Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Яшисе дә яшисе иде әле...» Кукмарада башлангыч класс укытучысы ковидтан вафат булган

Кукмараның Купка авылында яшәүче башлангыч сыйныф укытучысы Фирдания Басыйрова Казан хастаханәсенә коронавирус симптомнары белән эләгә. 2021 елга аяк баскан көннәрне аны җир куенына иңдерәләр.

news_top_970_100
«Яшисе дә яшисе иде әле...» Кукмарада башлангыч класс укытучысы ковидтан вафат булган

«Эшлисе дә эшлисе, яшисе дә яшисе иде әле…»

Кукмара районының Купка авылында 2021 ел тетрәндергеч вакыйгадан башлана. 2 гыйнварга күчкән төндә күп еллар башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән 51 яшьлек Фирдания Басыйрова бакыйлыкка күчә.

Авыл халкы шокта, барысы да бертавыштан: «Яшисе дә яшисе иде әле аңа», — дип кабатлыйлар. 

Купка авылы Зур Сәрдек авыл җирлегенә карый. Купкадагы башлангыч сыйныфлар гына укучы мәктәп тә Зур Сәрдектәге К. Ф. Шакиров исемендәге гимназиянең филиалы булып тора. Фирдания Басыйрова да күп еллар Купка авылы мәктәбендә эшли. Тик эшләп, йөреп торган җирдән ул кинәт авырып китә. Ә 4 гыйнвар көнне аны җир куенына иңдерәләр.

Безгә мәгълүм булганча, Фирдания ханым 12 декабрь көнне «Температурам бар, килә алмыйм» дип эшкә килмәгән. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Башта өйдә дәваланган, өйдә тернәкләнә алмагач, Кукмара хастаханәсенә, аннары бөтенләй Казанга җибәргәннәр.

2 гыйнварга күчкән төнне улы әнисенең вафаты турында язып җибәргән. «Йөрәге бирешкән диде. Чирне җиңсә дә, зәгыйфьрәк җиргә бәргән», — ди хезмәттәше.

«Бик тырыш, иҗади эшләүче, районның иң алдынгы укытучыларының берсе, зур ихтирамга лаеклы үз эшенең остасы иде. Әллә нәрсәләр уйлап таба торган иде. Үз тәҗрибәсе белән һәрвакыт уртаклашты, яшь укытучыларга да ярдәм итте. Укучылары, аларның әти-әниләре, авыл халкы бик хөрмәт итәләр иде. «Ел укытучысы» бәйгесенең зона этапларында урын алып йөрде. Бик актив укытучы иде. Эшлисе дә эшлисе, яшисе дә яшисе иде әле, — дип сөйләде хезмәттәше.

Авыл халкы да Фирдания Басыйрованың үлеменә ышанмый. Иң төпле, иң тату гаиләләрнең берсенә килгән кайгы бөтен авылны чорнап алган.

— Бөтен авыл халкы өчен шок булды бу хәл. Ышанасы да килми. Әле дә урамга чыккач, нәрсә булды да, нәрсә булды диешәләр. Авыл өчен, тирә як өчен шаккатмалы хәл булды. Бик тату, хөрмәткә лаек гаилә бит алар, — диешә авылдашлар.

«Безгә генә килгән кайгы түгел»

Фирдания апа 1969 елгы. Кукмараның Янсыбы авылында туып, Купкага кияүгә чыга. Ире ялгыз, югары уку йортын тәмамлап, физкультура укытучысы булып эшләүче улы һәм өченче курста гына укучы кызы ятим кала Фирдания Басыйрованың. Шуңа өстәп, ярты ел элек кенә үз әнисен җир куенына иңдергән була ул. Бер гаиләгә килгән авыр кайгы, авыр сынау була узган ел. 

Фирдания Басыйрованың бертуган апасы Руфия ханым күз яшьләрен тыеп тора алмады. Туганнан бирле иңне-иңгә терәп яшәгән сердәшчесез, дуссыз, тугансыз калган Руфия апа кайгы уртаклашучыларга рәхмәтен белдерде. 

— Сеңлемне бик яраттым. Бергә-бергә яшәдек. Аның арабыздан китеп баруы бик авыр. Бернишләп булмый, безгә генә килгән кайгы түгел шул. Аңа иң кирәге дога хәзер. Кайгы уртаклашучыларга рәхмәт, — диде ул. 

Фирдания Ришат кызының урыны җәннәт түрләрендә булсын. Гаиләсенә, туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлык бирсен. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100