Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Берүк бәхетле бул, Шәмси!» - «Мунча ташы»на нигез салган Шәмси Закировка 70 яшь

Татарстанның халык артисты, исеме «Мунча ташы» сүзтезмәсе белән янәшә торган Шәмси Закирга быел 11 февральдә 70 яшь тулды. «70 яшьлек Шәмси абый нинди була икән ул?» - дип, аңа шалтыратып, сөйләшеп утырасы килгәнемне әйттем. «Иртәгә үк кил», — диде Шәмси абый, ике дә уйламыйча. Миңа шул сүзе генә кирәк тә.

news_top_970_100
«Берүк бәхетле бул, Шәмси!» - «Мунча ташы»на нигез салган Шәмси Закировка 70 яшь
Владимир Васильев

Юбилее да булгач, балачак тормышы, иҗаты турында тәмләп сөйләтәсе иде дигән ният белән икенче көнгә үк фатирына юл тоттым. Сайтның да, язмамның да сылтамасын җибәрермен дип алдан ук әйтеп куйган сүземә дә Шәмси абыйның җавабы әзер иде. «2007 елда кияү алып биргән кечкенә „самсунг“ инде ул, интернет юк анда», — диде. Хәер, борчыласы юк, Шәмси абый бүген ялгыз түгел: интернетлы тормыш юлдашы Кадрия апа бар. Узган елда 50 ел бергә торган хәләл җефете Галия апа дөнья куйгач, Шәмси абыйның «кара пәрдә»сен яшьлек елларыннан ук таныш булган Кадрия апа ачып җибәрә. Аларның бергә тора башлауларына алтынчы ай.

«Ник килгән мин бу дөньяга?»

Шәмси абый, сезне әти-әниегез инде бераз олыгаеп тапкан дигән сүзне ишеткән бар иде…

Әтинең миңа кадәр биш баласы була, хатыны үлеп китә. Күрше авылда минем әни яши. Армиядән кайткан, әле өйләнмәгән Зиннур исемле бер улы була. Әнине димлиләр дә, 43 яшендә кияүгә чыга. «Сыерымны җитәкләп чыктым», — дип әйткәне хәтердә. Әнигә мин туганда — 44, әтигә 58 яшь була. Менә шунда бала табып ят әле син! Нигә кирәк булган ул аларга?! Гел кирәк кеше түгел мин бу дөньяда (көлә).

Зиннур абый мин тугач үлә. Кайсыдыр бер тау сыман җирдә машина туктап кала, элекке ГАЗ — 51 булгандыр инде ул. Нәрсә булды икән дип, машинаны туктатып, тормозга куя да артына чыга. Тормоз ычкына да, үз машинасы аны таптап үтерә.

Әти-әни тәрбиясендә, балачактан нәрсә истә калган сезнең?

Без уфалла арбасы тартып, печән ташып, сыер асрадык. Әти белән печән чабарга өйрәндем, төшкә кадәр бер уфалла, төштән соң тагын бер арба. Әле аны председатель Мөхәммәтдин абзый Гайфиев тотса, тавыш чыга. Газизҗан дигән малайны кукуруз арасында алабута җыйганда тотып, уфалласын тотып ыргыткан иде. Мине яратты ул үзе, кайберәүләргә генә хөсетлеге бар иде.

Үзегезне бәхетле дип саныйсызмы? Канәгатьме сез үткән тормыштан?

Һич уйламаганда, көтмәгәндә әллә нәрсәләр бирде миңа Аллаһы Тәгалә. Бөтен теләкләрем чынга ашты дияр идем, артык зур байлыкка кызыкмадым, ләкин бирде Ходай. Шәдчедә хәерче малай булсам да, бүген Казан уртасында фатирым бар, авылда (Биектау районы Чыршы авылы — Т.И. искәрмәсе) 40 сутый җир белән өйләр салдым. Ике машина куярлык гаражлар… Икенче яктан, җанда тынычлык булмады, күптәннән бу дөньядан китәсе килү теләге булды. 32 ел артык яшәдем инде мин.

Кайчан туды соң ул теләк?

Ленинград мәдәният институтының Казан филиалына (соңрак Казан мәдәният институты) укырга кердем. Без мескен хәлдә Казанда 9 ел яшәдек. Башта Свердлов урамында ярымподвал фатирда бер ел снимать итеп тордык. 28 сум стипендия ала идем, 27 сумын әби белән бабайга фатир өчен биреп тордык. 1971нең 1 гыйнварыннан ул 40 сумга әйләнде, 2нче курстан 53 сум бирә башладылар, малай туды. Горсоветская урамында бер баракта 30 сум түләп тордык.

Галия радиокомитетта эшли иде. Аның пропискасы булмагач, минем исемгә шул радиокомитеттан бер бүлмә бирделәр. Зур фин йортының 9 квадрат метрлы бүлмәсе… Аңа сөенү! Гомуми кухня, веранда, ике алмагачы, кура җиләкләре белән бакчасы. Суны күрше урамдагы колонкадан ташыйсы, утын алып кереп ягасы. Шундый өйдә 7 ел яшәдек. 9 ел гомер мескенлектә узды. Шул чорда: «Ник килгән мин бу дөньяга, нәрсә эшләп йөрим?» — дигән уй туа башлады.

ИЯЛИдә аспирантурада укыдым, кандидатский минимумнар бирдем университетта. 17 яшемдә татар теленә кермәкче идем — алмадылар. Ярый кермәгәнмен, кеше була алмас идем. Тормыш мине барыбер үзе китереп чыгарды язучылыкка да, журналистикага да. Кыланмаган калмады инде. Үземне әдәбиятка әзерләдем, көне-төне укый идем. Хәзер дә мин «Казан утлары”н укымасам, мунча кермәгән шикелле.

Батулла да шалтыратты беркөнне, «Укып чыктым романыңны», — дим. «Ярый син бар инде, Шәмси, бер укучым бар минем. Рузия: «Ник күз бетереп утырасың, кемнәр укый ул китапны?» — дип сүгә, «Шәмси укый дип әйттем», — ди.

Ул яшисе килмәү ниндидер бер «ябышкак идея» кебек кенә булгандыр, Шәмси абый? Түзмәслек сәбәпләр дә юк бит…

Кешеләр бит яшисе килә, дип яши. Салаватлар шулай дип җырлый. Миндә «яшисе килә» дигән сүз булмады, киресенчә, мин, бәлки, шуңа яшимдер дә әле. Күп дуслар, яшьтәшләр кырылды бит инде минем.

Озаграк яшәр өчен әйтәсездер әле алайса ул сүзне?

Бәлки, шулайдыр да (көлә).

Тормышыгызда берәр гарьләнү, кимсенү булган идеме әллә?

Яшь вакытта мин үземне хәерче малай итеп кабул иттем. Комплексларны бетерү өчен, үземне язучы, шагыйрь, журналист итеп аерып күрсәтергә тырыштым. Газеталар чыгарып эләм — бер укытучыга кирәк түгел, «ник чыгардың» да димиләр, тутыра идек ике ватман газета. Имеш, университетта газета чыккач, нигә Шәдче мәктәбендә чыкмаска тиеш? Шундый иләсрәк малай идем инде.

Университетка алмадылар мине 1968 елда, беренче инша ук «2»ле иде. Кайттым Мамадышка, хәрби комиссариаттан учеттан төштем. Түбән Камада комсомол төзелә башлаган гына еллар. 46нчы училищега документларны бирдем дә, 30 августта укырга килдем.

Наил абый Нуретдинов Түбән Камада үз театрына чакырды, театр дөньясына кереп киттем. Шунда яшисе килү теләге ныклап туды. Директор урынбасары Камил абый Гыйльмуллин тулай торакка күчәргә тәкъдим иткән иде дә, «Мин бит эшче булырга килмәдем, югары белем алмыйча туктамыйм, ике ел монда булам да, барыбер Казанга китәм», — дидем. Һәм шулай булды да.

Шәдчедә үскәндә үләсе килү теләге юк иде анысы. «Мин беркайчан түбәндә калмаячакмын, урталыкта да түгел, мин өстә булырга тиеш, беркайчан колхозчы да, эшче дә булмыйм», — дип ант итә идем, ул минем җанга кергән әйбер. Теләгемә ирештем: гомерем буе начальник булым, мәдәният бүлеге мөдире, район советы депутаты, коммунист, мәдәният йорты директоры…

Шәмси абый, димәк, авылдагы колхозчыларны түбән дәрәҗәдә дип саныйсыз?

Туфан абыйның «халык — ул сарык көтүе» дигән фразасы бар. Туфанның ул монологын сәхнәдән дә сөйләгән идем. Сайлауда да шул ук. Авылда 100 процент халык кемне кушсалар, шуны сайлый. Бу акыллы кеше эшеме? Чын юләр халык эше бу. Ельциннны сайлаганда, «Мунча ташы»ның иң күтәрелгән чагы иде. 100 процент сайларга дигән күрсәтмә бирелгән иде, берәр кило карамель кәнфит өләшеп сайлаттылар. Без сәхнәдән уйнадык ул 1 кило карамельны. Ник уйнадыгыз дип, сүз әйтүче булмады. Бүген дә шул ул, берни үзгәрми, татар халкы мескенлектә. Шул әйберне сәхнәдән әйтергә тырыштым, Россиядә күп йөрдек, Уренгойгка кадәр барып җиттек. Кая гына барсак та, татарлар шыгрым залда! Һәрвакыт: «Туган илегездә яшисез, Россия дигән дәүләт юк, бу Алтын Урда җирләре. Без аларга дәүләт төзеп бирдек, җир бирдек, куркып яшәмәгез. Үз телегездә, үз законнарыгыз белән яшәгез», — дия идем. Алай курку юк иде миндә.

Милләт өчен янып йөргән елларыгыз бар иде бит…

Мин Мөлековлар белән параллель рәвештә Түбән Камада иҗтимагый хәрәкәт башлаган кеше. Беренче җыелышка бөтен интеллигенцияне җыйдык. Татарстан аерым дәүләт була дип, канатланып кайттык. Шунда мин ялкынланып, гомеремдә беренче тапкыр үземне кеше итеп тойдым. Тик шуннан махсус партия органнарын китереп керттеләр. Ул байлыкны, нефтьләрне бүлеп, кесәгә тыгар өчен алдан оештырылган эш булып чыкты. Безне корал, уенчык итеп кенә кулландылар. Без дә «суверенитет» дип кычкырып йөреп, үзебез дә сизмәстән сарык бәрәннәре булдык…

КГБ вәкиле Альберт башта мине кисәтеп куйды. Мин ул чакта «Нефтехимик» клубы директоры идем. «Син бит элекке коммунист, депутат, директор, синең кул астыңда йөзләгән кеше, бөтен шәһәр сине туганы итеп кабул итә. Сине белмәгән кеше юк. Нишләп ялкынланасың? Үзеңне яндырасың бит», — диде. «Тынычланам, бетте бит инде иҗтимагый үзәк», — дим. Иҗтимагый үзәкнең җыелышларын русча уздыра башладылар, шуннан ташладым.

Соңрак Альберт белән берсендә мунчада ләүкәдә утырабыз. «Нәрсә, Шәмси, нәрсәгә ирештең инде, син стакан эчендәге чебен урынында калдың, махсус эшләнде ул суверенитет өчен көрәш», — ди. Тагын үзеңнең сарык бәрәне икәнеңне аңлыйсың, мондый хәлдә ничек күңел үсәргә мөмкин?! Күңел сүрелде. «Нигә яшим инде мин, нәрсәгә кирәк бу дөнья?» — дигән уй кабат туды. Мескен, үз телеңдә кибеткә кереп, ипи дә ала алмаган дәүләттә ни пычагыма яшим, дигән фикер мине ашый башлады.

Чит илгә китәргә дигән уй булмагандыр бит?

Юк, анда мине көтеп торалар мәллә? Мондагы ун урынына анда унбиш шпион, Тукай әйтмешли. Галия апаң белән ел саен сентябрьдә чит ил курортларына хәйран йөрдек анысы.

Галия апаң белән 50 ел яшәдек, үлеп кенә китте шул.

Юксынасыздыр Галия апаны. Ничегрәк танышкан идегез?

Ул танышу тарихы кызык булды. Кадриядән башларга кирәк ул йөрешү тарихларын.

46га (училище -Т.И. искәрмәсе) укырга кердек. Комсомол секретаре иттеләр. Тулай торакта Люба исемле бер хохлушка бар иде. Без бөтенебез 10ны бетереп, бәхет эзләп килгән малайлар. Промбазада кичә оештырды бу Люба. Медучилищеда 8не тәмамлап килгән бер төркем кызлар. Биюгә чакырдым Кадрияне, бәләкәй генә Сарман кызы… Аннан озата киттем, очраша башладык. Үз гомеремдә беренче тапкыр кыз озату бу.

«Нефтехимик» клубында кино, концертлар карыйбыз. Бер тапкыр үпмәдем, җитәкләшеп йөрдек, кочагыма да алмыйм. Чибәр малай инде үзем… Сәхнәдә дә Булат роленнән соң бик яраттылар.

69ның җәендә кайтып китте бу каникулга. Аңарчы май аенда Флүрә исемле кызга: «Шәмсинең мине бер ел кочаклап үпкәне дә юк», — дип сөйләгән. Ул көткән инде, кочаклар, үбәр дип. Флүрә әйтә: «Шәмси, әллә син чирлеме, нигә кочакламыйсың?» — ди. Минем башка таяк белән суккан кебек булды. Чыннан да шулай бит, минем өчен ничектер изге бер җан иде ул.

Сентябрьдә килде, шуннан үбешә башладык, ләкин үбешергә озак туры килмәде: октябрьдә Хуҗамәт кызы Галия коллективка килде. Миннән өч яшькә олы, дөньяны күргән…

Гашыйк булдыгыз, димәк?

Ул минем кочакка керде. Репетициядә коридорга алып чыктым да, шатырдатып үптем. Каршы килү юк. Әле бит гомумән хатын-кыз тәме күргән кеше түгел мин.

Галия белән ләззәтле үбешү башланды. Кадрия икенче планга чигенде, ләкин әле төшеп бетми. Ике кыз белән дә йөрим. Театрда — Галия, кинога Кадрия белән.

15-20 декабрь — «Беренче мәхәббәт» театры, Тәлгать белән Рәхиләне Галия белән парлап уйныйбыз. Фәридә дигән мишәр кызы да бар коллективта. Кадрияне «Нефтехимик» клубына гадәттәгечә кинога чакырдым, Фәридә дә ияреп барды. Ә Галияне Равил исемле бер егет озатып киткән иде.

Галия дә ике егет белән йөргән булып чыга бит инде алайса?

Аның егетләре күп булды инде. Аны чибәр дип тә әйтеп булмый, ләкин бик сөйкемле, теләсә кайсы ирне үзенә карата ала иде. Галия Президент булырлык, көчле хатын иде ул…

Кинога кайтыйк, утырабыз шулай Фәридә, мин, Кадрия кино башланыр алдыннан. «Һәй, театрда берсе, кинода икенчесе белән», — дип әйтеп куймасынмы Фәридә. Кино бетте, гадәттәгечә озатып куярмын дигән идем, чыксам — Кадриям юк, үпкәләгән, чыккан да чапкан. Минем аңа артык исем китмәде үзе…

Галия бар бит…

Галия бар, кочакларга кыз бар, көне-төне үбешә башладык.

Аннары артыгыздан йөргәндер әле Кадрия?

Юк, йөрмәде, бик горур кыз ул. Шушы Кадрия белән 52 елдан соң табышып, бергә яши башладык. Биш ай булды менә бүген. Аны интернетка кертер вакыт җитте инде.

«Бик чиста булып китте ул…»

Галия апа белән мәхәббәттә яшәдегезме соң?

Бик матур яшәдек. Иң матур чор — беренче еллар, шул ярымподвал фатирда яшәгән чор булгандыр.

1970 елның октябрендә Казанга килеп, Галия белән бергә яши башладык. 1971 елның 17 июнендә генә язылыштык. Аннан 21 октябрьдә Маратны алып кайттык.

Икенче балабыз кыз булды. Табу срогы узып киткән иде. Таба гына алмый, скакалкаларда чыгып сикерде. Киттек җәяүләп 2-3 км ераклыктагы ж/д хастаханәсенә. «Җәяү килдегез мәллә?» — дип шаккаткан иде акушер марҗа. Миңа 22 яшь, өч яшьлек малаем булуга да бик гаҗәпләнделәр. «Кыз бирегез, мин әйтәм, кыз булсын чтобы», — дип киттем. Яңадан килгәч, «Заказ выполнили, зур матур кыз», — диделәр.

Галия апа авырып китеп бардымы?

Галия апаң 2019 елда февральнең икенче яртысында грипп белән бик каты чирли башлады. Башта февраль башында мин авырдым. Ике яшь табиб егет килде, тыңладылар. Әйткән антибиотикларны эчтек. Минем даруга исем китми, поликлиникада карточка бөтенләй юк. 18 ел хастаханәдә булганым, бернинди анализ биргәнем юк. «Үлсәм, моргка илтерсез, ярырлар да белешмә бирерләр», — дидем.

2019 елның февраленең соңгы көнендә кисәк эче авырта башлады. Кызым Алсу, оныгым Миләүшә, аның ире Тимур алып киттеләр 7нче хастаханәгә. Өч сәгать карыйлар — диагноз юк. 1 мартта 18нче хастаханәгә салдылар. ФГДС ясап, язва ачыла башлаган, дип диагноз куйдылар. Галиянең медицинага ышанычы бар иде. Минем медицинага ышаныч тулысынча бетте, югыйсә, мине табиблар бәләкәй чакта дәвалап кеше иткәннәр иде. Шуңа хастаханәнең ишеген дә ачып кергәнем юк иде…

Эче авырта инде, йөрмәс иде авыртмаса, күршедә генә ГИДУВта эшләгән шәфкать туташы ОБКОМ хастаханәсендәге бер табибка алып барды. Ул карап, «Ачылган бит язвагыз, зурайган», — дип, гистологиягә җибәрделәр. Анда ашказан рагы күрсәтте. Хәзер бу РКБда хирург, бүлек мөдиренә шалтыратты. Киттек шунда. Бер йөри башласаң, йөрисең инде, чир йөртә. Шуннан онкологиядәге тагын бер табибка тикшерттек.

Сез һаман рак түгелдер дип бардыгыз инде?

Йөрмә» дип әйтә алмадым инде, Галиянең йөрисе килде бит. Күңелем әйтә: «Йөрмә, мәгънәсе юк», — ди.

Димәк, сизендегез китәсен?

Сиздем, ул сәләт нәселдә дә бар. Иванов тикшерде, гистологиясен алырга үзем бардым. Кычкырып тора иде: рак, үсә. Киттек кире РКБга Маратка. Операция кирәк, диде — ризалаштык. 22 апрельдә ясадылар, операциядән соң 1 ел да 4 ай яшәп калды.

Әйбәт чыкты ул, кәефе әйбәт иде. Аны чиратлашып карадык, уңышлы булса да, РКБ табибы Марат: «Апаның хәле әйбәт түгел, озак яши алмас», — диде.

Кайттык такси белән. Операциядән соң үзен яхшы хис итә башлады, бакчага киттек, күп итеп рассада үстергән иде. 14 ел буе 40 сутый бакчаны оҗмах итеп тотты ул. Андагы чәчәк, яшелчә, кыргый агачлар… Җиләк-җимешнең чуты юк, бөтен күрше-күлән җыя иде.

2019 елның җәен әйбәт кенә чыкты, ураза тотмады, гәрчә Коръәнне ул йөзләгән тапкыр чыккандыр, бик динле иде. Ясиннәр чыгу, мәет юып озатуларда булды. Икебезгә дә кәфенлекләр кисеп әзерләп куйды. Минеке тора әнә…

Хәтта көзе әйбәт кенә узды, бәрәңге, кишер төшердек базга. Күтәрмәсә дә, чүпләде ул, эшкә нык, тырыш иде ул. Кыш та әйбәт кенә узды.

Теплицаларны әзерләп куярга дип мин 1 майда ук киттем. 2020 елның 3 маенда кияү белән яшь кияү рассадалар белән Галияне авылга алып килделәр.

Дүртәр сорт, өчәр кило суган утыртам мин. Сарымсак, суган, кишер, чөгендерне бергә чәчә идек. Җирне мин әзерлим, буразналарын сызам, ашламалы су сибеп, ул берәмтекләп чәчә иде.

Июньнең азагында моны суыра башлады, кисәк ябыгырга тотынды. Мунча керәбез, чабам әле мин аны, икешәр тапкыр хәтәр чабына идек. Тозлы бал белән бер-беребезгә сылап, 1,5-2 сәгать мунча керү — безнең традиция. Шәмсичә мунча керү серләре бар.

Әллә шул чакта мунча ярамадымы икән?

Белмим, нәрсә ярамагандыр, китте шуннан ябыгу, июльдә кисәк каты ябыкты. Онкологиягә алып барды Алсу. Анализларын илтеп куйды. Бер яһүд кызы: «О, мондый анализлар белән бернинди чир юк!» — дигән. Ә Алсуга икенче сүз әйткән. 

Кайткач, Галия сөенеченнән бөтен кешегә шалтыратты. Дуслары галәмәт күп иде, кунаклар өзелмәде инде бездән. 9 квадрат метрда да кешесез йоклаган булмады. Онколог кыз химиотерапиянең корысын, чит илнекен бирде. 13 меңгә алып кайттык, көненә бишәр дару эчте. Менә шунда китереп бәрде аңа. Химия белән шаярырга ярамый икән.

Шуннан бөтенләй бетүгә китте. Авылдагы шәфкать туташы Гөлчәчәк, хәле җиңеләймәс микән дип, система куйды. Шуннан соңгы мунчаларында ләүкәгә менә алмады. «Әйдә, мине күтәреп сал», — ди. Һаман ләүкә өстендә чаптырасы килә, тәнендә бер грамм ите юк, скелет калды, ә эчтә энергия бар. «Хәзер күтәреп салсам, бөтен сөякләреңне авырттырып бетерәм, әйдә, ләүкәгә сөялеп бас, йомшак кына авырттырмыйча чабам», — дим. Себерке шәп инде, Питрау көнне җыелган себеркеләр. Әле анда да үз аягында кереп, «Рәхмәт, Шәмси, мунча хөрмәтенә», — дип үз аягында чыкты. Шуннан инде соңгы мунчасына кресло сыман бер нәрсә алып кайткан иде кияү, шунда утыртып алып бардык. Соңгы мунча үләргә өч көн калгач булды, Алсу белән икәү юындырдык. Креслода утырган килеш тә чаптым әле мин аны йомшак кына итеп. Бик чиста булып китте инде ул.

Үләм дия идеме соң?

Төрлечә әйтте. Үлгәнче акылында булды. «Помидорларны җыеп керегез, начар яңгыр яуса, чериячәкләр, кишерләрне утарга кирәктер, карап торыгыз», — диде.

Алсу әнисе чирли башлаганчы, намазга басып, ураза тота башлаган иде. Биш вакыт намазын укый башлады. Үләр көне килеп җитәр алдыннан, өч көн кала Алсуга: «Намазны укыма, кызым, син миңа гомер телисең, шуңа күрә үлә алмыйм», — диде. Алсу намазны туктатты, шуннан бирле укымый. «Минем бер генә теләгем дә кабул булмады», — дип, ниндидер үпкә дә белдергән кебек иде. Ә ул бит 20 ел буе намазда, намаз ахырында бит «кеше, балалар кулына калдырма, авыр чир бирмә» дип телибез.

Үләр алдыннан Галия апа нәрсә диде?

«Минем тизрәк үлүемне телә инде», — ди миңа. «Берүк бәхетле бул, Шәмси», — дип берничә тапкыр әйтте. 50 ел бергә яшәгәнгә, 50 ел туларга 1,5 ай калган иде. Мин үзем һәр көн Галия рухына 31 сүрә укыйм.

Хәмер тотмыйсыз алайса?

Хәмер эчмәгәнгә 25 ел инде. Хәрәмгә якын килгән юк.

Үлем үкенечсез булмый. Ник шулай эшләдем икән дигән чакларыгыз булмадымы?

Мин үзем гомер буе кеше үлеменә битараф булдым. Кеше фаҗига ишетсә, шакката, фаҗигане күреп калырга тырыша…

Монда бит сүз гомер буе бергә яшәгән хатыныгыз турында бара…

Галияне күмгәндә, бөтен эшләре бик җиңел узды, документы җиңел хәл ителде. 4нче яртыда үлде, 2нче яртыда күмдек тә. Самосыровода сигез урын бар иде, берсендә өч көн генә яшәп калган оныгыбыз Шамил ята. Шамил — 2, Галия 3 августта үлде. Менә саннар кеше тормышында ничек зур роль уйный.

Галия үлгәч, Ходайдан: «Шушы балаңны тулы, әти-әниле, әби-бабайлы бай гаиләдә Франциянең Ницца шәһәрендә Урта диңгез буе ярында дөньяга китер, Ла Скала театрының артисткасы ит», — дип сорыйм. Ул бит гомер буе артистка булырга хыялланган. Ул теләк кабул булырмы, юкмы — анысы Ходай кулында. Бу дөньядан үзен таба алмый китте ул. Дөрес, Галия мәдәният өлкәсендә эшләде инде. Мәдәният институтын тәмамлады, Казанда яшәгәндә үк укырга керттем мин аны.

Аның каравы, әйбәт ир белән яшәгән?

Ире белмим, кем булгандыр… «Сволочь» та инде мин. Мин әйбәт кеше түгел.

Көнләшә идеме соң?

Юк. Бер интервьюда ул: «Әгәр ир кеше кайдадыр бушанып кайта икән, аның бер гөнаһы да юк», — дигән. Бу шәригатьне белүче абыстый сүзе. Коръәндә: «Кечкенә генә хыянәт өчен дә таш атарга, ирне кыйнарга рөхсәт ителә, хыянәттән дә зур гөнаһ юк», — диелгән. Ә Галия башкача уйлаган. Шаккаттым мин шуны укыгач.

Кичерергә кирәк дигән, димәк?

Әйе, «Шәмси турында тегендә-монда йөргәннәрен килеп әйттеләр, мин барысын да кичердем, тавыш чыгармадым», — дигән. 50 ел яшәп, беркайчан кычкырышкан юк иде.

Сабыр булган инде, димәк?

Бик сабыр хатын иде.

Шулай да, тавыш чыгарырлык сәбәпләр чыгарып торгансыз алайса?

Түбән Камада артистка әйләндем. Кызлар үзләре кочакка керә, иптәш малайлар да Аллага шөкер. Хатын-кыз күрсәләр, берсе дә борылып китми. Кызлар белән йоклап алу безнең өчен табигый әйбергә әйләнде. Без аны гөнаһка санамадык та. Бездән алар акча да таләп итмәделәр, ирекле мәхәббәт иде ул. Бүген кочакка керде — иртәгә онытылды. Хәзер кияүгә чыктылар, картайдылар инде алар. Кем шалтыратып, кем шаярып әйтә, Галиягә җиткерәләр — ул әйберләргә тавыш чыгарып, елап, талашып утырган булмады безнең.

Эчтән борчылгандыр, бәлки?

Бәлки. Операцияләре күп булды аның. Тромбоз иде аның, РКБда кан тамырларына ике тапкыр операция булды. Аналыгында шеш барлыкка килеп, аналыгын кистеләр. Аннары бүсер килеп чыкты, аны кистерде. Сукыр эчәгесендә дә өянәк булды. Төнге 3тә операция ясап аттылар. Күз өстендә чуан шикелле әйбер килеп чыкты, анысын да кистеләр. Әллә алты операция булды… Ашказанын алдылар, монысы соңгысы булды инде.

Ходайдан: «Галияне Франциядә дөньяга китер дип телим», — дигән сәер сүз әйттегез. Анысы ничек була? Саннарның мөһимлеген дә телгә алдыгыз? Әллә саннарга ышанасызмы?

Миндә өч берле — 1951 елның 11 феврале. Мин космос белән бәйләнгән кеше, нумерологияга бик ышанам.

Мин бу дөньяда җиденче мәртәбә яшим инде. Туганда ук картаеп туган кеше мин. Минем җаным бик карт, үземне ничә яшьтә дә яшь итеп тоймадым, бер үк карт җан. Мин бик күп йөрдем: Таллин, Тбилиси, Ленинград, Мәскәүдә. Кая гына барсам да, анда булган сыман. 1971 елда февральдән апрельгә кадәр Ленинградта квалификация күтәрүдә идем. Беләм инде менә Ленинградны. Җәяү чыгып китәбез, «Монда булганым бар бит», — дим.

Түбән Камада балалар ансамблен Мәскәүгә алып бардым. Экскурсиядә йөрибез: менә бу шул, дип бөтенесен күрсәтәм, сөйләп йөрим. Тбилисига бардык. Менә таныш инде Тбилиси! Балачакта шул хыялым бар иде. «Минем монда булганым бар бит», — дим. Үлгән кеше җиде граммга кими икән, бик күп сынаулар уздырганнар, димәк, җанның авырлыгы — 7 грамм. Җан күчә дигән версия белән яшим инде мин.

Җиде санының да символикасы зур. Җидегән чишмә, җидегән йолдыз, атнада җиде көн…

Кадрия апаны ничек эзләп таптыгыз?

Эзләп табу кызык булды. Вил Усманов белән гаилә дуслары икән болар. 2005 елда Иркә Гайнемөхәммәтова скрипкада уйный иде. Иркә килеп чакыру бирде. Киттек Галия белән Вилнең концертына. Минем кырыйда Мөсәгыйть белән Гөлия дигән хатын утыра. «Мин бит Кадриянең сеңлесе», — ди. Мөсәгыйте шундук «баҗай» дип эндәште. «Нинди баҗай булыйм инде мин?» — дим. «Кадриянең сеңлесенең ире мин булгач, баҗай булабыз, Кадрия белән йөргәнең бит», — ди. Галия аңа игътибар да итми калды.

Узган ел 3 августта Галия үлеп китте, кырыгы узгач, Кадриягә шалтыраттым. Казанга 2004 елда күченгән. 32 ел элек 54 яшендә ире инфракттан үлеп киткән. Ике кыз табып калган, аларны үзе үстергән.

Без әле сезне дә авырый дип ишеткән идек…

Биш яшьтә туберкулез белән авырдым, 17 яшьтә төшерделәр учеттан. 1992 елда подагра эләкте, артык тәмле ашаганга һәм бик күп шәраб, шампан эчкәнгә ул. Байлар чире дип аталган анысы.

Шампан ярата идегез инде?

Кызлар белән күп йөрдем, шунда шампан эчмичә булмый бит инде. Көн саен диярлек шәраб, шампан, «Мунча ташы”нда аракысы да эчелде. Бавыр белән бөерне шул утыртты. Рәхәт тормыш, тәмле ашау ярамый кешегә. Рәхәт тормыш китте бит Түбән Камада, кайту белән өч бүлмәле фатир бирделәр. Мәдәният бүлеге мөдире, депутат та иттеләр, партиягә алдылар. Герой Шәмси!

Чәчәк атасызмы?

Чәчәк ата Шәмси!

«Хәзер сәхнәдә клоунада»

«Мунча ташы”ннан киткәнегезгә 16 ел тула. Сагынасызмы?

Юк.

Шулай да, ул чорны иң бәхетле еллар дип әйтә аласызмы?

Шулай булгандыр инде ул. Юбилейларында булдым әле яңарак. «Эх, мин дә шунда булсам иде», - дигән хис тумады. Мин алар белән ун ел аралашмадым. 2017 елда Алмазның юбилеенда филармониядә биш минут сөйләшеп алдык. Телефоннан бөтенләй сөйләшкән юк. 2019 елда Гамилгә 60 яшь тулды. Илһам Шакиров үлгәч, озатырга филармониягә киттем. Гамил дә шунда. «Мин юбилей уздырам, 31 августта, ДК Ленинада, киләсеңме?» - ди. «Мин йөрмәм инде, Гамил», - дидем. Чакыруы да шундый — җавабы да шулай булды. Юбилейга бит инде чакыру кәгазьләре белән, ресторан фәлән җирдә, Галия апа белән парлап килерсез, дип чакыралар. Бүтән шалтыратмады да ул.

Быел 70 яшьлеккә беренче тапкыр туган көнгә шалтыратты. Бер тапкыр да шалтыратканы юк иде соңгы елларда. Элек бергә эшләгәндә, сәгать 7дә беренче булып Искәндәр шалтырата иде. Шундый якынлыклар бар иде, алар бөтенесе бетте.

«Мунча ташы»ннан сез киткәнгә сөенделәрме икән? Ничек уйлыйсыз?

Исләре китмәгәндер. Ничек бар, шулай эшләвен дәвам итте ул. Башта Гамил әзрәк чирләп алган мин киткәч, аннары шундук яшьләр җыйды, өч малай алды.

Ә мин үзем Салаватта укыта башладым. Бөтен документацияләр, методичкалар язу, аккредитация, лицензияләүгә әзерләү минем өстә иде. Концерларга дәшәләр иде. Театрдан киттем дә тормыш бетте, дигән әйбер булмады. 2012 елга кадәр эшләдем, аннары киттем пенсиягә.

Хәзер дә әйбәт эшлиләрме соң коллегаларыгыз?

Уртача, менә барып кайттым — алай артык көлә алмадым. Беренчедән, язучы махсус кешеләре юк. Үзләре җыеп утыралар, тормыштан…

Аларны начар дип тәнкыйтьләгәнегез бармы?

Юк. Тәнәфестә кердем. Бердәнбер гади Рөстәм: «Ну, ничек?» - дип сорый. «Гамилнең акчасы җитәрме икән бу кадәр халыкка акча түләргә?» - дип, бүлек буе борчылып утырдым. Искәндәр кычкырып көлеп җибәрде. Анда джаз банданы да, биюче кызларын да чакырган.

Алар кирәкми, дисезме?

Алар элее юк иде, без 10 кеше 2 сәгатьне бер сценарий буенча бер сулышта карарлык итеп куя идек.

Ул вакытта халык нинди юмор ярата иде? Хәзер ничек үзгәрде?

Мин 1970-1974 елларда Батуллада укыдым. Казанда аның Актерлар йортында ШТМнарын («Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе — Т.И. искәрмәсе) эч катканчы карыйбыз. 7дә башлана торган әйбергә 5тә барып утыра идек, ишекләрен ватып бетерәләр иде керер өчен. Бөтен Камал театрының ул еллардагы зәһәр артистлары, шагыйрьләр… Бөтен зыялыларны Батулла җыеп ята.

Галия радиода машинистка, Батулла Мәскәүдә әдәби курсларда укый. Тегендә язып кайта да, артистларга бастырырга дип, Галиягә килә. Галия бер нөсхәсен миңа да алып кайта. 9 елда ул миниатюралар бер папка җыелдылар. Болай инде, кызык өчен, мин бит гомердә юморга керәсе кеше түгел идем.

Түбән Камага кайттым. Бер якын дус Фәрит Җәләй бар иде. Ул «Нефтехимик» клубында балалар театры режиссеры иде. «Әйдә, Фәрит, юмор кичәсе уздырып карыйбызмы?» - дим. Бушка инде. Анекдот сөйләү, гармунда җырлау дисеңме — ул көлдерә иде инде. Утырып, сценарий төзи башладык, арасына Батулладан кайткан миниатюралар бар. Берничә егет-кызлар таптык. 1980 елның 1 апрелендә Түбән Камада беренче тапкыр «Шаяннар һәм тапкырлар мәҗлесе» уздырдык. 500 урынлык залга 1000 кеше килгән иде, шыгрым зал, афишалар, чакырулар тараттык.

Халыкка чынбарлык тормышны карау кызык идеме?

Әйе инде, чөнки бөтен әйбер тыелган бит. Газета-радиолар әйбәт дип сөйли, тормыш икенче төрле. Шушы контраст юморга нигез булып ята да инде. Ничә ел сәхнә тотуның да сере шунда.

Хәзерге тамашаларны клоунада дип әйткәнегез бар…

Клоунада. Кичә Данирга да әйттем мин аны. Данир бит миндә уйный башлаган кеше, 2005 елда «Кыек шәүлә» дигән театр төзегән идек, ике миниатюра уйнадык. Данир, Рифат…Алар миннән башлаган кешеләр. Данир хәзер үзен геройга саный. Берничә мәртәбә иптәш кызы аркылы җиткердем инде: «Дөрес бармый Данир, чөнки вторсырье дип атала ул пародия». Чүп-чар җыючы була. Ул бөтен программада берәү булырга мөмкин, ләкин бөтен программа буе кәкре аяклы, сакау Салаватны уйнау «вторичное сырье”ның иң түбәне була инде. Әле күргәч, үзенә әйттем, алай йөзенә бәреп әйткәнем юк иде. «Йөрмә клоун булып, вторсырье булып, үз юлың юк бит синең», - дим. Җырлый белми ул, биюе бар иде, үстермәде ул аны. Нинидидер фрагментлар гына.

Ә Рифат остаракмы?

Рифат гади генә, Рифат бик нык үсте, ул да җырчы түгел иде. Дүрт ел институтта укыган булып, бер тапкыр да вокал дәресендә булганы булмады. Салаватка ияреп, Альфредлар кеше ясады аннан. Студиядә эшләделәр, шикарный җырчыга әйләндерделәр. Үз образын, үз җырын тапты. Аранжировкаларны коры барабанга гына ясамый. Радионы тыңлый башласаң, 100 татар җырында бер төрле барабан кагалар. Оркестр белән эшләүче юк. Оркестр белән яздыру кыйммәт, оркестровкага салу өчен җиде ноталы җыр булырга тиеш, ә ике ноталы җырлар барабан белән баянга гына корылган инде.

Хәзерге заман эстрадасын карый алмыйм, концертларга йөргән юк, Камалга да премьерага гына төшәргә тырышабыз.

Васыять язып калдыруга ничек карыйсыз?

Кирәк әйбер, бу фатир Галия исемендә иде, бүген минем исемгә күчә. Бу фатирга васыятьнамә язам, дигән идем, язмагыз, сез үлгәч, ике балагыз бар, 50гә 50 бүленә, диделәр. Шуңа әлегә язмадым. Әгәр кисәк чирләп китсәм, балаларда проблемалар туа башласа, васыятьнамә язам дигән ният бар. Авылдагы йортны кыз тулысынча үзенә алмакчы, абыеңа өлеш чыгарасың, түлисең, ул отказ язар, дидем. Әлегә бөтен байлык минем исемдә.

Бүген минем ике балам, дүрт оныгым бар.

Гөнаһ эшләүдән куркасызмы?

Юк. Гөнаһ нәрсә ул?

Читкә-миткә йөрдем дисез…

Читкә йөрү гөнаһ түгел ул, Гөлнар. Гөнаһ ул — кеше алдау. Анысын эшләмәскә тырыштым. Иң зур гөнаһ — кеше өлешенә керү. Берәр кызны кочаклау, мәҗлестә аракы эчеп, юләр сату гөнаһ түгел.

Кадрия апа килгәч, тормышның яме арттымы?

Әбизәтелне, ул килмәсә, күптән ычкына идем инде. Бик авыр берүзең калу. Бик авыр кичердем, юләрләнә язган идем.

Шулай да, кырыгы узуга ук чакыргансыз…

Әйе, кырыгы узганын көттем, 12се (2020 елның сентябре — Т.И. искәрмәсе) кырыгын уздырдык, 17се шалтыраттым. Вишневкага такси белән бардым. Сөйләшеп утырдык. «Әйдә, башта кунакка йөрешү вариантына туктыйбыз, ризамы шуңа?» - дигәч, «риза» диде.

Ир кеше ялгыз яши алмый. Барыбер чит хатын алып кайткан булыр идем. Гомердә күрмәгән, белмәгән хатынга караганда, таныш хатын белән яшәү җиңелрәк. Аңа иптәш кызы да: «Кире какма, көнбагыш ашап, чәй эчеп булса да бергә утырырсыз», - дигән.

Чәй эчкән арада, Кадрия апа да бер-ике сүз әйтте.

Кадрия апа, кайчан да булса очрашырбыз дип уйлаганыгыз бар идеме?

Юк, башыма да килми иде.

Шәмси абый шалтыраткач, ничек кабул иттегез?

Тыныч кабул иттем, алай шок булмады үзе. Бергә торып карыйбыз дигәч, тиз генә ризалаша алмадым. Аннары ул иртә әйткәнен аңлады. «Әйдә, кунакка гына йөрешик, яраклашып карыйк», - диде.

Яраклашып булдымы соң? 32 ел ирсез яшәгәч, хәзер ир көйләү читен түгелме?

Торабыз, шөкер. Яраклашасың инде шулай әкренләп. Беренче ирем белән бөтенләй икесе ике төрле кеше.

Ялгызлык туйдыра ул, аралашу кирәк. Аны ялгыз кеше генә аңлый.

Яшьлектә ник кавышмадык икән, дип уйлаганыгыз бар идеме?

Баштарак үпкә булды, концертларына да йөрми башладым. Фәридә миңа: «Үпкәләреңне оныт, күрешергә риза бул», - диде.

 Шәмси Закировсәхнә исеме Шәмси Закир, тулы исем-фамилиясе Шәмси (Шәмсемөхәммәт) Закир улы Закиров.

1951 елның 11 февралеТатарстан АССРМамадыш районыШәдче авылында туган.

 Мәдәният эшлеклесе, юмор остасы. 

1979-1984 елларда ТАССР Түбән Кама районы мәдәният бүлеге мөдире, «Мунча ташы» татар эстрада миниатюралары театры (Түбән Кама) оештыручысы һәм 25 ел буенча беренче җитәкчесе. 

2002 елдан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты татар эстрадасы кафедрасы доценты. Татарстанның халык артистыТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100