Казан зиратлары: бәяләр һәм тәртипләр | intertat.tatar

Казан зиратлары: бәяләр һәм тәртипләр

Казандагы мөселман һәм катнаш төр зиратлардагы күмү тәртипләрен белештек.

Казанда барлыгы 16 зират исәпләнә. Сайтта нәкъ менә шуның хәтле зират күрсәтелгән. Болар арасында хәзерге вакытта ябыклары да, эшләп килә торганнары да бар. Биредә зиратның исеме, картасы, адресы һәм телефон номерлары да теркәлгән. Картада мөселманнар һәм христианнар күмелгән урыннар аерым төсләр белән билгеләнгән. Шушы сайтта ук үлгән кешенең исем-фамилиясе, туган һәм үлгән елларын кертеп, кайда күмелүен дә белеп була.

Зират хезмәткәрләренең үзләренә шалтыраткач, күбесенең сөйләшәсе килмәде. «Безгә интервью бирергә ярамый», — диделәр. Сорауларга бары тик шәһәр мэриясе аркылы кына җавап бирделәр.

«Хәзер Казанда ике зират кына эшли»

«Хәзер Киндери, Самосырово, Яңа татар, Арча һәм Коры Елга зиратлары ябык. Монда туганнар күмелгән урыннарга яисә туганлык коймаларының буш участокларына гына күмәләр.

Элекке каберләргә җирләү күмелгән урын өчен җаваплы кеше гаризасы нигезендә эшләнелә. Бу очракта 15 ел, ягъни минеральләшү чоры үткән булырга тиеш. Ябык зиратларда башка сәбәпле кешене күмеп булмый. Хәзерге вакытта Курган җирләү комплексы һәм Тынычлык бистәсендәге зиратлар эшли. Зиратларда җирләү урыны бушлай бирелә. Моның өчен тиешле зират администрациясенә гариза һәм үлем турында таныклык белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шәһәр зиратларындагы кабер ташлары Казан шәһәренең ритуаль хезмәтләр оештыру идарәсе рөхсәте белән билгеләнә һәм алмаштырыла ала. Калган барлык техник таләпләр Казан зиратларының эшчәнлеге тәртибе һәм Казан зиратларындагы кабер ташлары белән эш оештыру кагыйдәләре нигезендә җайга салына. Шәһәр зиратларында агач утырту тыелмый, әмма кечкенә декоратив үсемлекләргә өстенлек бирелә», — диелгән иде хатта.

Шулай да кайбер зират хезмәткәрләре белән сөйләшә алдык. «Безнең зират күптән — 1981 елдан бирле ябык инде. 25 ел үткәннән соң, иң якын туганнары күмелгән урыннарга гына күмә алабыз. Башка урын юк. Монда татарларга, русларга аерып тору да юк. Хәзер бөтен кешене дә Курган җирләү комплексына алып китәләр бит», — дип аңлаттылар Арча зиратына шалтыраткач.

Курган җирләү комплексында сорауларыбызга җавап бирергә әзер кешене табу җиңел булмады. Башта төрле сәбәп-сылтау табып, тегендә-монда күчереп йөрттеләр. Берсе үзен бу өлкәдә вәкаләтле итеп тапмады, икенчесе башка телефон номерына шалтыратырга тәкъдим итте.

«Безнең зиратта мөселманнар һәм христиан динендәгеләр өчен аерым өлешләр бар. Бөтен нәрсә дә тиешенчә расланып, документ нигезендә эшләнә. Анда күмелә торган җир үлчәмнәре дә язылган. Чардуганны кем кайда тели, шунда эшләтә ала, тик аның үлчәмнәре стандартларга туры китереп эшләнергә тиеш. Аны урнаштырганчы, әлбәттә, башта гариза язып, администрация белән сөйләшергә бурычлы.

Зиратта урын кеше үлгәч бирелә. Алдан сатылмый. Кабер казу, күмү өчен аерым түләнә. Бәяләрен мин әйтә алмыйм. Аның өчен администрациягә мөрәҗәгать итәргә кирәк», — дип аңлатты җирләү агентлыгы хезмәткәре Роберт Андреев.

«Тагын 10 елга җитәрлек урын бар»

Чиратта Тынычлык бистәсендәге зират иде. «Безнең зиратта урын үлгәч бирелә, алдан урыннар сатылмый. Канун буенча ярамый бит ул. Монда, гадәттә, Тынычлык, Борисково бистәләрендә яшәгән кешеләр күмелә. Ул безнең бистә зираты булып санала димме соң инде. Туганнары шушында булган кешеләрне дә күмәбез. Зиратта урын чама белән тагын 10 елга җитәрлектер.

Кабер ташлары куялар инде, аларны рөхсәт итәбез. Менә чардуган куярга ярамый, зур агачлар утырту да тыела. Ул каберләр арасыннан үтеп йөрү мөмкинлеген чикләмәс өчен эшләнә. Чәчәкләр утыртканга сүз әйтмибез. Хәзер яңа зиратларда коймалар куярга ярамый. Элек аны хайван кермәсен өчен эшләгәннәр, шәһәр җирендә анда керерлек маллар юк инде. Аннары, ул урынны да күп ала. Кешеләр башта дөрес итеп куялар. Аннары берсенең зуррак яки тиешеннән артык чыгарыбрак куелганын күреп ала да, икенчесе дә аннан үрнәк ала башлый. Зиратта тәртип булсын өчен куйдыртмыйбыз.

Кабер казу, кешене күмү өчен аерым түләргә кирәк булачак. Бәяләрен администрациядән белешергә мөмкин. Кышкы һәм җәйге вакытта күмү бәяләре аерыла. Гариза язып, үзем казыйм дигән кешегә без киртә куймыйбыз. Алай да эшләргә мөмкин.

Безнең зиратның бер өлешенә православ динендәге кешеләрне күмәләр. Мөселманнар ягы аерым», — дип сөйләде зират администрациясе хезмәткәре, исем-фамилиясен әйтүдән баш тартып.

Константиновка һәм Самосырово тирәсендәге зиратка шалтыраткач, «Гафу итегез, безгә сөйләшергә ярамый», — диделәр.

Бәяләр нинди?

Казан зиратларының исмелеге бирелгән сайтта бөтен бәяләр дә күрсәтелгән. Мәетне йорттан алып чыгу, юу, күмү, кабер казу кебек эшләрнең төгәл билгеләнгән хаклары да бар.

Мәсәлән, кышын һәм җәй көне кабер казуның бәясе аерыла. Җәй көне тирәнлеге 2 метрдан арткан кабер казып мәетне ислам йолалары буенча күмү — 3040 сум тора.

Кышын исә болар өчен 4810 сум түләү каралган. 1 м тирәнлектәге кабер казу — 1530 сум, ә кыш көне — 2470 сум.

Җәсәдне катафалк ярдәмендә кая да булса илтүнең бер сәгате — 3500 сум.

Мәрмәр валчыгыннан ясалган кабер ташы 2600 сум булачак. Чәчәк түтәлен ясау - 740 сум.

Парлы (гаилә өчен ясалган) кабер ташының бәясе - 3200 сум.

Авырлыгы 140 килога кадәр булган һәйкәлне урнаштыру - 3500 сум. Кабер ташының авырлыгы арткан саен хаклары да күтәрелә бара. Мәсәлән, 500 кг чамасындагысын кую 9370 сумга төшәчәк.

Кабер ташына аклы-каралы фото кую 500 сум тора.

Кешенең исем-фамилиясе язылган металл эшләтү өчен 430 сум каралган. Шомартып ялтырату, рама ясау, гравирофка эшләткәндә һәр символның үз бәясе бар.