Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Кибеткә битлексез бару күпмегә төшә: сәүдә үзәкләрендә тәртип бозучыларны аулыйлар

Нибары ике сәгать эчендә битлек кимәгән уналты кешене полиция хезмәткәрләре Казандагы сәүдә үзәкләренең берсендә тоткарладылар.

news_top_970_100
Кибеткә битлексез бару күпмегә төшә: сәүдә үзәкләрендә тәртип бозучыларны аулыйлар
Алинә Фәйзрахманова / «Татар-информ»

Маска режимын бозучыларны ачыклау рейдларының пандемия башланганнан бирле бер генә көнгә дә тукталганы юк. «Татар-информ» хәбәрчесе рейдларның ничек уздырылуын үзе күреп кайтты. 

Пандемиянең башыннан — ә аңа инде азмы-күпме ел ярым булды — башкала кибетләрендә һәм җәмәгать транспортында рейдлар уздыру гадәти күренешкә әйләнде, шундый тикшерүләрнең берсе ике көн элек кич белән оештырылды. Аларның төп максаты — казанлылар һәм шәһәребез кунакларының маска киеп йөрү-йөрмәвен ачыклау. 

Беркөнне иртәнге планеркада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чикләү чараларын һәм куркынычсызлык таләпләре үтәлүен контрольдә тотуны кырыслату бурычын куйды, чөнки коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять әле дә катлаулы булып кала. 

Исегезгә төшерәбез, коронавирусны булдырмау максатыннан кертелгән кайбер чикләү чаралары бетерелсә дә, җәмәгать урыннарында маска кию мәҗбүри булып кала. Пандемия чорында кертелгән чикләүләргә ияләшергә вакыт күп тә булды, югыйсә, әмма кайберәүләр әле дә кагыйдәләрне үтәүдән баш тарта, шулай итеп, үзләрен генә түгел, тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куя. 

«Телефоннан сөйләшеп, маска кияргә онытканмын»

«Татар-информ» хәбәрчесе KazanMall сәүдә үзәгендә полиция хезмәткәрләре уздырган чираттагы рейдта катнашты. Кагыйдә бозучылар озак көттермәде. Полиция хезмәткәрләрен күреп алып, алар тиз генә маска киеп куярга ашыкты, чөнки маскалары кулларында, кесәләрендә генә иде. Әмма бу аларны беркетмә төзүдән коткарып калмады. 

«Ни өчен маскам юкмы? Телефоннан имтиханнар турында сөйләшә идем, мин медицина белгечлеге буенча белем алам, сөйләшү белән мавыгып, маска кияргә онытканмын, гаебемне таныйм. Мин вакцина да ясаттым», — дип, студент егет кесәсеннән берьюлы ике маска тартып чыгарды. 

Медицина белән якыннан таныш кеше, булачак табиб чикләү чараларын үтәүнең никадәр әһәмиятле булуын яхшы аңларга тиеш, диделәр хокук сакчылары. Тәртип бозучы да бу сүзләр белән килеште, гаебен таныды, полиция хезмәткәрләре аны кибеттән алып чыгып, беркетмә төзү өчен озатты. 

«Әле генә ашап чыктым, маска кияргә өлгермәдем»

Тагын бер тәртип бозучыны хокук сакчылары эскалаторда күреп алды. Яшь кыз өске каттан маскасыз төшеп килә иде. Полиция хезмәткәрләрен күргәч, ул 180 градуска борылды да, тиз генә маскасын киеп куярга ашыкты, әмма аны күреп өлгергәннәр иде инде. 

«Маскам бар бит минем. Гафу үтенәм, әле генә ашап чыктым да аска төшеп барам, очрашуга барасым бар», — дип акланырга теләде ул. 

Әмма маскасыз килеш кыз фуд-корттан ерак китәргә, хәтта бер кат аска төшәргә дә өлгергән иде, димәк, аңа да беркетмә төзеләчәк. 

Аның артыннан полиция хезмәткәрләре кием-салым кибетеннән чыгып баручы яшь парны туктатты. Хокук сакчыларын күргәч үк алар эшнең нидә булуын аңлады кебек. Бер-берсенә карашып алгач, хокук сакчыларын елмаеп тыңладылар, әмма тавышлары бик тиз үзгәрде. 

«Парковкадан кибеткә кердек кенә әле. Ә безне кем төшерә? Таныклыгыгызны күрсәтә аласызмы? Безне видеосурәткә төшерүегез турында алдан кисәттегезме соң? Безне төшерергә нинди хакыгыз бар?» — дип, сорау арты сорау яудырды алар. 

Полиция хезмәткәрләренең документларын яхшылап тикшергәннән соң гына егет беркетмә төзү өчен кибеттән чыгарга ризалык бирде. 

«Авырып ятучы кызга чәй алырга ашыктым»

Полиция хезмәткәрләре кагыйдә бозучыларны сәүдә үзәгеннән алып чыгып, якында туктаган полиция «КАМАЗ”ына озаттылар. Һәрберсенә беркетмә төзелде, соңрак алар судка юлланачак һәм маска режимын бозган өчен җәза билгеләнәчәк. Тикшерүнең беренче сәгатендә үк сигез кеше тоткарланды. 

«Эштән соң тиз генә йөгереп кибеткә сугылдым, йөргән кызым авырып ята, аңа чәй алырга теләгән идем. Маска кесәмдә булса да, кияргә онытып җибәрдем. Чәй бүлегеннән чыгып килгәндә эләктерделәр. Мондый тикшерүләр үткәрү бик кирәк, югыйсә бөтенләй начар булачак. Гадәттә, гел маскадан йөрим, һәр кесәдә ята алар минем: икенче чалбарда, курткада, рюкзакта. Бу юлы ашыгу белән онытканмын», — полиция хезмәткәрләре документлар тутырган арада, шулай дип аңлатты егет. 

Шунысын да әйтергә кирәк, кагыйдә бозучылар арасында урта һәм өлкән яшьтәгеләр очрамады, маскасызларның барысы да яшьләр, студентлар яки өлкән класс укучылары. Барысы да диярлек гаепләрен шунда ук таныдылар. Акланырга һәркемнең дә сәбәбе табылды: кемдер ашыккан, кемдер телефоннан сөйләшеп мавыгып киткән, кемдер маскасын кафеда салган да яңадан кияргә оныткан.

«Лента» кибетенә азык-төлек алырга кереп чыктым, чыккач кына оныткан әйберем исемә төште дә, кире кердем. Беренче керүемдә маскам бар иде, кире кайтканда кияргә онытканмын, менә, туктаттылар да үземне», — дип сөйләде беркетмә төзү өчен тоткарланучыларның берсе. 

Кибеткә маскасыз бару күпмегә төшә?

Ничек кенә булмасын, маскасызларга җәзаны суд билгеләячәк. Җәмәгать урыннарында маска кимәүчеләргә 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф яный. Маска режимын бозган вазыйфаи затларга штрафлар зуррак — 10 меңнән алып 50 мең сумга кадәр, юридик затларга — 100 мең сумнан 300 мең сумгача. 

Полиция хезмәткәрләре аңлатканча, штрафның күләме кагыйдә бозуның ничәнче тапкыр кабатлануына бәйле. Әгәр дә кеше моңарчы да җаваплылыкка тартылган булса, суд минималь штраф белән генә чикләнмәячәк. Кагыйдә буларак, беренче тапкыр тоткарланганда гадәти кисәтү генә ясалырга мөмкин. Хокук сакчылары әйтүенчә, системалы рәвештә кагыйдә бозучы «маскасызлар» сирәк очрый. 

Рейд барган ике сәгать эчендә полиция хезмәткәрләре маска режимын үтәмәүче 16 кешене тоткарлады, һәрберсенә беркетмә төзелде, алар судка юлланачак.

Мондый тикшерүләр алга таба да еш уздырылачак, дип ышандыра полиция хезмәткәрләре. Коронавирус инфекциясе йоктырудан саклану өчен алар башкалада яшәүчеләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәргә, битлек киеп йөрергә чакыра. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100