Коронавирусның өченче дулкыны: Франция чикләрен япты, башка илләрне ни көтә? | intertat.tatar

Коронавирусның өченче дулкыны: Франция чикләрен япты, башка илләрне ни көтә?

Франция — ковид буенча Европада иң начар вазгыятьле илләрнең берсе. Анда коронавируска каршы тору буенча өченче карантин кертелде. Чикләү чаралары бер ай дәвам итәр дип көтелә. Мәктәпләр эшләмәячәк, ачык һавада чаралар чикләнәчәк, төбәкләр арасында сәфәрләр тыела.

Хәзер коронавирусның өченче дулкыны турында башка илләрдә дә сүзләр бара. Быелгы туристик сезон, отпусклар чоры ничек узар? Чит илләргә барып булырмы? «Интертат» чит илләрдәге милләттәшләребез белән элемтәгә чыгып, ул илләрдәге чикләүләр һәм вазгыять турында сорашты.

 «Мәктәпләрдә балалар битлек киеп укый»

Испаниянең Аликанте шәһәреннән Диләрә Юданова:

— Провинция эчендәге чикләр ябык. Мәсәлән, Мавридтан Барселонага эләгеп булмый. Ләкин французмы, немецме, инглизме ул — Испаниядә яшәүгә рөхсәте булса, ковидка тискәре тест белән илгә керә ала. Бу Россиягә дә кагыла.

Евросоюзда яшәүчеләргә һәм Испаниядә яшәргә рөхсәте булганнарга чикләр ачык, ә провинция эчендә Испаниянең үз кешеләре хәрәкәтләнә алмый.

Битлекне һәркайда, 24 сәгать киябез. Пляжда да киясе. Менә урамда йөгергәндә кеше маска кимәскә дә хаклы. Тренажер залында исә битлек кияргә тиеш. Мәктәпләрдә балалар алты яшьтән маскада. Иртәнге 9дан көндезге 2гә кадәр дәресләрдә битлек киеп утыралар, физкультура да маскада уза.

Әлегә җәй көне нәрсә булачагын әйтү кыен. Биредә яшәү рөхсәте булмаганнарга Испания чикләрен ачарлармы, юкмы — билгесез.

Рестораннар кичке 6га кадәр эшли. Сәүдә үзәкләре кичке 8гә, азык-төлек кибетләре 9га кадәр ачык. Комендант сәгате кичке 10нан иртәнге 6га кадәр.

Ресторанда өстәл артында берьюлы 4тән артык кеше утыра алмый. Кеше арасы 1,5 метр. Заллар 30 процент кына тулы булырга тиеш. Нигездә, террасалар гына ачык.

Монда шундый проблема бар: Испаниядә күчемсез милеге булганнар читтән үз өйләренә килә алмыйлар. Монда оккупация проблемасы да бар. Түбән социаль катлам кешеләре шушы йортларга керә, аларны суд аша гына чыгарып була. Күз алдыгызга китерегез: берәр чит кеше өегезгә кереп утыра икән, полиция дә, башка органнар да булышмый. Испаниядә оккупантлык темасын Россия массакүләм мәгълүмат чаралары бик аз яктырталар дияр идем, чөнки хәбәрдар түгелләр. Ничек инде чит кеше синең өеңә керә дә, аны чыгара алмыйлар, ди? Испаниядә менә шундый система. Суд аша гына хәл ителә бу.

Кешегә бер елга арендага фатир биргән очракта да, өч айдан түләми башлады ди, хуҗа аны фатирыннан суд аша гына чыгара ала. Андый эшләр, ким дигәндә, бер ел хәл ителә. 80 проценты яхшы тәмамлана, кешене чыгаралар, тик милекченең ут, су өчен бурычлары җыела. Ул әҗәтне беркем гафу итми, шуларны капларга тиеш.

Испаниядә бүген барлык халыкның биш проценты гына вакцинацияләнгән. Бу процесс акрын бара. Беренче чиратта, картлар йортларындагы өлкәннәрне вакцинацияләделәр, шулай ук табибларга да мәҗбүри прививка ясаттылар.

Испаниядә даими яшәүче бик күп руслар хәзерге вакытта мәктәп каникуллары чорында ике атнага Россиягә киттеләр. Моның сәбәбе — Россиядә битлек режимы йомшартылу, мөмкинлекләр күбрәк булуы. Элек Испаниягә барасылары килә иде, хәзер Испаниядән Россиягә киләселәре килә.

 «Азык-төлек кибете белән даруханәләр генә эшли»

Италиядән Алсу Гомәрова:

— Без хәзер Мәскәүдә, бер атна элек килдек, якшәмбе кире китәргә ниятләп торабыз. Италия һәм Россия арасында туры рейслар бар. Декабрьдән шундый вазгыять бездә: яшәүгә рөхсәте яки гражданлыгы булган кешеләр илләр арасында ирекле йөри ала. Бу дөрес карар дип саныйм. Мин чикләр ябылуга каршы. Мин туристик өлкәдә тәртип урнаштыру яклы. Миңа калса, чикләүләрне катгыйландырырга кирәкми. Туганнары белән күрешмәгән яки дуслары белән музейларга, кафеларга йөри алмаган халыкның төшенке психологик халәтенең нәтиҗәләре начаррак та булырга мөмкин әле. Халыкка курку сеңдереп, психологик басым булырга тиеш түгел дип уйлыйм.

Маска кисәң, социаль дистанция сакланса, ПЦР тестлар булса, шулай да сакланырга була бит.

Италиягә килгәч, карантинда утырырга кирәк. Коронавируска каршы көрәштә моның файдасы бардырмы-юктырмы — белмим, әмма Россиядә миңа күбрәк ошый. Өч тәүлек эчендә тест бирәсең дә, тискәре булса, Дәүләт хезмәтләре порталына кертәсең һәм гадәти тормыш белән яшисең.

Италиядә автоматизация сүлпәнрәк. Без электрон почта аша кайтуыбыз хәбәрен юлласак та, карантинда утырсак та, бездә моны беркем тикшерми. Бу безнең шәхси җаваплылыкта. Без хәзер кызыл зонада. Телисеңме, теләмисеңме — карантинда утырасың. Азык-төлек кибете, даруханәләр генә эшли. Башка кирәк-яракны интернет аша заказ биреп кенә китерергә мөмкин.

 «Бер атна зоопаркта аюлар янында яшәдек»

Бельгиядән Лилия Вәлиева:

— Чикләрне ноябрьдә үк яптылар, әле ачканнары юк. Бер-беребезгә кунакка йөри алмыйбыз. Европада студентлар, гаиләләр, өлкәнрәк яшьтәгеләр ким дигәндә елына ике зур сәяхәт ясыйлар иде, ләкин соңгы бер елда бернинди күченеп йөрүләр юк.

Европа эчендә илдән илгә йөрү мөмкинлекләре эшмәкәрләргә генә бар. Мәсәлән, кибетләргә товарлар ташый торган машиналарга. Ә туристларга, ял итүчеләргә рөхсәт ителми.

Бельгия Татарстаннан өч тапкыр кечерәк, ләкин халкы өч тапкыр күбрәк. Бездә 11 млн кеше яши. Барырлык урын да юк. Диңгез буе 60 чакрым гына, бик кечкенә. Ардена дигән урман яклары бар. Анда да урын җитми. Кешегә отпуск, психологик ял өчен бернинди мөмкинлек юк. Кеше бик тилмерә, депрессияләр, аерылышулар, тискәре күренешләр күп. Авырулар саны арта, шикәр чире артуы күзәтелә.

Безнең гаилә бер ай алдан юллама сатып алып, әле бу атнада гына зоопаркта җәнлекләр арасында яшәп кайттык. 75 гектар мәйданлы зоопарк уртасында яңа отельләр ясаганнар. 50 гаиләгә кунып калырга мөмкин. Төне буе әкрен генә җәнлекләрне карап йөрисең. Без ак аюларны сайлаган идек. Бер стена пыяладан иде, пыяла артында су. Салкын бассейнда ак аюлар йөзеп йөри. Без аларга комачауламадык. Алар безгә игътибар итмәделәр, үз тормышлары белән яшәделәр. Безгә туганнар, күршеләргә бер-беребез белән аралашырга ярамый, ә менә җәнлекләр янына барып кунарга ярый. Ә кешегә отпуск кирәк. Без бик тилмерәбез.

Франциянең я бер өлешен, я икенчесен һаман бик каты кысып, бикләп куялар. Аларга бер районнан икенчесенә күченеп йөрергә ярамый, өеннән ерак китмәскә дип, чикләүләр кертелгән. Безгә Бельгиядә күченеп йөрергә ярый, ләкин барырлык урыныбыз юк. Өйдән чыгып киткәч, кешенең ашыйсы, бәдрәфкә барасы килә, андый мөкмкинлекләр булмагач, өйдән чыгып та китәсе килми.

Мин ике атнадан Росмиягә кайтам. Россия паспорты булгач, үз йортыма кайтам дип рөхсәт алдым, калган кешеләргә самолетларда очарга ярамый. Икенче ел инде беркемгә дә виза бирмиләр. Октябрь башында Европаны ташлап китәргә мөмкинлек бирелгән иде — кем өлгерде, кем өлгермәде, кем аңламыйча калды. Димәк, бер ел Европада бикләнеп утырабыз.

Ноябрьдән бирле күрше илләргә дә бару юк. Әгәр юлда тотсалар, гаиләдә кеше саны буенча 200 евро штраф түлисе. Бер гаиләгә 1 мең еврога якын штраф булырга мөмкин. Ә акча югалтыр өчен нәрсәгә чыгып китәргә?!

Бөтен кеше өйдә, без ял көннәрендә кырга чыгып, берничә чакрым җәяү йөреп ял итәбез. Кырда кеше күп: кем велосипедта, кем эте белән, кем инвалид коляскасында. Халык мәш килә. Бер яктан терлекләр, икенче яктан үсемлекләр. Табигатьне карап йөрибез. Бүтәнчә безгә бернинди ял юк.

«Бездә массакүләм вакцинация юк»

Вьетнамның Хошимин шәһәреннән Наил Хәбибуллин:

— Минем фикеремчә, өченче дулкын соңгысы булачак. Быел җәйгә чикләр ачылыр, самолетлар очар, кеше йөри башлар дип уйлыйм, чөнки барлык илләрдә вакцинация куәтле бара. Америкада көн дә 3 млн доза бирәләр. Америка, минемчә, вакцинацияне беренчеләрдән булып тәмамлар. Израильдә дә кеше күп вакцинацияләнгән.

Вьетнамда хәзерге вакытта вакцинация юк. 100 мең данә генә сатып алганнар. Алар дәүләт кешеләренә, медицина хезмәткәрләренә генә ясала. Кешеләрне кертмиләр, чикләр ябык әле. Кертсәләр дә, кирәкле белгечләрне генә 15 көн карантин аша кертәләр. Вьетнамда ковидның 2600 очрагы билгеле, күбесе чит илдән килгәннәр. Монда вакциналар кергәнче чикләрне ачмаячаклар. Җәйгә вакцина килеп җитәр дип уйлыйм.

«Июньдә бөтен җир ачылыр дип көтәбез»

АКШның Питтсбург шәһәреннән Илмир Әхмәтҗанов:

Америкада 4 июньдә бөтен җирне ачачаклар, диләр. Бик күп кеше вакциналы. Гомумән, вазгыять бик яхшы. Кешеләрдә позитивлык сизелә. Минем бизнес та зур чаралар оештыру белән бәйле. Җәмәгать туклануы белән эшлибез. Безгә быелга заявкалар килә.

Күп штатларда бөтен җир инде ачык. Мәсәлән, Флоридада бер атна элек булган идем, анда кешеләр хәтта битлек тә кими. Музыка уйный, элек ничек булган, шулай кебек.

Төньяк штатларда бикле оешмалар юк. Рестораннарга кешеләрне билгеле бер санда гына кертергә яраса да, алар да ачык. Безгә Америка эчендә дә, Европага да, Россиягә дә очарга ярый.

Сабантуйларына килгәндә, быел Нью-Йорк, Вашингтон, Флоридада үткәрмәскә булдык, ләкин татарлар белән җәйге пикникларны оештырабыз дип сөйләштек. Җәй-көзгә яңа очрашулар планлаштыра башладык.

Июнь азагында Пенсильванияда балалар белән гаилә пикнигы да үткәреләчәк. Коронавируска карамастан, без аны былтыр да уздырган идек, быел да оештырабыз.