Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ретро җырлап танылган Гөлфирә «Сагынам сине, Питрәч» белән «Белые розы»ны өздерә

Атнаны күтәренке рухта башлыйк әле. Яңгырдан соң балкып чыккан салават күпере кебек күңелләрне яктырта Гөлфирә белән Нурисламның җырлавы. Чистай шәһәрендә яшәүче апалы-энеле Хәсәновларның моңнары һәркемне җәлеп итәрлек.

news_top_970_100
Ретро җырлап танылган Гөлфирә «Сагынам сине, Питрәч» белән «Белые розы»ны өздерә

Гөлфирәгә — унбиш, Нурисламга ун яшь. Музыка мәктәбенә йөрмичә дә, менә дигән итеп синтезаторда, гармунда, гитарада, барабанда уйнарга өйрәнә Гөлфирә. Үзләре уйнап ретро җырлар башкаралар алар.

Ретро җырлар - Гөлфирәнең теләге. Нәкъ менә әти-әнисенең яшьлек җырлары күңеленә кергән кызның. «Ласковый май» төркеме репертуарыннан «Зимняя ночь», «Белые розы», «Розовый вечер», «Седая ночь», Хәния Фәрхи репертуарыннан «Сагынам сине, Питрәч», «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә», Венера Ганиева репертуарыннан «Яратыгыз», «Туй күлмәге» һәм тагын бик күп җырларны җырлыйлар. «Үпкәләсәң, әйдә, үпкәлә» җыры Вконтакте челтәрендәге төркемнәрендә җитмеш биш меңнән артык карау җыйган. «Белые розы»ны тальян гармунда да йөгертеп кенә уйный Гөлфирә.

— Кызым ике яшьлек вакытта ук җырлый башлады, биергә бик яратты. Әтисе җырлар яздырганда кушылып җырлап-көйләп йөрде. Апасына ияреп, Нурислам да кечкенәдән, өч яшьләрдән җырлый. Җырларны Гөлфирә үзе сайлый, аңа ретро җырлар ошый, яңа җырларны яратмый, — ди әниләре Гөлнара Хәсәнова.

Гөлнара апа үзе дә яшь чагында җырлаган, хәзерге вакытта шәфкать туташы булып эшли.

Әтиләре Илназ да бик матур җырлый икән. Моңа өстәп, аккомпаниатор, аранжировка яздыру остасы да. Егет белән кызның кавышуларына да җыр сәбәпче. Гөлнара апа Әлки районы Каргалы авылы кызы. Илназ абыйның шушы авылда әбисе яши. Җыр яратучы егет иҗатташ дуслары белән Каргалыга концерт белән килә. Яшьләр шунда таныша, ике йөрәк арасына мәхәббәтле, моңлы күпер салына. Балалар тугач, заман шаукымына иярмичә, татарча, мәгънәле исемнәр сайлый әтиләре.

Хәсәновлар, гадәттә, җырларны үзләренә истәлек өчен видеога төшерә. Бервакыт Гөлфирә, кызыксынып, аларны Вконтактедагы битенә дә куеп карый. Йөрәккә үтәрлек итеп башкаручы, саф күңелле балаларның җырларын көтеп кенә торганнар диярсең. Күп кеше ошатып, тагын җырлар сорап яза башлый. Чистайның «Типичный Чистополь» төркеме дә аудио-видео язмаларны үзләренә «күчереп» куя.

Шулай Гөлфирә белән Нурисламның иҗатын яратучылар көннән-көн арта. Бүгенге көндә караучылар саны җитмеш биш меңнән дә артып китә. Хәсәновлар мәктәпләрдә уза торган концертларда еш катнашалар. Үзе бәйгеләр оештыручы Сергей Карчаганов та ел саен чакыра аларны. Шулай ук «Чистопольское лето» фестивалендә дә ел саен катнашалар. Владимир Гордеевның «Песни и музыка из любимых кинофильмов» проектында да җырлап, тамашачыны сокландырганнар.

Хәсәновларның җыр-моңнары күңелләрне айкап, әллә нинди хыял дөньяларына алып керә. Аларны тыңлагач, канатланасың, рухланасың. Моңнары югалмасын, киләчәкләре үзләре кебек якты булсын.

Сез дә тыңлап карагыз әле.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100