Егетләрнең үзара аралашуы: бабайлыкмы, әллә мин-минлекме? | intertat.tatar

Егетләрнең үзара аралашуы: бабайлыкмы, әллә мин-минлекме?

Беркөнне авыл клубы янында җыелган яшьтәшләремне күреп, алар янына бардым. Анда бер вакыйгага тап булдым.

20-21 яшьлек егет үзеннән кечкенәрәк малайга нәрсәдер алып килергә фәрман бирде. Кечерәге: «Юк, мин аны эшли алмыйм», — диде. Бу сүзләрне ишеткәч, беренче егет тонын күтәреп: «Өчкә хәтле саныйм, тиз бул», — дип җавап кайтарды. Әлбәттә, яшьрәк егет аны тыңлады.

Ник син үзеңне шулай тотасың, үзеңнән кечерәкләргә көчеккә караган кебек карыйсың?- дип сорадым бу егеттән, бу хәлләргә ачыклык кертәсем килеп.

Мин аларга авыр вакытта гел ярдәм итәм. Берәр нинди проблема килеп чыкса, шәһәрдән укуымны, эшемне ташлап кайтам, шуның өчен алар мине хөрмәт итәргә һәм минем өчен дә нәрсәдер эшләргә тиешләр.

— Димәк, синең уйлавыңча, бу дөнья «тиеш”кә генә корылган? Ә бәлки син шушы егетләрне үзеңнең колың итәр өчен генә аларга ярдәм итәсеңдер? Бу бит дөрес түгел. Син башкаларның хокукын чиклисең.

— Мин хан! Бу бала-чага мине тыңларга, сүземнән чыкмаска тиеш. Ләкин шул ук вакытта алар ирекле, теләсә нәрсә эшли алалар. Хәтта мине кыйнарга да мөмкиннәр.

— Соңгысына ышанмыйм. Алар синнән курка, әлбәттә, сиңа каршы чыкмаячаклар. Әгәр бу егетләргә синнән өлкәнрәк кеше ярдәм итә башласа, алар сине хан дип белүдән туктасалар, нишләрсең?

— Алар миннән курыкмый. Теләсә кайсыннан сора. Башка кеше янына да китмәячәкләр, чөнки монда бер мин генә хан. Мин генә аларга ярдәм итә алам. Явыз булмасаң, бер нәрсәгә дә ирешеп булмый! - дип аңлатты ул миңа.

Бу егетнең максатка ирешү ысуллары шундыйрак. Ул бар нәрсәне сугышып кына алып була дип уйлый. Нәкъ менә аның кебек кешеләр башкалар, бигрәк тә үзеннән кечерәкләр белән идарә итә башлый. Бу дөресме? Башка егетләрнең шушы темага бәйле фикерен белдем. Алар бер сүз әйтмәде диярлек, чөнки алар янында үзен «хан» дип уйлаган әлеге дә баягы егет басып тора иде. Ләкин соңрак алар үз мөнәсәбәтләрен белдерде.

Радмир: «Мондый мөнәсәбәт бернинди чикләргә дә сыймый. Бу дөрес түгел. Минемчә, ул үзен генә бу дөньяның патшасы итеп күрә, ә башкаларның хокукы аны кызыксындырмый. Имеш, ул башкаларга ярдәм иткән, ләкин аның нинди максаттан ярдәм иткәнен без белмибез. Бәлки ул, бүгенге тел белән әйтсәк, үзенә «шестёрка”лар җыядыр. Әгәр болай булса, ул кеше фикерен санламый, курку һәм хөрмәт итү сүзләрен аермый. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: ул үзеннән кечерәкләр белән генә идарә итә, ә зурракларга боерык бирергә җөрьәт итми».

Марат: «Ул дөрес эшләми. Тик эш анда гына түгел, башкалар да гаепле. Без ничек тә үз куркуыбызны җиңәргә тиеш. Әгәр үзебезне башкача тотсак, бер кеше дә безне бернәрсәгә дә мәҗбүр итмәс. Аннан соң бу кешегә исерткеч эчемлекләр белән мавыкмаска киңәш бирер идем, чөнки конфликт та нәкъ эчкәнгә күрә килеп чыкты, аек вакытта ул үзен алай тотмый».

Егетләр арасында башкача фикерләүчеләр дә бар. Мәсәлән, тагын икесе шушы егет яклы. Аны «старший» итеп танып, башкаларга карата дорфа мөнәсәбәтен дә аклыйлар.

«Гөлназ, ул безнең өчен бик күп яхшылыклар эшли, аның боерыкларын үтәү - хөрмәт билгесе», — дип әйттеләр алар миңа.

Алар белән килешмим, шуңа башка егетләргә шулай ук гел ярдәм итә торган икенче егеткә дә яздым.

Ниндидер конфликтны бергә чишкән очракта, ул егетләр сезгә нәрсәдер тиеш буламы? - дидем аңа.

— Юк, алар безгә бернәрсә дә тиеш түгел. Гомумән, бу дөньяда без әти-әнигә генә тиеш. Ул егетләр безнең дусларның энекәшләре бит, шуның өчен генә без аларга ярдәм итәбез. Заманында безне яклаучы юк иде. Ә алар икенче төрле, үз-үзләрен кайчак яклый алмыйлар, шуңа без аларга булышабыз.

Шулай итеп, мәсьәлә барыбер ачык калды. Бабайлыкмы бу, әллә мин-минлек кенәме?