«Әле ярый балаларым исән калган»: Иске Кырлайда Яхиннарның өе янып беткән

3 апрельдә Арча районы Иске Кырлай авылында яшәүче Яхиннар гаиләсенең өйләре янган. «Татар-информ» хәбәрчесе, Яхиннар гаиләсе белән элемтәгә кереп, янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклады.

Гөлшат белән Халик Яхиннар 34 ел гомерләрен, иңгә-иң терәп, бәхетле яшәгән. Әмма Халик абый 2010 елда яман шеш авыруыннан үлгән. Ир белән хатын өч бала — Зөлфәт, Зөлфия һәм Гөлназны үстергән.

Кызлары Зөлфия үзенең ике улы белән әнисе янында Иске Кырлай авылында яши. Ә Гөлназ Арча районы Иске Кишет авылында тора. Уллары Зөлфәт исә Казанда гомер итә.

«Лапас көндезге уникедә яна башлады»

Без Зөлфия Хөсәенова белән элемтәгә кердек. 

«Без йортта әнием, мин һәм ике улым яшәдек. Мин сыер савучы булып эшлим. Җомга көнне иртәнге тугызынчы яртыда өйгә кайттым. Әни ялларга Казанга абыйларга кунакка киткән иде. Балалар белән чәй эчәргә җыенып йөри идек. Сәгать уникеләрдә янгын чыкканын күреп алдык. Лапасыбыз яна иде. Соңыннан янгын өйгә дә күчте. Ишектән чыгып булмаганга, без балалар белән урамга карап торган тәрәзәләрдән чыктык», — дип сөйләде Зөлфия.

Әңгәмәдәш сүзләренчә, янгын электр чыбыгыннан чыккан. «Лапаска 30-40 ел чамасы бар, шуңа күрә ул тиз арада янып бетте. Әйткәнемчә, хәзер өйдә яшәп булмый. Әлегә безне авылдагы бер буш өйгә урнаштырдылар. Социаль-яклау органнары ярдәм итәр дип ышанабыз. Әнинең кире авылга кайтуын көтәм. Аннан соң органнардан ярдәм сорарбыз», — диде ул.

Зөлфия әтисе турында да сөйләде: «Әтинең ашказанында яман шеш иде. Ашказанының бер өлеше генә калган иде. Операция ясагач, химиотерапия үтмәде ул, без шулай да аны үткәрергә булдык. Химиядән соң бер атна үткәч, әти безне ташлап китте». 

«Әле ярый балалар исән калган»

Гөлшат Яхина янгын чыккан көнне Казанда улы Зөлфәттә кунакта булган. Без аның белән дә аралашып алдык. Гөлшат Яхина 1952 елгы. Аңа 68 яшь.

«1975 елда, Педагогия институтын тәмамлагач, мине Шекә авылына эшкә җибәрделәр. Совет чорында югары белемле кешеләр аз иде. Шекә авылы мәктәбендә миндә һәм директорда югары белем бар иде. Халик исә комсомол оешмасы сәркатибе булып эшләде. Без аның белән сентябрь аенда таныштык. Әле дә хәтерлим, мин аны олырак абый дип уйладым да: «Абый, бу авылда мәктәп кайда икән?» — дип сорадым. Ул атта йөри иде. Шулвакыт берәрсе миңа: «Ул синең ирең булачак», — дисә, ышанмас идем», — дип сүзен башлады Гөлшат апа.

Гөлшат апа белән Халик абый 1976 елның март аенда өйләнешәләр. 

«Без өйләнешкәч, Халикны Урта Пошалым авылына эшкә җибәрделәр. Ул техникумны гына тәмамлаган иде. Соңыннан, югары белем кирәк дип, читтән торып икътисадчыга укыды. Аннан соң Халикны Иске Кырлай авылына баш бухгалтер итеп эшкә чакырдылар. Һәм без бирегә кайттык. Башта авыл хуҗалыгы биргән өйдә яшәдек. Әмма 1981 елда өй салып чыктык. Без төзегән йорт - урамдагы беренче өй иде. Бер-ике ел үткәч, күршеләребез барлыкка килде», — ди әңгәмәдәшем.

Бу сүзләрне Гөлшат апа күтәренке кәеф белән сөйләде. Әмма бер мизгел эчендә аның тавышы үзгәрде. 

«Гаиләбезгә авыр кайгы килде. Кем белгән шулай буласын? Без ирем белән яхшы яшәдек. Ачка тилмермәдек. Өч сау-сәламәт бала үстердек. Ул мине миңа караганда күбрәк яратты, әмма мин аны хөрмәт итә идем. Яшәү дәверендә бер тапкыр да миңа авыр сүз әйткәне булмады. Күршеләр дә безне хөрмәт иттеләр. Ә хәзер менә өебез янып бетте. Аның коры диварлары гына калган. Оннар, ярмалар — барысы да янган. Әнием безгә: «Карак керсә, берне ала, янгын керсә, берни калмый», — дип әйтә иде. Әйткән сүзләре хак булган. 

Әле быел сөекле иремнең безнең арадан китүенә 10 ел була. Шулай ук аңа 70 яшь тә тулыр иде. Балалар белән аш укытырбыз, дигән идек. Әле зал бүлмәсендә бераз ремонт ясарга да планлаштырып куйган идек. Язмаган, күрәсең», — ди ул.

Яхиннар гаиләсенә хәзер күршеләре, Гөлшат апаның укучылар ярдәм итә.

«Математиканы да, башлангыч сыйныфларны да укыттым. Аллаһка шөкер, күрше-күлән дә, укучыларым да ярдәм итә. Аларның ярдәм итүләрен күргәч, бу дөньяда болай гына яшәлмәгәнен аңлыйм. Ярый әле балаларым өйдән чыгып өлгергән. Әгәр бу янгын аларны «йоткан» булса… Уйларга да куркыныч. Шөкер, оныкларым ипле. Безнең гаиләдә бер генә ир кулы бар — егерме яшьлек оныгым хуҗалык эшләрен эшли. Сезгә дә безнең кайгыбызны уртаклашуыгыз өчен рәхмәт», — диде Гөлшат Яхина. 

«Вакытлыча яшәргә йорт бар»

Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов белән дә сөйләштек.

«Авылыбызда шундый кайгы булды. Әмма Яхиннарга әлегә яшәп торырлык йорт табылды. Ул буш өйдә элегрәк яшиләр иде, әмма элеккеге хуҗалар күчеп китте. Шуңа күрә вакытлыча яшәргә рөхсәт иттеләр. Авыл халкы бердәм, Аллаһка шөкер», — диде башлык.

Хөрмәтле укучылар, мөмкинлектән чыгып, без дә Яхиннар гаиләсенә ярдәм итик, изгелек эшеннән читтә калмыйк. «Сбербанк» картасы номеры: 4276620041516323 — Хөсәенов Илнар Вильдарович.