Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Башкортстан фаҗигасе: Өч баласы һәм иренең тереләй утта януын күреп, ана йөрәге ничек түзгәндер?

Башкортстан республикасының Бөре районы Үгез авылында бүген төнлә гаять зур фаҗига була. Садретдиновларның агач йортында янгын чыгып, 9 кеше күмергә әйләнә.

news_top_970_100
Башкортстан фаҗигасе: Өч баласы һәм иренең тереләй утта януын күреп, ана йөрәге ничек түзгәндер?

Араларында 5 бала да бар. “Кызыл әтәч”тән бары тик ике хатын-кыз гына чыгып котыла ала.

– Бик зур фаҗига бу, без әле дә шок хәлендә, – ди Урыс авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Рахматуллин. – Безгә икеләтә, йөзләтә авыр, чөнки әлеге фаҗига хезмәттәшебез, авыл җирлегендә идарәче булып эшләүче Вероника Садретдинова гаиләсендә килеп чыкты. Шундый, әйбәт, тәртипле гаилә. Гаилә башлыгы Рамил вахта режимы белән кайтып-китеп эшли. Өч балалары бар: Рәзил, Виктория, Арслан. Икесе – мәктәп укучысы, иң кечкенәсенә өч яшь иде.



Садретдиновларда күңелле чор: Мәскәү өлкәсеннән кунаклар кайткан мәл. Алар авылда ике атна чамасы торырга өлгерә. Әмма бу аларның кече ватаннарына соңгы тапкыр кайтуы була. Янгын телләре дүрт кунакның да гомерен өзә.

Хуҗабикә Вероника ханым белән каенанасы Фатыйма апа гына тәрәзәдән сикереп чыга. Ә калганнар исә йоклаган җирдән, уянырга да өлгермичә тереләй утта яна.

– Өч баласы һәм иренең утта януын күреп, Вероника ничек түзде икән? Иң авыры аңа инде... Миңа янгын турында төнге 3нче яртылар тирәсендә шалтыраттылар. Өйләре зур иде: шыгырдаган агачтан. Мизгел эчендә янып бетте. Бик авыр хәл. Әле ышанып та булмый. Тулы бер гаилә күз алдыңда юкка чыксын әле. Вероника бик шат күңелле, ярдәмчел ханым. Күңеле нидер сизенгән дип әйтә алмыйм. Гаиләсез калырмын дип кем уйласын? Гел яхшы кәефтә йөрде, ирен, балаларын үлеп яратты, – диде авыл җирлеге башлыгы.



Рамил белән Верониканың ике баласы әле башлангыч сыйныфларда гына укыган. Берсе – икедә, икенчесе өченче класста. Боларны Үгез авылы мәктәбеннән әйттеләр.

– Директор да, аның урынбасары да мәктәптә түгел, алар районга Мәгариф идарәсенә китте, – диде телефон трубкасын алган ханым җавапка. – Бу гаилә турында бернинди дә начар сүз әйтеп булмый. Фатыйма апа – гомере буе алдынгы савымчы булды. 5 бала тәрбияләп үстерде. Балалары барысы да әйбәт укыды, һәрьяктан үрнәк булдылар, өчесе – көмеш медаль иясе. Әти-әниләр комитетын башта Фатыйма апа җитәкләде, аннан бу вазыйфа килене Вероникага калды. Рамил – Фатыйма апаның төпчек улы. Бик җаваплы, тырыш, уңган булган ир. Тапкан һәр тиенгә өй ремонтладылар, матурайттылар. Авыл халкы бит инде ул арзанлы материал ала, менә шул бәлага китерде микән инде? Белмим, күз алдында шундый зур гаиләнең юкка чыгуына ышанып булмый. Мәскәүдән дә кызлары (ул да көмеш медаль иясе) ике баласы белән әйтерсең үлемен эзләп кайткан...



7 августка каршы төндә, 00:24 сәгатьтә чыккан һәм тугыз кешенең үлеменә китергән янгынга электрүткәргечләрнең төзек булмавы сәбәп булырга мөмкин. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча идарә җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Светлана Абрамова җиткерде, дип яза "ТАСС" агентлыгы. Россия Федерациясе Җинаять кодексы 109нчы маддәсе 3нче бүлеге ("Саксызлык аркасында ике һәм аннан күбрәк кешенең үлеме) буенча җинаять эше кузгатылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100