Пилмән кыйссасы | intertat.tatar

 Пилмән кыйссасы

Олысына ияреп, кечесе дә чыкты. Дәү абыйсының алдына утырып пилмән ясарга кереште.

«Балалар, бүген пилмән ясыйбыз», — дип әйтеп куя иде әни без балачакта. Ул көнне бик сирәк кенә кухня эшендә катнашкан әтинең дә кулы тия пилмәнгә.

Хәзер үзем дә өч бала әнисе һәм мин дә шул әни сүзен кабатлыйм. Пилмән ясарга уйлаганда кәеф нинди була инде. Кайвакыт өйдә берүзем калганда, яраткан тапшыруымны яки берәр кино карый-карый берүзем ясыйм. Әмма шактый вакытны ала. Шуңа, гадәттә, пилмән ясауны махсус бөтен гаилә әгъзасы өйдә булган көнгә — ял көненә калдырам. Балалар өч яшьтән пилмән ясый, әмма үсә төшкән саен бу эшне теләп башкармыйлар. Кечерәк вакытларында булышам дип аптыратып бетерәләр, ә үскәч «башка эш эшләсәм ярыймы, пилмән ясыйсы килми» диләр.

Пилмәнне бер ясаганда күп итеп ясап катырып куябыз. Эчлек гел иттән генә торса, авыррак була, шуңа күрә эре угычтан уып, кәбестә дә салам. Пешкән кәбестә ашамаучылар аны сизми дә. Сирәк булса да төсле пилмәннәр дә ясыйбыз.

Пилмәнне шулпага салып та, кыздырып та ашыйбыз. Вакыт кысан булганда бик җайлы инде. Шуңа күрә камырны күп итеп басам да, тастымал белән ябып куям. Балалар бер җәем беткән саен тастымалны ачып карый. «Эх, күп әле», — дип көрсенеп куялар.

Әйдә, әтисе чык, кисә башла.

— 21 гасыр. Бу пилмәнне ясый торган берәр автомат бардыр бит инде.

Бар. Инстаграмда аккаунтларына язасың да, хәзер китереп бирәләр әзерне.

Аның эчендә итме икән соң?

Белмим, блогерлар белән артистлар бик мактап ашыйлар. Әтисе, ярар инде. Бергәләп җыелып пилмән ясау — гаилә традициясе бит инде ул.

Безнең авылда әнинең тимер җайланмасы бар иде, без шул ит кенә сала идек.

Мин андыйны яратмыйм, кулдан эшләнгән тәмлерәк кебек тоела.

Әни, хәзерге вакытта традицияләрне дә автоматлаштырырга була инде.

Ә нишләп алайса кибет пилмәнен ашамыйсыз?

— Аның эчендә ит юк. Тәмләткечләр кушылган ниндидер масса. Исе үк әллә нинди.

Иң кечкенәсе килеп, әтисе кискән камырның калдыкларын җыеп бара. Мин ит сала башладым. Ике дәү малай пилмән ясарга кереште.

«Өстәл янында миңа урын калмады әле», — дигән булып, һич оялып тормыйча чәй эчәргә утырдым.

Әни, син бер дә үзең пилмән ясамыйсың. Гел башка эш белән шөгыльләнәсең. Әле ит саласың, әле без ясаган пилмәннәрне тезеп, туңдыргычка тутырып йөрисең. Ә хәзер чәй эчәсең… Син кайчан пилмән ясыйсың?

Улым, ул эшләрне дә эшләп барырга кирәк бит. Әниегез болай да көн саен нәрсә пешерим дип аптырый. Менә сезгә дә аш пешерергә өйрәнергә кирәк. Дөнья булгач кирәге чыга ул.

Без доширак та ашап торырга риза.

Фастфуд белән генә булмый ул, улым. Көн саен доширак та, суши-роллы да, бикмаг та ашыйсы килми ул.

«Әйдәгез, тизрәк, камыр кибә башлады, ябышмый хәзер», — дип тизләтеп алам иркенәеп китүчеләрне.

Песиләрем мыр-мыр килә, ә пилмәннең ише арта бара. Үзенә күрә бергәләп җыелышу, телефоннан аерылып тору, ризык тәмле булсын өчен хезмәт кую кирәген һәм кайвакыт яратмаган эшне дә эшләргә кирәк булуын аңлату чарасы да инде бу.

«Менә сез тәмле ашарга яратасыз. Мине хәтта ачуланалар да, тәмле ашатып, малайларыңны бозасың, диләр. Аннары хатыннарына авыр булыр», — диләр.

Ашарга пешерергә яратмый торган хатын туры килсә нишлисез? Ә андый хатыннар бар. Шул вакытта ярдәмегезне тәкъдим итәрсез һәм икәүләп пешерергә дә күңелле булыр. Хатыныгыз икенче-өченче бәби алып кайтырга киткәндә нишлисез? Өйдәге балаларга нәрсә ашатып торасыз? Әнә мин энегезне алып кайтырга киткәндә әтиегез үзе карады бит сезне.

Әәә, әти ул вакытта тәмле ашатып торды безне.

Беләм, әтиегез фотолар җибәрә иде. Ит белән бәрәңгене ничәгә төрләндергән иде. Ашын да пешерде. Сез тук дип, мин дә тынычлап яттым.

Шулай итеп, бәхәсләшеп тә, шаярышып та алабыз. Нәни малай туеп китте, мультик карыйм дип чыгып китте. Олысы да бераздан киләм дип, телефонын алып чыгып китте. Нәкъ әкияттәге бүреләрдән кимен куймыйлар. Ә уртанчысы наушникларын кигән дә, ясый да ясый. Дуслары шалтыратып уйнарга чакыралар. Ярты сәгатьтән чыгарга сүз бирде.

Улым, булды, иң күп пилмәнне син ясадың. Урамга чыксаң да була.

«Улым, күп калмады, әйдә чык», — дип олысын дәшеп алам.

Олысына ияреп, кечесе дә чыкты. Дәү абыйсының алдына утырып пилмән ясарга кереште. Матур чыкмый дип борчылып та куя. Дәү абыйсы белән әтисе дөресләп бетерә инде.

«Менә әтиегез дә булышкач күңелле ул, сез дә шулай хатыннарыгызга ярдәм итәрсез», — дип әтисен дә юмалап куям.

Әни, тастымалны ач әле. Ура, бер җәем генә калган.

Менә бит ул, ике кул, ике инде, дүрт кул дүрт инде, ә ун кул булганда ит тә җитми. Бу камыр токмачка кала, ахры.

Әни анысыннан бишбармак пешер әле…

Ах, сезне, тәмлетамаклар.

Гөлүзә Василовадан телеңне йотарлык пилмән рецептлары

Пилмән өчен төсле камыр ясау рецепты:

Пешкән кызыл чөгендерне угычтан уарга һәм суын саркытып алырга (кызыл төс), кибеттә сатыла торган кишер согы (әфлисун төсе), блендер белән вакланган шпинат яфрагы (яшел төс), куркума (сары төс) салырга мөмкин. Болай мәшәкатьләнәсе килмәгәннәр өчен кибеттә нәкъ шушы продуктлардан ясалган табигый буяулар сатыла.

Пилмән камырын 1 йомыркага ике кашык үсемлек мае, ике кашык кайнар су исәбеннән ясыйм. Шушы ингредиентларны яхшылап болгатырга, сокларны яки буяуны кушарга, аннары кирәгенчә он салып камыр басарга. Камырны тастымал белән каплап, 15 минут «ял иттерәбез».

Эчлек өчен: иттарткычтан чыгарылган сыер ите, эре угычтан уылган кәбестә, суган, тоз, борыч.

Кәбестә кушсагыз, пилмән җиңелрәк үзләштереләчәк.

Кыздырылган пилмән:

Иң мөһиме - пилмәннәр катырылган булырга тиеш. Пилмәннәрне бүген ясап, иртәгә кыздырсагыз уңайлырак булачак.

Табада үсемлек маенда суган кыздырырга, шунда ук помидор турап салырга һәм җиңелчә кыздырып алырга.

Икенче табага үсемлек мае (пилмәннәр йөзәрлек түгел) салырга һәм туңдырылган пилмәннәрне салып, ике ягын да кыздырып алырга. Аннары өстенә каты сыр уарга, 2 аш кашыгы майонез салырга һәм җайлап болгатып, сүндерергә кирәк. Кызган пилмәнне суган һәм помидор янына салырга һәм 3-5 минут сүрән утта тотарга.

Табынга биргәндә пилмән өстенә укроп сибәргә мөмкин.