японны ятып үтерде. Пычагы бик тирән кермәгән иде, бер атнадан мин инде стройда идем. Яра эзе әле дә калды аркада. Японнарда дисциплина көчле булуы сизелә иде. Шулай да без аларның армиясен бик кыска вакыт эчендә җиңдек», — дип сөйләде Габделхак бабай.

Ул өлкән телеграфчы-радист була. «Мин Морзе әлифбасын яхшы белә идем. Минутына озын сызыклар һәм кыска нокталардан торган йөзләгән сигнал җибәрергә кирәк. Ике йөз сигнал җибәрә белүчеләрдә бар иде. Һәр радистның үзенә генә хас язу рәвеше бар иде. Солдатларның язмышы радистның эш тизлегенә бәйле бит. Без бер-беребезнең хәбәр бирү рәвешен белә идек, дошман арага керә алмый. Хәрефләрне истә калдыру өчен төрле сүзтезмәләр куллана идем. Мәсәлән, 7 саны ике сызык һәм өч ноктадан тора. Мин аны „даай-даай-за-ку-рить“ дип истә калдырган идем», — дип искә алды ул.

Шул ук вакытта Габделхак бабай элемтәче дә булган. «Бер тапкыр элемтә өзелгән урынны ялгарга җибәрделәр. Ул вакытта бертуктаусыз яңгырлар яуды, елгаларда су күп иде. ике тапкыр көчле агымга каршы барырга туры килде. Кич кенә өзелгән урынны таптым. барысы 25 чакрым юл узып, мин кире кайттым. Өс-кием юеш, учак ягарга ярамый…» — дип искә алды ул.

«Җиңү көнен ел саен көтеп алам, кызым»

Габделхак бабай 1950нче елда гына туган ягына кайта. Кайтуына ике-өч көн кала өйдәге этләре үз-үзенә урын таба алмаган: юл ягына карап улаган, чылбырдан ычкынырга теләп сикеренгән. Габделхак Раянов II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән була. Аннан кала да бик күп медальләре булган. Берничә ел элек аның йортында янгын булган, медальләре тагылган костюмы да шул янгында юкка чыккан.

Габделхак бабайга сөйләргә бик авыр иде, тыны да кысылды. Ул бераз тынычланганнан соң «Барыбызга бер җиңү» дип аталган китапка төртеп күрсәтте. Анда аның фотосы да бар иде. Узган елны фотограф Фәрит Гобәев сугыш ветераннары фотоларыннан торган альбом ясаган иде.

«Җиңү көнен ел саен көтеп алам, кызым. Безне Казанга алып баралар иде. Исәнлек булганда йөри идек Президент янына. Хәзер булмый шул», — дип уфтанып куйды ул һәм күз яшьләрен сөртеп куйды.

Габделхак бабай тынычлансын, хәл алсын өчен кызы Венера ханым безне чәй табынына чакырды. Ветеранга кәнәфидән торып китү авыр бирелә, без ярдәм итә алмадык, Венера ханым бүлмәгә йөгереп керде. «Әйдәгез, үзем ярдәм итәм, миңа гына ышана шул ул», — дип елмайды ханым.

Быел Габделхак бабайга 95 яшь тулган. Сакалына кадәр бик пөхтә итеп карап торалар. Мин аңа 95 яшь дип әйтмәс тә идем, яшьрәк күренә. «Әти һәрвакыт яшьрәк күренә иде. Бер елны Җиңү бәйрәменә Казанга тыл ветераны буларак әни дә барган. Әтиең янына хатыннар килә иде, дип сөйләде ул. Ә әни, бабайның әбисе бар, дип әйтеп куя торган булган», — дип сөйләде улы Наил өстәл артында.

Габделхак бабай чынаяктан әкрен генә чәй эчкәндә татар халык әкиятләре китапларында сурәтләнгән бабай образы күз алдыма килде. Анда бабайларны һәрвакыт ак сакаллы, яшел түбәтәйле, чәчәкле чынаяктан чәй эчә торган итеп сурәтлиләр иде. Менә ул образ алдымда утыра.