«Безгә бер фикергә килү авыр»: игезәк кызлар тарихы

Тышкы кыяфәткә бер-берләренә һич ошамаган игезәкләр дә бар. Ә уйлары, эшләре ошаганмы, бу турыда үзләреннән сорыйк. Игезәк кызлар — Фәйрүзә һәм Фәнзилә Ганиевалар Байлар Сабасында яши. Әти-әниләре Мулланур абый һәм Гүзәлия апаның дүртенче һәм бишенче балалары.

Гүзәлия апа, игезәк кызларны ничә яшьтә алып кайттыгыз? Кайсы кыз беренче туды? Игезәкләр буласын алдан белдегезме, әзер идегезме?

Миңа 38 яшь иде. Беренче булып 2000 елның 25 апрелендә 6 тулып 25 минутта Фәйрүзә, 15 минуттан Фәнзилә туды. УЗИда ук ике булып күренде алар. Йөрәк тибеше бер генә дип озак тикшерделәр. Корсакның ике ягына түгел, алга һәм артка урнашкан булганнар. Шуңа берсенең йөрәк тибеше ишетелмәгән. Аллаһыдан гел сорадым, ярып алуга риза булмадым. Табиблар ярып алырга дигәннәр иде, Аллаһ үзе ярдәм бирде.

Үзем авырый башлаганчы йөрим дип табиблар белән тарткалаштым әле. Аллаһның рәхмәте белән үзем таптым. 20 ел элек бу вакытларда хастаханәдә көн саен УЗИда булып, анализ тапшырып үткәрә идем. Икәү булгач, алар минем бөерне кысканнар, шунлыктан анализда гел аксым чыккан икән дип уйлыйм хәзер. Мин ул вакытта табибларга: «Әгәр берсе үле булса, минем анализлар мондый булмас иде», — дидем. Бу сүзләрне миңа Аллаһ әйттергәндер. Әгәр дә шул вакытта риза булып торсам, берсе дә исән тумаган булыр иде дип уйлыйм. Киемнәрне әз генә хәстәрләп куйдым. Әле туганчы мин аларны йә кан игезе, йә су игезе булыр дип көттем. Чөнки минем беренче балам Рузалия — кан игезе.

Кан игезе, су игезе нәрсә ул?

Яралгы бер капчыкка гел кан яки су булып кына урнаша, ә берсендә бала була. Игезәк булгач, ике була бит инде.

  • «Игезәк сыңары югалу синдромы, яки феномены — игезәк балаларның берсенең югалуы. Бу күренеш беренче тапкыр 1945 елда рәсми рәвештә теркәлгән. АКШ галимнәре хәзер бу күренеш бик нык сирәк түгел, чагыштырмача еш очрый дип яза. Балалар 8 атналык чорында бер-берсенә тәэсир итә башлый һәм кайбер очракларда игезәк сыңар тумый кала. Карындагы яралгының берсе үсеш алмый, әмма УЗИ игезәкләр дип күрсәтергә мөмкин. Гадәттә, бу күренеш ана өчен эзсез узмый, киста һ.б. тискәре күренешләргә китерә.

Нәселдә игезәкләр бармы?

Менә мин алып кайткач булды. Энем Илсурларның игезәк кызлар. Аларга 7 яшь тула.

Күкрәк сөте җиттеме?

Унсигез көнлек булгач, ашата башладым. Ике яшькә кадәр имделәр. Әз-әзләп бөтен нәрсәне ашата идем. Балалар табибы да шулай кушты.

Кызларга матур исемнәр сайлагансыз…

Иң беренче кулларына алган кешеләрнең исемнәрен куйдык. Акушерка — Фәйрүзә исемле, балалар ягындагысы — Фәнзилә.

Игезәк кызлар туганын белгәч, әти кеше ни әйтте?

Аңа бала таптыручы табиб Флера Биктова шалтыратып әйтте. Ул әле игезәк буласын да белми иде. Нишләсен инде, башын кашып торган.

Игезәкләр белән нинди кызыклы хәлләр булганы бар?

Әллә ни кызык хәлләр булганы юк шикелле. Алар бит икесе ике төрле. Берсе озын, берсе кыска. Берсе көрән, берсе кара. Игезәк булуларына күп вакыт ышанмыйлар да.

«Безгә бер фикергә килү кыенрак»

Фәйрүзә һәм Фәнзилә Саба гимназиясен тәмамлагач, райондагы аграр көллияттә хисапчы белгечлеге буенча белем алганнар.

Кызлар, укыган вакытта бер-берегезгә ярдәм итә идегезме?

Фәнзилә:

Әйе. Мәсәлән, мин дәрестә аңламаганны өйгә кайткач Фәйрүзәдән сорый идем. Аңлатып бирә иде.

Фәйрүзә:

Мәктәптә укыганда мин тизрәк отып ала идем. Кайткач, Фәнзиләгә мисаллар белән аңлатам. Киресенчә дә булгалый иде. Бер-беребезгә ярдәм итеп укыдык. Эшләгәндә дә шулай.

Йөз-кыяфәткә аеруы кыен түгел, күңелегез белән охшаганмы сез?

Фәнзилә:

Охшаган дияр идем. Кешегә килгән кайгы-хәсрәтне икебез дә авыр кабул итәбез. Ә менә холыкларыбыз төрле. Фәйрүзә уйлагынын турыдан әйтә, мин алай булдыра алмыйм.

Фәйрүзә:

Кеше авыр хәлгә очрый икән, жәллибез, ярдәм итәбез. Беребез көлсә, икенчебез дә көлә, елаганда да иптәшкә елыйбыз. Бер үк төрле фильмнар карарга яратабыз.

Яшь вакытта карашлар төрлечә була, фикерләрегез килешеп бетмәгән чакларда кайсыгыз беренче юл куя?

Фәнзилә:

Бала чакта минем курчаклы уйныйсым килә иде. Фәйрүзәнең — туплы. Башта Фәйрүзәнекен, аннан соң гына мин теләгәнне эшли идек. Юл куя торган булганмындыр инде… Төрле вакытлар була. Мин теләгәнне дә беренче эшлибез кайвакыт.

Фәйрүзә:

Бер фикергә килү кыенрак. Күбрәк мин теләгәнне эшлибез. Гел минеке генә булмый инде дип, Фәнзиләнекенә дә юл куям. Кибеттә кием алганда ул сайлана. Мин киеп карыйм, яраса, ошаса — алам. Фәнзилә төрлесен киеп карый. Алгач та кире алыштырырга мөмкин. Мин алай сайланып тормыйм. Машинада да күбрәк мин йөрим. Фәнзилә дә йөртә. Эшкә төшкәндә Фәнзилә төшә, кайтканда рульгә мин утырам.

Фәйрүзә, димәк, син кыюрак, тәвәккәлрәкме?

Әйе. Кыю дигәннән, үз фикеремне туры бәреп әйтәм. Кеше үпкәләтәм дип тормыйм. Минемчә, шундый булырга кирәк. Эндәшмичә торсаң, изеп тә китәләр. Күп нәрсәне эшләгәч кенә уйлыйм. Мәктәптә дә белсәм-белмәсәм дә, үземчә эшләп, билгеләр ала идем.

Ә Фәнзилә турында ни дияр идең?

Ул миңа караганда сабыррак. Барысын да үзенә җыя. Әйтсә, йөрәккә үтеп керерлек итеп әйтә. Элегрәк минем арттан кабатлый иде. Егетләр сайлау буенча да киңәшләр бирәм, эш буенча да. Минекен тыңлый, үзенекен эшли.

«Уңышыбыз бары тик намаз уку нәтиҗәсе»

Нинди шөгыльләрегез бар?

Фәйрүзә:

Бик арып кайтмасак, бассейнга барабыз. Көллияттә укыганда волейбол уйный идек. Студент вакытта кызлар көрәше белән дә мавыгып алдык.

Кызларның тагын бер сокланырлык гамәлләре бар. Алар бала чактан ук намаз укый, ураза тора, Рамазан аенда мәчеткә тәравих намазларына йөриләр.

Фәнзилә:

Уразаны кечкенәдән тотабыз. Бәләкәй чакта әни белән төнлә сәхәргә тора идек. Ныклап унбиш яшьтән тота башладык. Рамазан аенда тәравих намазына йөрү үзе рәхәт. Мәчеткә йөреп, Коръән укырга өйрәндек.

Фәйрүзә:

Аллаһы Тәгалә гел булышып тора. Бүгенге көнгә кадәр ирешкән уңышларыбыз бары тик намаз укуның нәтиҗәсе. Намаз уку, ураза тотуның бер авырлыгы да юк. Авыр вакытларда уйлап, теләп кенә куясын. Син теләгәнчә була да. Минем шулай. «Әл-Вакыйга» сүрәсен укыгач, уйламаган җирләрдән акча килгәне бар. Акча килсен дип тә укымыйбыз без аны.

Фәнзилә:

Намазны укымый калдырсаң, йөрәкне нәрсәдер борчып тора. Укысаң, күңелгә тыныч, рәхәт. Бәйгеләрдә җиңсәк, әни, намаз укыганыгыз өчен бүләк бу сезгә, ди. Үзебез дә шулай дип уйлыйбыз. Аллаһ Тәгаләдән сорап торабыз, сораганны биреп тора. Аллаһка шөкер.

«Пардан киенмибез — үлчәмнәр төрле»

Киемнәрне пардан сайлыйсызмы? Балачакта ничек киендегез?

Балалар бакчасында, башлангыч сыйныфта укыганда пардан киендек. Үсә төшкәч пардан киенми башладык, чөнки үлчәмнәр төрле.

Сез яшь кызлар авылга, колхоз идарәсенә эшкә кайткансыз. Күңелсез түгелме? Ни өчен авылга кайтырга булдыгыз?

«Юлбат» авыл хуҗалыгы предприятиесенә эшкә кайттык. Сабадан алты чакрым ераклыкта ул. Йөреп эшлибез. Бөтен җирдә дә стаж кирәк, безгә тәҗрибә туплар өчен авыл җире менә дигән дип уйлаштык. Күңелсез түгел. Өйрәнеп, ияләнеп беттек инде, яратып эшлибез.

Эшкә дә бергә кергәнсез, шулай туры килдеме, махсус сайладыгызмы? Эшегез нидән гыйбарәт?

Укыган вакытта практиканы «Юлбат»та үттек. Эшчеләр кирәк, укып бетергәч безгә төшегез, дип тәкъдим иттеләр. Ул вакытта ризалашмаган идек.

Аннары уйлаштык-уйлаштык та, икебезгә бер җирдәге эшне кулдан ычкындырмаска булдык. Бергә булыйк, кияүгә чыккач, тормыш барыбер аерыр дидек. Әти белән әнине дә тыңладык. Өйрәтә торган тәҗрибәле апалар яныбызда. Белмәгәнне алардан сорыйбыз.

Фәйрүзә:

Беренче чиратта, әти-әни сүзен тыңладык. Бергә дә булабыз бит. Диплом алып өйдә ике-өч көн ял иткәч, «Юлбат»ка эшкә төштек. Беренче көннән яратып кабул иттеләр. Миңа икътисадчы һөнәрен өйрәнерсең, диделәр. Хезмәт хакы чутлыйм, сыер савучы, бозау караучыларның күрсәткечләрен төзим. Фәнзилә терлекчелек буенча хисапчы. Сөт, ит сата, маллар җибәрә. Бер-беребезгә булышабыз.

Авылга кайткач, яшь белгечләр өчен ярдәм бирелдеме?

Авыл хуҗалыгы белгечлеге алып, авыл җиренә эшкә кайткач бер тапкыр бирелә торган ярдәм акчасы бирелде. Әлеге акчаны алгач, өч ел дәвамында эшләргә тиешбез. Киткән очракта кире кайтарасы. Моннан тыш, бер ел дәвамында хезмәт хакына ай саен 7500 сум өстәлә. Яшьләрне кызыксындыру өчен шәп бу.

Ганиевларның олы кызлары Рузалия һәм Рузилә дә Сабада финанс тармагында эшли. Гүзәлия апа үзе озак еллар дәвамында «Саба таңнары» редакциясендә кассир булып, лаеклы ялга чыккан. Әтиләре Мулланур абый — почта хезмәткәре.

Ишле гаиләдәге бердәнбер егет Фидәрис 2015 елда юл һәлакәтенә очрап, мәңгелеккә күчә. Ярдәмчел, ихлас, тормышны яратучы егет була ул. Кыш айларында барлык туган-тумачаны әниләренең туган авылы Мәртенгә хоккей уйнарга җыя. Хоккейның да ниндие бит әле! Итек киеп уйный торганы. Һәр кыш Фидәрис Ганиев истәлегенә Мәртен авылында «Итекле хоккей» ярышы үткәрелә. Танылган алып баручылар, җырчылар да үз итеп кушылды әлеге уенга. Быел Арча районында үткәрелде. Республика күләмендә танылып киткән итекле хоккей уенын беренчеләрдән булып Фидәрис оештырып җибәргән. Фидәриснең тормыш дәвамчылары — хатыны Диләрә, кызы Нәфисә.

Игезәкләр турында кызыклы фактлар

— Игезәкләрне күп очракта кара тәнле һәм 35 яшьтән соң бала алып кайтучы хатын-кызлар тудыра.

— Игезәкләрнең бер үк һөнәр сайлавы һәм кайбер очракларда берсен-берсе уйнап «яшәп» алулары еш күзәтелә торган хәл.

— Игезәк балага уйнарга иптәш игезәге булса шул җитә, алар вакытны бергә күңелле үткәрү ысулларын тиз таба.

— Игезәкләр арасында бер-берсенең уйларын укый алу очраклары еш күзәтелә.

— Бер игезәк икенчесенә авыр булуны бик тиз тоеп ала.