Фәрһад Фаткуллин, татарча "Википедия": татар телен саклауда Википедия волонтерлары дәүләткә караганда да күбрәк файда китерә ала

Википедиянең татар телле бүлеге китапханәчесе Фәрһад Фаткуллин "Татар-информ" агентлыгына интервьюсында халыкара энциклопедиянең әһәмияте турындагы фикерләре белән уртаклашты. Википедия волонтеры, социаль челтәрләргә язмалар урнаштырасы вакытыңны Википедиягә материаллар язуга сарыф итеп, татар телен үстерүгә өлешеңне кертергә була дип саный.

"Википедия аша татарларга да файда китерәм"

- Татар википедиясенә килүегез кайчан булды һәм ни сәбәпле бу эшкә алындыгыз?

- Википедиянең татар телле бүлеген үзем өчен 2008-2009 елларда ачтым. 2009 елның ахырында үземнең хисап язмасын теркәдем һәм актив рәвештә 2012 елның апрель, май аенда азмы-күпме яза башладым. Моның белән тирәнрәк таныша башладым.

Ни өчен татар википедиясен үзегезгә кирәк дип саныйсыз?

- Мин - фән, бизнес һәм технологияләр кешесе. Миңа иҗтимагый мәсьәләләр артык кызык түгел. Шундый очракта үземнең татар телемне ничек саклыйм дигән сорау туды. Интернеттагы радиопрограммаларда, веб-сайтларда кызыклы контент тапмагач, Википедиянең татар телле бүлегендәге материаллар белән таныша башладым. Шул вакыттан бирле азмы-күпме шөгыльләнәм. Үземнең татар телемне дә саклыйм, шул ук вакытта татарларга да файда китерәм.

- Хәзерге вакытта татар википедиясе ни хәлдә?

Википедиянең мәгариф өчен дә бик кызыклы мөмкинлекләре бар. Хәзер инде Сәләттә генә түгел, Казандагы гимназия директоры белән сөйләшеп, андагы укытучыларга Википедияне аңлата башладым. Балаларга өй эшләрен яки мөстәкыйль эшләрне, рефератларны кәгазьдә язу урынына, электрон мохиттә язуны өйрәтә алабыз. Нәтиҗәдә, анда бернинди плагиат мөмкинлеге калмый, чөнки текст автоматик рәвештә тикшерелә. Аннан соң бу эш чүпкә китми, обойларга, тәрәзәләрне ябу өчен китми, яндырылмый. Ул аннан соң да киләчәк балаларга һәм олыларга глобаль дөньяда ресурс булып тора. Татар теле һәм әдәбияте буенча реферат урынына, Тимерхан укытучысы һәм мәктәп директоры рөхсәте белән үзе яхшырткан Галимҗан Ибраһимов турында мәкаләне тапшырган иде. 

Баланың нинди темалар белән шөгыльләнүе, төрле мәсьәләләрдә нинди алгарышлар булуын укытучы өчен уңайлы хисап язмаларны күзәтү журналы да бар монда. Бу якларын аңлатып, монда да ярдәм итеп була.

Википедиянең отышлы ягы нәрсәдә? Әйтик, үз шәһәрегез турында язасыз икән, шәһәрегезгә килүче туристлар саны 7-8% ка арта. Википедиядә сезнең ширкәтегез турында мәкаләгез юк икән, аеруча киң таралган телләрдә, сезнең ширкәтегезнең дәрәҗәсе шул кадәр генә димәк. Аңа игътибар итмәскә дә мөмкиннәр. 

Бездә, Татарстанда, хәтта, акча түләтеп Википедия өчен мәкаләләр яздыручылар да бар. Исемнәрен атамыйм, русча да, инглизчә дә, миңа да мөрәҗәгать итүчеләр бар иде. Бу минем өчен хобби, акчаны мин башкача эшлим. 

Аннары, ширкәтләрдә эшләүчеләр гадәттә төрле детальле отчетлар язырга тиеш булалар – Википедиядә катнашучылар исә үз язганнарын тиешлечә искәрмәләр урнаштырып, чыганакларны күрсәтеп дәлилләргә өйрәнә. Шундый практик тәҗрибә бик файдалы. Һәм дә Википедия ул зур Вики-гаиләнең бер проекты гына ич.

- Татарстанда Википедиядә татар телен үстерүне дәүләт күләмендә, күләмендә эшләргә кирәкме, ничек уйлыйсыз?

- Кирәк сүзен яратмыйм мин. Кирәк микән, гомумән, дәүләт дәрәҗәсендә эшләргә?

"Күп булу гына түгел, сыйфаты да кирәк"

- Сез әйтеп торасыз бит инде, ун гына кеше актив эшли дисез. Татар телле мәгълүмат күп булсын өчен, кеше рус теллесенә түгел, ә татар теллесенә мөрәҗәгать итсен өчен нишләргә?

- Күп булу гына түгел, сыйфаты да кирәк. Мәсәлән, мәкаләләр арасында Габдулла Тукай биографиясе популяр. Балалар аны Яндекс аша таба, укый. 2нче лицей-интернатны бетергән егет Рашат Якупов википедия белән шөгыльләнгәндә, Татарстан мәктәпләреннән безгә рәхмәт сүзләре белән хатлар килә дип әйтә иде. Дәүләт оешмалары Википедиядә үзләре турындагы татарча мәкаләләрне ара-тура яңартып торсалар, бик шәп булыр иде. 

Икенче яктан, бәлки, Татарча Википедиянең мөмкинлекләре белән уку йортларны таныштырып, андагы укытучыларны өйрәтеп, укучылар һәм төрле дәүләт органнары, сезнең кебек оешмалар белән дә бергәләп, төрле уртак проектлар оештырырга булыр. Википедиягә волонтерлар яза. Сезнең кебек кеше яки башка журналист булса, ул яшьләргә үзенең юнәлеше буенча нинди дә булса киңәшләр бирә алыр иде.

"Викимохитнең кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк"

- Википедиядә безнең язучыларны, танылган кешеләр турында дөрес түгел мәгълүмат урнаштыру, мәсәлән, милләтләрен башкорт, рус дип күрсәтү очраклары бар. Без үзебезнең шәхесләребезне ничек таныта алабыз? 

-  Вики-мохитнең кагыйдәләрен өйрәнергә кирәк. Абруйлы чыганаклар дигән принцип бар. Анда консенсус дигән мәсьәлә бар, ягъни үзегезнең карашларны, чыганакларны күрсәтеп, аралашып, аны кертергә кирәк. "Мин – фәннәр докторы, профессор, шундый-шундый дәүләт оешмасыннан, мин әйткән дөрес" дигән нәрсә Википедиядә кабул ителми. Сез профессор булсагыз да, фикерегезне тиешлечә дәлилләмәсәгез, әйтик, Аргентинадагы 6-10 яшьлек бер татар баласы үзенең смартфоныннан кереп, сезнең язмагызны юк итә ала. Язма юкка чыкмый, әлбәттә, аны соңыннан кире кайтарырга була. 

Википедия тарихында һәрбер адым языла. Фикерләрегезнең ышанычлы һәм абруйлы чыганаклар белән дәлилләнгәнен күрсәтә алмыйсыз икән, сезнең карашыгызның дәрәҗәсе шул кадәр генә. Өйрәнергә кирәк.

"Безнең бүгенге көндә татар википедиясендә кайбер мәкаләләр бик яхшы якланылган"

- Абруйлы чыганакларга ничек таянырга? 

- Һәрбер чыганакның төрле категорияләре бар. Татарча Википедиядә кайбер мәкаләләр бик яхшы якланылган. Әйтик, һәрбер җөмлә азагында андагы фикер кайдан алынганы, кайсы биттән, кайсы мәкалә, кайсы авторныкы икәне күренә. Элек язылганнары фәкать текст итеп кенә кертелгән. 

Кайберәүләре, киресенчә, авторлык хокуклары мәсьәләдәге эчке тәртипләребезне боза. Татар җәмгыяте электән үк авторлык хокукларына артык игътибар итмәгән икән, шуны күрергә була. Җәмгыятьтәге кебек үк, Википедиядә дә бу күренешне тиз үзгәртеп булмый. Дәүләтнең исемен, флагын яки телен бер төндә үзгәртмисең, әкрен генә үзгәртәсең.

Википедиянең татарча бүлегендәге: "Язмауга караганда язу отышлырак"

- Википедиянең теле кызыксындыра. Рус википедиясен карасак, ул информатив тонда язылган, ә татар википедиясен карасак, бөтенләй икенче. Кайбер мәкаләләрдә авторның үз фикерен күрергә була, алар чыганакларсыз, лирик стильдә язылган.

- Дөрес, мин шул турыда әйттем дә. Ул җәмгыятьтән тора. Һәрбер җәмгыять үсә бара, аны тәрбияләргә кирәк. Волонтерлар белән эшлисең икән, аларга укытучы кебек, «сиңа 3ле куям» дип әйтә алмыйсың. Син аның белән ягымлы итеп сөйләшергә тиеш, хаталы язса да, эшкә тартып китерәсең. Аның кертеменнән, әйтик, 20% «ыспурт» яки башка хаталы сүзләр булып, ә 80% файдалы булса, дельтасы – 60. 

Иртәме-соңмы, бу хаталы әйберләрне җәмгыять төзәтәчәк. Яки үзең төзәтәсең, яки робот белән төзәтеп булачак. Ә ирекле кулланучыны проектта саклау күпкә отышлырак. Һәрбер кеше үсә, стиле дә үзгәрә. Бөтенләй язмауларына, татар халкының бөтенләй үз телен үстерергә теләмәве урынына азмы-күпме язулары, минемчә, отышлырак.

Казахстан тәҗрибәсе: энциклопедия википедиягә кертелә

- Ә мәсәлән, бу википедиядә максатчан рәвештә энцеклопедияләрне кертергә мөмкинме, әллә ул хәзерге вакытта мөмкин эш түгелме?

- Мөмкин, үрнәкләребез дә бар. Мәсәлән, Казахстанда президент карары белән казах энциклопедиясен ирекле лицензиягә күчереп, Вики-мохиттәге Викиханәгә керттеләр. Ул безнең Вики-китапханә дигән сүз һәм аңардан материалларны күчерү рөхсәт ителә.

"Юпитер яки Марсның иярченендәге космик станциядәге оныкларыгызга татар телен җиткерергә телисез икән..."

- Сез википедияне куллану һәм үстерү юнәлешендә җәмәгатьчелеккә нәрсә әйтер идегез?

- Оныкларыгыз кайда гына яшәсә дә, хәтта, бәлки, Юпитер яки Марсның иярченендәге космик станциядәге халыкара составтагы балаларыгызга татар телен җиткерергә телисез икән, хөрмәтле ватандашларым, милләттәшләрем, Википедия оныкларыгыз өчен кызыклы мәгълүмат була алачак. Мультфильмнар, әйләнә-тирә яки гыйлем турындагы мәкаләләрне Википедиягә язу мөһим.


Фәрһад Фаткуллин тумышы белән Казаннан. Өйләнгән, балалары татар гимназиясендә укый. Рус, инглиз телләреннән тәрҗемәче булып эшли. Казан финанс-икътисад институтында һәм ИСГЗ’да укыган.