Гүзәл Хәсәнова: «Дәүләттән ярдәм алмыйча да татар китабы чыгаруны керемле итеп була» | intertat.tatar

Гүзәл Хәсәнова: «Дәүләттән ярдәм алмыйча да татар китабы чыгаруны керемле итеп була»

«Юлбасма» шәхси нәшрияты җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова — балада татар китабына мәхәббәт тәрбияләү алымнары, татар китабы чыгаруның керемле эш булуы һәм китап сатуның үзенчәлекләре турында сөйләде.

 Хәерле көн, Гүзәл! «Юлбасма» нәшрияты дигәч, халык күңеленә иң беренче нинди китап килә дип уйлыйсыз? Укучылар сезнең нәшриятны күбрәк кайсы китап аша белә икән?

 Укучылар «Кырлай әкиятләре»н күз алдына китерәдер дип уйлыйм, чөнки бу китабыбыз зур тираж белән чыкты. Аны инде өченче тапкыр чыгарабыз. Ә өлкәннәр өчен китаплар арасында «Хатирә. Татар халык ашлары. Татар халык бәхете» дигән китапны атар идем. Ул рус, татар һәм инглиз телләрендә чыкты. Аны бүләккә дип еш алалар, чит илләргә, башка төбәкләргә җибәргәннәрен беләм.

Нинди тиражлар турында сүз бара?

Кызганыч, бүген китаплар күп тираж белән чыкмый. Ул Татарстанда гына түгел, Россиядә дә шулай. Әгәр бер елда китапны 2-3 мең данә сата алсак, ул яхшы китап дип санала.

«Алты айлык улыма тоттырырга китап таба алмаганга үзем китап чыгарырга булдым»

Гүзәл, сезнең нәшриятыгыз шәхси. Бу эшне башларга нәрсә этәрде?

Бу эшне 2012 елда алып бара башладым. Улыма алты ай тулган вакыт, ул утыра башлады һәм без аңа тоттырырга татарча китап таба алмадык. Калын катыргыдан ясалган китаплар турында әйтүем. Мин үзем икътисадчы. Билгеле, декретта нәрсә беләндер шөгыльләнәсе килә иде. Китап чыгару эшенә алынырга булдым һәм икътисад министрлыгыннан грант алуда катнаштым. 300 мең сум грант алуга ирештем, ул акчага ике китап бастырдык. Ул «Суык» һәм «Чырык-чырык чыпчык» китаплары. Без ул китапларны чыгардык, саттык. Сатудан кергән акчага тагын бер китап, аннары тагын, тагын чыгардык. Алты ел декретта булганда, шушы эш белән шөгыльләндем һәм соңыннан инде банктагы эшемә чыгып та тормадым, үземне китап чыгаруга багышларга булдым.

«Юлбасма» дигән исем сайлагансыз. Ул нәрсә аңлата?

Ул бик кызык килеп чыкты. Ирем юрист. Китап чыгару эшенә тотынгач, без нәшрият өчен исем эзли башладык. Ирем әйтә: әгәр дә без хәзер дөньяда булмаган исем таба алсак, аны таныту җиңелрәк булачак, чөнки домен атамалары ирекле, товар билгесе буш. Безгә «юл» һәм «басма» сүзе ошады, без аларны бергә куштык та, «Юлбасма» исеме туды. Әгәр сез Яндекста яки Гуглда «юлбасма» дип эзләсәгез, безнең нәшриятка сылтамалар чыга. Без аңа бернинди бюджет, көч куймадык, чөнки «юлбасма» - ул без уйлап чыгарган сүз.

Шулай да сорап куйыйм әле: сезне «юлбасма» дип эзләүчеләр күпме?

Алар бар, безне эзлиләр.

«Быел онлайн сатулар артты»

Гүзәл, китап чыгардык та сата башладык дип бик җиңел генә сөйлисез. Әлбәттә, бу катлаулы, зур хезмәт. Шулай да китап чыгудан аның язмышы башлана гына әле дип әйтик, чөнки аны таратырга, танытырга, сатарга кирәк. Бу эшләр сездә ничек башкарыла?

Сатуның ике төп юлы бар. Беренчесе — традицион кибетләр, мәсәлән «Дом книги», «Любимый книжный», «Читай город», Татар китаплары кибетләре аша сатабыз. Икенчедән, быел без маркетплейсларга кердек — OZON`га һәм Wildberries`ка, Казань-экспресска.

«Читай город» өчен безнең китаплар нәрсәсе белән кызык? Алар һәрбер китапның тышлыгын сорыйлар. Аннан ниндидер бүлек аны тикшерә, карый һәм алып килергә рөхсәт я бирә, я юк. Безнең прайста булган бөтен китапларны алалар, берсен дә алмый калмадылар.

Бездә сату белән шөгыльләнә торган бернинди махсус бүлек тә юк. Бер менеджер һәм мин эшлибез.

Тарату төрле мәйданчыкларда нинди күләмдә бара? Мәсәлән, традицион кибетләрдә нинди күләме сатыла бу тиражның, маркетплейсларда нинди күләме сатыла?

2020 елга кадәр китапларның күбесе традицион мәйданчыкларда сатылды. Ә быел беренче мәртәбә онлайн мәйданчыкларда сатылган китаплар саны артты. Мәсәлән, Татарстан китап нәшрияты кибетләрендәге сатулар белән чагыштырганда, онлайн мәйданчыклар аркылы күбрәк сатыла башлады.

Күбрәк дигәндә нинди санны күздә тотасыз?

Ике тапкырга күбрәк. Мин аңлыйм, Wildberries ул бөтен Россия күләмендә сата. Шул ук вакытта Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә безнең төп максатчан аудитория. Бер яктан аны чагыштырып була, икенче яктан чагыштырып булмый. Октябрь, ноябрь, декабрь — өч ай эчендә Wildberries`та без бик күп китаплар саттык. Китапларыбызны Кырымда, Белоруссиядә, Казахстанда алдылар. Бу минем өчен кызык иде, чөнки без бу төбәкләрдә бер дә үзебез турында сөйләмибез.

Сөйләмибез, сөйлибез дигәннән… Китапны кеше сатып алсын өчен, танытырга кирәк. Сез ничек танытасыз?

Бүген аның ике юлы бар. Беренчедән, социаль челтәрләр, анда ничектер «сарафан радиосы» кабына да, берсеннән берсенә хәбәр тарала.

Икенче юл: китап белән бәйле проектлар. Мәсәлән, безнең «Ай кызы Зөһрә» китабы чыккач, Кариев театры белән коллаборация ясадык. Нәтиҗәдә, театрда ике ел буе «Зөһрә» исемле спектакль барды.

«Хәтирә» дигән китап чыккач, рәссамыбыз Гүзәл Гарипова кыска гына анимацион видео ясады. Ул хәзер фестивальләрдә катнаша, аны Мәскәүдә дә күрсәттеләр. Анда төп геройлар татарча сөйләшә, аста рус телендә субтитрлар бара. Кызык, татар телен белмәүчеләр дә ул кыска метражлы видеоны яхшы кабул иттеләр. 

Кабан күле буенча ачык читкалар оештырабыз, Камал театры актерлары безнең китапларны укып, укучыларны таныштыралар.

Кызганыч, быел чаралар бөтенләй юк дип тә әйтсәк тә була, чөнки коронавирус белән бәйле чикләүләр кертелде.

Быел шулай да «Бану» китабы презентациясе булыр дип өметләнәм.

«Безнең китапларның сыйфаты танылган нәшриятныкылардан калышмый»

Гүзәл, укучыларга беренче чиратта нәрсәне таныту кирәк: нәшриятнымы, әллә китапнымы?

Һәрбер нәшриятның үз йөзе булырга тиеш. Нәшриятның йөзен темалар, дизайн, нәшрияттагы рәссамнар билгели. Бу факторлар нәшриятның имиджын тудыра һәм шулар аша нәшрият таныла.

Мин шуны әйтәм алам — безнең китаплар, эшләнеш сыйфаты буенча, танылган нәшриятларда чыккан китаплардан калышмый. Мәсәлән, Болоньяда узган күргәзмәдә безнең бер китапның рәсемнәре конкурста катнашты һәм башка конкурсантлардан ким булмады. Яисә без Мәскәүгә барабыз, анда «Самокат», «Розовый жираф» нәшриятлары китаплары белән бер рәттә торабыз һәм безнең китапларның сыйфаты аларныкыннан кайтыш түгел. Алар заманча, бүгенге трендларны кулланып ясалган. Ул бик мөһим әйбер!

Кызганыч, Татарстанда уйлыйлар, татар китабы сатылмый, чөнки кешеләр татар телен белмиләр һәм укымыйлар дигән инану бар. Килешмим. Татар китаплары да, башка китапларны сату принципларына нигезләнеп сатыла ала. Китапның аудиториясен төгәл күзалларга кирәк. Фокус группалар белән эшләү мөһим. Ничек сатыла, ничек таратыла, китап кибетендә нинди атмосфера тудырылган, нинди музыка яңгырый, нинди исләр килә — болар бөтенесе мөһим.

Кызганыч, Казанда китап белән эшли торган андый белгечләр әз. Аларны университетта да укытмыйлар. Мәскәүдә, Петербургта, чит илләрдә аерым факультетлар бар. Мәсәлән, икътисад югары мәктәбендә китап дизайны кафедрасы бар. Хәер, бу өлкәдә белем бирә торган курслар бар, электрон форматта укып була.

Ә үзегез ничек өйрәнәсез?

Мин ике ел элек ЭКСМО нәшрияты оештырган нәшрият мәктәбендә катнаштым. Мәскәүдә «гараж» музеенда Россиядә эшләгән нәшрият җитәкчеләре өчен Франкфурт ярминкәсе белән берлектә мәктәп оештырылган иде, анда да берничә тапкыр барганым бар. Редакторлар төрле онлайн курсларда белем ала. Гел укып торабыз, укырга тырышабыз.

Командагыз турында да сөйләгез әле.

Бүген төп командам — мин һәм ике редактор. Әдәби редактор Йолдыз Миңнуллина һәм бизәлеш редакторы Гүзәл Гарипова белән эшлибез.

Һәр китап өчен аерым команда сайлыйбыз.

Ә китап идеясе ничек туа һәм сез аның уңышлы булачагын ничек тикшерәсез?

3-5 ел элек безнең китап бастыру мөмкинлеге бик аз иде һәм үзебезгә ошаган теманы алып, шуны бастыра идек.

Хәзер без китапларны берничә аудиториягә бүлдек. Беренче аудитория - ул ике яшькә кадәр балалар. Икенче төркем — ике яшьтән алты яшькә кадәр балалар. Һәрбер төркем өчен ел дәвамында бер китап булса да бастыру максатын куйдык.

Нәкъ шулай килеп чыга да, бүген бер үк вакытта алты китапка рәсем ясала. 3-4 ай эчендә алар чыгарга тиеш. Анда кечкенәләр өчен дә, яшүсмерләр өчен китаплар бар.

«Дәүләттән акча алмыйча да, китап эшен керемле итеп була»

Гүзәл, татарча китап чыгару эше керемсез, акча эшләп булмый торган өлкә буларак күзаллана бүгенге көндә. Чыны ничек?

Без шәхси нәшрият һәм безнең гонорар түләргә акча бар. Китаплар бастыру өчен түләргә акча бар.

Дәүләттән ярдәм алмыйча?

Әйе, дәүләттән ярдәм алмыйча. Димәк, була.

Рус телендә һәм чит телдә китаплар да бастыра башлагансыз, алар шулай ук татар тематикасы белән бәйлеме?

Әйе, Татарстан белән бәйле китаплар.

Аларга ихтыяҗ бармы?

Бар, бик зур. Җәвад Тәрҗемановның «Лобачевский» китабын, мәсәлән, Мәскәүдә һәм Петербургта сата башлыйбыз. Бу Казан, Лобачевский, Казан университеты белән бәйле роман.

«Баланы „китап укырга кирәк“ дип мәҗбүр итү — ата-аналарның гаебе»

Гүзәл, тематикаларга әйләнеп кайтыйк әле. Бүгенге көндә татар китапларының төп проблемасын барыбыз да белә. Мин үсмер балалар әнисе буларак, мәсәлән, татар яшүсмерләре өчен китаплар бик әз дип саныйм. Балаларым кечкенә вакытта балалар өчен татарча китаплар бик әз дип саный идем. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Монда бер сорауга бик күп сорау кертелгән. Бер яктан, әти-әниләр бүген бөтен балалар да әз укый дип зарлана. Нишләргә?

Минемчә, алар укырлар иде. Әти-әниләрнең, укытучыларның да монда гаебе бар. Чөнки без балаларга укы, укырга кирәк, тиеш-тиеш дип китапларны тәкъдим итәбез.

Күз алдыгызга китерегез әле, әгәр дә сезгә кирәк-кирәк дип тукып торсалар, киресенчә эшлисегез килер иде. Ә китапка ярату, кызыксыну тудырырга кирәк. Әгәр дә кызыксыну тудыра башласак, бала китапны үзе сорап ала.

Мин еш кына Казанда Ямашев урамындагы балалар китапханәсендә булам һәм күзәтеп торам: балалар анда әти-әнисез килә, киштәләр арасында йөриләр үзләренә китап сайлап.

Әгәр бала Тукайны укырга теләми икән, ярар, укымасын. Бәлки ул футбол белән шөгыльләнәдер, булсын ул футбол турында китаплар. Бәлки бала динозаврлар белән кызыксынадыр, татар телендә динозаврлар турында китаплар бармы соң? Юк бит алар.

Әгәр бала Тукайны укырга теләми икән, ярар, укымасын. Бәлки ул футбол белән шөгыльләнәдер, булсын ул футбол турында китаплар. Бәлки бала динозаврлар белән кызыксынадыр, татар телендә динозаврлар турында китаплар бармы соң? Юк бит алар.

Ямашев урамында урнашкан китапханә — балалар өчен иң зур китапханә, анда заманча китаплар күп. Сыйфатлы китаплар күп булгач, балалар да шактый.

Балалар арасында татар китабын укуны модага кертеп җибәреп буламы?

Аны кертеп җибәрергә кирәкми. Кертеп җибәрү ул без мәҗбүр итәбез дигән сүз. Әгәр дә без татар телендә сыйфатлы, заманча, алар кызыксына торган темаларга китап бастырабыз икән, алар үзләре үк модага кертәләр. Аңа куясың да китәсең ул китапны, бала үзе килә дә ала, укый, аннары мәктәпкә баргач дустына бирә.

Кертү сүзендә ниндидер мәҗбүриләү бар һәм мин ышанмыйм андый алымнарга. Вакыт күрсәтер, дөрес уйлыйммы, юкмы.

Татар дөньясында язучылар әз дип әйтеп булмый. Шул ук вакытта без монда татар балалары, татар яшүсмерләре һәм гомумән татар аудиториясе өчен китаплар әз дип сөйләшеп утырабыз. Автор һәм нәшрият ничек эшләргә тиеш?

Бу аерым тема. Безнең нәшриятта авторлар белән Йолдыз Миңнуллина таныштыра һәм без бик күп авторлар белән Йолдыз аша таныш.

Әлбәттә, авторлар әсәрне язган вакытта аудиторияне күз алдында тоталар. Тиеш дип тә әйтеп булмый. Мәсәлән, мин белмим, Астрид Линдгрен күз алдында тоткпнмы язган аудиторияне яисә юкмы? Алар үзләре мөһим әйберләр турында язганнар һәм бөтен дөньяда балалар укый торган китаплар килеп чыккан.

Әгәр без балалар китаплары турында сөйләшәбез икән, баланың сорауларына җавап бирергә тиешбез. Әгәр бернинди сорауга җавап бирми икән ул китап, балага кызык булмый. Минемчә, автор шуны ничектер сизәргә тиеш.

Андый авторлар бар, татар телендә яза торганнары да бар. Кызганыч, безнең бөтенесен бастырырга мөмкинлек юк.

Безгә автор әсәрне җибәрә һәм ул безгә ошый ди. Әмма ул аудиториягә ошармы, юкмы дигән сорауга без китап чыкмыйча җавап бирә алмыйбыз. Аны бастырырга кирәк һәм шуннан соң аңлашылыр. Бәлки биш китап арасында берсе аудиториягә кереп китәр, бу да бик яхшы. Күбрәк бастырырга һәм шуннан соң аңларга кирәк.