Коронавирус белән авырган Эльвира Шакирова: «Үлеп китсәм, балам нишләр дип уйладым»

Журналист Эльвира Шакирова «Интертат»ка үзенең һәм гаиләсенең коронавирус белән авырганын сөйләде.

Эльвира, коронавирус белән авыргансың дип ишеттем.

Әйе, коронавирус безне дә урап үтмәде. Туган көнем - 27 июнь. Шушы көнне мин инде авырганмын, чөнки тәм тоймый идем. Үзең аңлыйсың, туган көндә өстәлдә берсеннән-берсе тәмле ризыклар була. Ә бу симптом авыруның бишенче көнендә барлыкка килә. Димәк, мин инде туган көнемә кадәр авырган булганмын.

Температураң югары идеме?

Юк, температурам, гомумән, юк иде. Бу авыру бик хәйләкәр. Ул һәр кешедә төрлечә уза. Кемнеңдер температурасы күтәрелә, миңа һава җитми иде, сулый алмадым. Шулай ук әнием белән дәү әнием дә авырды. Менә аларның температурасы күтәрелде, хәлләре булмады. Алар икәүләп бер-ике атна авылда авырды. Хәлләренең начарайганын күреп, мин әнине шәһәргә тикшеренергә алып килдем. Температурасы төшмәгәч, аңа үзем уколлар кадый башладым. Соңыннан, Аллаһка шөкер, ул рәтләнеп китте. Әмма барыбер үпкәләрнең снимогын ясатырга булдык. Әни авыл кешесе буларак: «Үтәр әле», — дип йөри иде.

Ясаттыгызмы соң?

Хәзер барсак, ясатсак… Минем үпкәнең 25%ы зарарланган, әнинеке — 55%. Шаклар каттык. Бу 5 июль көннәре иде. Без моны гади суык тию дип уйлый идек. Менә шушы снимокларны тотып, аптырашта калдык. Безгә дә барып җиткән икән бу авыру, дидек. «Әниеңнеке бик куркыныч», — дип, безне йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрделәр. Шулай итеп, без әни белән, чиратыбызны көтеп, урамда утырдык. Кояш яндыра, хәл болай да юк. Безнең чират җиткәч, миңа антибиотиклар яздылар. «Өйдә дәваланыгыз», — дип, кайтарып җибәрделәр. Ә әниемне алып калдылар. Снимоктан кала мазокны да тапшырган идек. Минеке уңай булды, ә аныкы тискәре итеп күрсәтте. Аңлатып үтим: тест уңай булса, вирус бар, әгәр тискәре булса, вирус юк.

Нишләп аныкы тискәре булды? Аның үпкәсе 55 процентка зарарланган бит.

Әнием миннән ныграк авырды һәм иртәрәк авырый башлады, шуңа күрә вирус үзенең барлыгын күрсәтмәгәндер. Ул бит беренче вакытта гына күренә. Әни, ике көн йогышлы авырулар хастаханәсендә ятканнан соң, җиденче хастаханәгә күчте. Ул анда ике атна ятты. Аңа тиз арада системалар куйганнар, уколлар ясаганнар. Кеше дәваламыйлар, карамыйлар, ди. Әнием: «Карыйлар», — дип әйтте. Безнең анда танышларыбыз да юк. Әмма шулай да аңа карата яхшы мөнәсәбәттә булганнар, хәлләрен гел сорап торганнар.

Анда чиратларны зур, диләр.

Андагы чиратны күрсәң… Безнең шикелле үз теләге белән килгән кешеләр дә бар, ашыгыч ярдәм машинасында да киләләр. «Бу авыру, чыннан да, бар икән», — дип үз-үземә мең кат кабатладым. Баштан үтмәсә, ышанмассың да. Әле ышанмый йөрүчеләр һаман да җитәрлек.

Дәү әниең бу вакытта авылда идеме? Аның авыруын ничек белдегез?

Дәү әни авылда иде, әйе. Мин аның өчен борчылдым. Дәү әнигә 88 яшь. Олы яшьтәгеләргә авыруны җиңеп чыгу тагын да авыррак бирелә. Дәү әнине шәһәргә китерделәр. Аңа да компьютер томографиясе ясатырга булдык. Ул 3 мең сум тора. Чират зур иде. Ярый әле танышым булды, без җитештек. Дәү әнинең үпкәсе 74 процентка зарарланган иде. Ул көчкә йөри, хәле юк…

Безне Республика клиник хастаханәсенә җибәрделәр. Анда хәлләр тагын да начаррак. Әле үземнең дә хәлем юк, гел ятып торасым килә иде. Әмма дәү әнине урнаштырырга кирәк дип, ахыргача йөрдем. Алырлармы, алмаслармы — кем белгән. Аны үзен генә җибәреп булмый. Снимок булгач, безне тиз арада кабул иттеләр. Дәү әнием чын татар әбисе бит инде. Ап-ак яулыклардан килгән иде. Аны бик нык яраттылар. Дәү әнием: «Кешеләрне кара капчыкларда йөртәләр иде», — диде. Кара капчыкта тере кешеләрне йөртмиләр инде… Бик куркыныч.

Соңыннан дәү әнине Сугыш ветераннары госпиталенә күчерделәр. Карарлармы, юкмы дип тагын борчылдым. Дәү әнигә үзара сөйләшер өчен телефон алып бирдем. Әмма дәү әни госпитальдә булуына зарланмады. «Минем хәлем әйбәт, борчылмагыз», — дип шалтыратып торды.

Дәү әниең һәм әниең хастаханәләрдә озак яттылармы?

Аларның икесен дә бер көндә чыгардылар. Ничек күрешкәннәрен күрсәң иде… Шушы диагноз белән авырганыңны белгәч, мин үләргә мөмкинмен дигән уй белән яшәргә туры килә. Үлемнән кайсыбыз курыкмый икән?.. Бер-берсен кочаклап, әй елаштылар, әй елаштылар. Мин дә күз яшьләремне тыя алмадым.

Үзеңнең хәлең турында сөйләче. Ничек авырдың?

Мине терапевтлар карамады. Өч тапкыр өйгә табиб чакырттым. Анализ алалар, әмма нәтиҗәсен әйтмиләр. Мең төрле урынга шалтыраттым — беркем төгәл җавап бирми. Соңгы булып килгән табибка үз телефон номерымны биреп: «Нәтиҗәсе булгач, миңа әйт, зинһар», — дидем. Менә шушы юл белән генә анализның тискәре булуын белдем. Калганнарына барыбер иде! Һәрберсе килә дә төрле дарулар язып бирә. Ярый әле табиб булып эшләүче дустым бар. Ике яклы пневманиядән соң тромб барлыкка килергә мөмкин икән. Шуңа күрә эчкә укол ясадым.

Үз-үзеңә укол ясадыңмы?

Әйе, үзем табиб һөнәренә өйрәнеп беттем. Әле ул уколлар да кыйммәт тора. Марляга аракы агыза идем дә шуны исни идем. Һава җитмәгәннән менә шушы ысул бик булышты.

Кайда авыруны эләктергәнсез икән?

Белмим шул. Авылыбызда күпләр авырган бугай. Аны кайда эләктерәчәгеңне белсәң, ул урынга бармас идең. Без өйдә бергә яшибез. Әтием дә, ирем дә, балаларым да, Аллаһка шөкер, исән-сау. Хәйләкәр вирус, әйтәм бит.

Үзеңдә үзгәрешләр сизәсеңме?

Бу вирус баш миемне үзгәртте. Баш мие фикер сөрешен әкренәйтә, хәтергә дә тәэсир итә: кайчак нәрсәдер онытылган шикелле. Нәрсәдер әйтәсе килә, әмма әйтеп булмый. Шулай ук йотарга да авыр. Минемчә, бу вирус кешегә махсус җибәрелгәндер. Кеше бит дөнья куа! Бераз туктап, тын алырга кирәк. Безне бераз акылга утырту һәм аңга китерү өчен уйлап чыгарылган әйбер бу. Ул бит сине физик яктан да, рухи яктан да ашый. Син үзеңдә алга таба яшәргә көч табарга тиешсең. Ярый әле сау-сәламәт балаларым, ирем бар. Алар миңа яшәргә көч бирде. Яшәргә көчең булса, җиңәсең. Хәтта дәү әнием дә: «Мин тереләм дә авылыма кайтам», — дип килде. Әгәр: «Үләм, бетәм», — дисәң, ятып каласың шунда. Ул зарланмады! Алар башка буын кешеләре, безнең кебек тырнак сынганнан да еламыйлар.

Балаларың ни диде соң?

Олы улым: «Яшәргә вәгъдә бир, үлмә», — дип яныма килгән иде. Мин үлеп китсәм, шушы бала нишләр дип уйладым. Моңа кадәр бер тапкыр да алай уйланып утырганым юк иде. Тормышның, яшәүнең кадерен белергә кирәк! Коронавирус шуңа өйрәтте дә.