Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Син — тәҗрибә куяны» - Казанда үз кызын типкәләп кыйнаган анага җинаять эше ачтылар

Казанда җанны өшетерлек вакыйга: иренә үч итеп, ана кеше яшь ярымлык сабыен рәхимсез кыйнап, шуны видеога төшергән. Әлеге хатынга карата җинаять эше ачылды, баланы гаиләдән алдылар. «Татар-информ» ачыклаганча, ир белән хатын арасындагы ызгышларда баланың беренче генә тапкыр зыян күрүе булмаган.

news_top_970_100
«Син — тәҗрибә куяны» - Казанда үз кызын типкәләп кыйнаган анага җинаять эше ачтылар
pixabay.com/ru

Кечкенә кызчыкны мәсхәрәләгәндә төшерелгән видео социаль челтәрләрдә ике көн элек пәйда булды. Роликта күренгәнчә, башта әлеге хатын көч белән баланы этеп җибәрә, ялангач сабый салкын идәнгә егыла. Шуннан ул баланы типкәли башлый, типкән саен сабый, курчак сыман, очып китә. Кызы куркудан, авыртудан кычкырып еласа да, ана дип атарга тел дә әйләнмәгән хатын аны типкәләүдән, видеога төшерүдән туктамый. 

«Әтиең сине тәҗрибә куяны дип уйлыймы? Сине мәсхәрәләргә, әниеңне кыйнаган кебек типкәләргә була. Буламы? Сиңа берни дә булмый. Ә әтиең шул вакытта башка хатыннар янында йөри», — дип сөйләнә кадр артында хатын. Сөйләшүенә караганда, аның теле яхшы ук бәйләнә, исерек булуы аңлашыла. 

Соңрак ачыкланганча, камерага төшерелгән мәсхәрәләү күренеше алдан уйланылган үч алу нияте белән эшләнә. Шул рәвешле «ана» гаиләдән китәргә карар кылган иреннән үч алмакчы була. Хатын видеоны иренең телефонына җибәрә, тегесе очраклы рәвештә үз әнисенә җибәрә дә, әби кеше оныгын кыйнаулары турында полициягә хәбәр итә. 

«Ул шулкадәр тыныч иде, мин аны бөтенләй сөйләшми дип уйладым»

«Татар-информ» хәбәрчесе әлеге ир белән хатынның фатиры урнашкан йортта яшәүчеләр белән аралашты. Күршеләре яшь пар белән якыннан таныш булмаса да, аларның мөнәсәбәтләрендәге проблемалар турында беләләр. 

«Кайчакта юлларыбыз кисешә иде, ире һәрвакыт исәнләшеп уза, аралашучан, ачык, ә хатыны авызына су капкан төсле. Ул бик тыныч, шулкадәр тыныч иде, мин аны бөтенләй сөйләшми дип уйладым. Бала белән булган хәл, әлбәттә, коточкыч. Мөнәсәбәтләре һәрчак киеренке иде анысы, әмма ул хатын мондый ук вәхшилеккә сәләтле дип уйламаган идем», — диде каршы як күршесе Эльвира.

Аның сүзләренә караганда, күршеләре спиртлы эчемлекләр белән еш мавыккан, узган елның августында шундый «мәҗлес”ләрнең берсе полиция хезмәткәрләре килү белән тәмамланган. 

«Төнге ике-өчләр тирәсе иде, ишеккә дөбердәгән тавышка кисәк уянып киттем. Ишек тишегеннән карасам, ике ир-ат сугышалар, идәндә тәгәрәп диярлек бәргәләшәләр. Берсе шушы күршебез икән, трусиктан, яланаяк үзе. Без чыктык та, полиция чакыртуыбызны әйттек, икенче ир-ат шундук качты. Читтән караганда көлке хәл иде, әмма без сабый өчен курыктык», — дип искә алды ул. 

Эльвира сөйләвенчә, күршеләре нигә сугышуларын төгәл генә сөйләп бирә алмаган — исерек булган. Имеш, хатыны янына «сөяркәсе килгән», ә ул аны «караваттан сөйрәп чыгарган». Күрәсең, ир-атлар ызгышып киткән, сугыша башлагач, хатын аларның икесен дә коридорга куып чыгарган. 

«Ул фатир ишеген кага башлады, өенә кертергә кушты. Полиция чакыруыбызны әйткәч тә, каршы килмәде, киресенчә: „Чакырыгыз, ул хатын мине үз территориямә кертми“, — дип сөйләнде. Алар ишек тоткасын да ваттылар. Менә монда кан эзләре әлегәчә күренә», — диде Эльвира, күршеләренең ишегенә күрсәтеп. 

«Бала бөтенләй юк кебек иде»

«Алар гомумән еш ызгышалар иде. Әле аерылалар, әле яңадан кушылалар, әле бөтенләй күзгә-башка күренмиләр. Кайвакыт хатыны ирен өйдән куа да кертми иде. Бу юлы да шундый берәр хәл булгандыр дип уйлыйм. Бәлки, ире әнисе янына киткәндер дә, хатыны баланы үзе белән алып калгандыр», — дип фаразлый әңгәмәдәшем. 

Аның сүзләренчә, ир белән хатынны коридорда сирәк-мирәк булса да очраткаласа да, сабый кызчыкның үзен бөтенләй диярлек күргәне булмаган. 

«Бала бөтенләй юк кебек иде, һәрвакыт тыныч булды. Гадәттә, әниләр балалары белән һавада йөрергә чыга, коляска белән, мәсәлән. Баланы бакчага илткәндә яки әби-бабаларына кунакка җыенганда күреп каласың, ә монда, әнием әйтмәгән булса, шундый кечкенә сабыйлары барлыгын бөтенләй дә белмәгән булыр идем», — дип уртаклашты Эльвира.

Аның сүзләрен «Татар-информ» хәбәрчесенә низаглы парның икенче күршесе Марина ханым да раслады. 

«Мин аларны бала белән бер генә тапкыр — фатирга күчеп килгәндә генә күрдем. Ул вакытта әле сабый бик кечкенә иде, переноскада күтәреп керделәр аны. Шуннан бирле бала белән кая да булса чыкканнарын ялгыш бер генә тапкыр да очратканым булмады», — диде ул. 

Күршеләре фатирында булган җан өшеткеч вакыйганы журналистлардан ишетеп шаккаткан. Марина ханымның бала елаганын бер дә ишеткәне булмаган, үзеннән берничә метр ераклыкта гына сабыйны шулай мәсхәрәләүләре турында уена да кертмәгән ул. 

«Йөрәк авырта, аны „әни“ дип тә, „кеше“ дип тә атап булмый. Хәтта хайваннар, җәнлекләр дә үз балалары белән шулай кыланмый», — ди Марина ханым.

Баланы әнисеннән алып, табибларга тапшырганнар

Сабыйны мәсхәрәләүче «ана» кулыннан коткарырга әбисе ярдәм итә. Килене оныгын кыйнаган видео Лола Федоренкога очраклы гына килеп эләгә: улы ялгыш телефон төймәләрен бутап баса да, видеоны әнисенә юллый. Әби кеше шундук полициянең «Азино-2» бүлегенә мөрәҗәгать итә. 

«11.00 сәгатьтә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре хатын-кызның яшәү урыны буенча килделәр. Озак вакыт аларга ишекне ачмаганнар. Фатирны күзәтү астына алып, МЧС хезмәткәрләрен, шулай ук арендага бирелгән фатирның хуҗасын чакыртырга карар кылалар. Хуҗа килеп фатир ишеген ача, анда кечкенә бала белән анасы була. Медицина ярдәме күрсәтү өчен баланы кичекмәстән хастаханәгә озаталар», — дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең ПДН башлыгы Диана Баһаветдинова.

Баланы әнисеннән алып, табиблар кулына тапшыралар. Кичә прокуратура хезмәткәрләре сабыйның хәлен белергә барган. Кызчыкка йомшак уенчык, тәмлүшкәләр бүләк иткәннәр, аның белән сөйләшкәннәр, табиблардан аның хәле, сәламәтлеге турында сорашканнар. 

Гаиләне полициядә учетка куйганнар, алар белән социаль хезмәткәрләр эшли. Ваемсыз анага карата бер җиргә дә китмәү турында подписка бирү рәвешендә чикләү чарасы сайланган. Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында урнаштырылган видеода хатын үзенең гаебен тануын һәм үкенүен белдергән. 

«Мин кызыма карата бик начар җинаять эшләдем, аны кыйнадым. Үз гаебемне таныйм, бик нык үкенәм, гамәлләрем өчен җәза үтәргә әзермен», — дип сүз бирә ул видеода. 

Әлеге факт буенча «Җәфалау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Моннан тыш, прокуратура анага карата «Балигъ булмаган баланы тәрбияләү вазифасын үтәмәү» маддәсе буенча элек ачылган җинаять эшен РТ Эчке эшләр министрлыгыннан Тикшерү идарәсенә тапшырган. 

ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ»га хәбәр иткәнчә, җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосында аерым контрольгә алынган.

 «Татар-информ»га билгеле булганча, хәзерге вакытта хатынны аналык хокукларыннан мәхрүм итү буенча документлар туплана. Әбисе хәбәрчебезгә нарасыйны үз тәрбиясенә алырга теләве турында әйтте. 

«Журналистлар белән сөйләшергә теләгем юк, миңа бары тик сабыем гына кирәк», — диде ул.

  • 8 декабрьдә билгеле булганча, Казанда Совет районы суды Алена Епанешкинованы Тикшерү изоляторына җибәрү турында карар кабул итте. Ул анда ике ай, 7 февральгә кадәр булачак. Бу хакта тулырак «Татар-информ» сайтында хәбәр ителә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100