«Шәһри Казан.Язмыш» газетасы: «Һәр кешегә серен сөйли торган мәйданчык кирәк булган» | intertat.tatar

«Шәһри Казан.Язмыш» газетасы: «Һәр кешегә серен сөйли торган мәйданчык кирәк булган»

Июльдән «Шәһри Казан» газетасының җомга саны «Шәһри Казан. Язмыш» исеме белән А4 форматында чыга башлады. Газетада нинди темалар кызыксыну уяткан? Авыл кибетләрендә газетага ихтыяҗ бармы? Газета белән тулырак «Шәһри Казан» баш мөхәррире Радик Сабиров таныштырды.

«Халыкны газета уку культурасына ияләштерә башладык»

— «Шәһри Казан. Язмыш» — кешегә тәэсир итә торган газета. Бүгенге көндә кеше эмоцияләр белән эш итә, шунлыктан, газетабызда мәхәббәт, хыянәт, нәфрәт, гыйбрәтле язмышлар, үрнәк гаиләләр, туган як кебек темалар урын ала.

Без «Шәһри Казан» брендыннан баш тартмадык, «Шәһри Казан. Язмыш» дип атала ул. А4 форматына күчү теләге күптәннән бар иде. Дөрес, «Шәһри Казан» бер санын шул ук форматта «Татарча» дигән исем белән чыгарып караган булган.

А4 форматын укырга да, тотарга да җайлы. Уңыш казанган шәхси газеталарның барысы да шул форматта чыга. Җәмәгать транспортында да кулга тотарга җайлы булган матбугат басмаларын укыйлар. Газета 24 биттән тора, шуның сигез бите төсле булып чыга.

Бу идеяне «Татмедиа» җитәкчелеге хуплады. «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков «Шәһри Казан» газетасының нәкъ менә җомга санын чыгарырга тәкъдим итте.

А3 форматындагы газетабызга озын текстлар сыеп бетми иде, «Шәһри Казан. Язмыш» газетасында озын хикәяләрне чыгарырга була. Ул ике яки өч полоса булырга мөмкин. Без хәтта бер авторның романын алты санда биреп барырга ниятләп торабыз.

Халык укый, халыкка газета кирәк, шуңа күрә без игътибарны сату нокталарына юнәлтәбез. Татар аудиториясе арасында сатып алу культурасы үсмәгән, ләкин соңгы ел эчендә сату нокталары артты, вендинг аппаратлары куелды. Шуннан чыгып, халыкны матбугатка ияләштерә башладык. Беренче нәтиҗәсе дә бар: «Кәҗә бистәсе» метросы станциясендәге вендинг аппаратында «Шәһри Казан» газеталары тиз арада сатылып беткән иде.

«Һәр кешегә үзенең серен сөйли торган эчке мәйданчык кирәк булган икән»

Һәр санның тышлыгында билгеле бер шәхес — җырчы, әдип, язучы, ягъни йөзе һәркемгә дә таныш булган кеше чыга. «Аның белән серләр» рубрикасында халыкка аз билгеле булган яки бөтенләй билгеле булмаган серләрен ачабыз. Һәр кешенең сере бар, билгеле шәхесләрнең фикер-серләрен ачу кызыклы булып тоела.

Алтышар-җидешәр баланы тәрбиягә алган гаиләләр турында язмалар халык арасында кызыксыну уятты. Әлки районы Чуаш Кичүе авылында барлык авыл яшәүчеләре диярлек тәрбиягә бала ала икән. Шундагы берничә гаилә турында яздык. Арча районында да шундый ук гаиләне таптык. Бер өлешен интернетта чыгаргач, реакция зур булды.

Шунысы кызык: укучылар да безгә үзләренең язмаларын җибәрә башлады. Һәр кешегә үзенең серен сөйли торган эчке мәйданчык кирәк булган икән. Андый мәйданчыклар шәхси газеталарда бар иде, ниһаять, дәүләт басмасында да шундый мәйданчыкны күрәбез. Андый язмаларның үзенчәлеге шунда — халык исемен күрсәтергә ашыкмый, ул язмасын йә «исемем газета редакциясе өчен генә» дип юллый, йә аноним исем белән чыгаруларын үтенә. Биредә беренче мәхәббәт белән күп еллар үткәннән соң күрешү, елата торган язмышлар һ.б. урын ала.

Темаларны табу авырлык тудырмый. Әйтик, безнең газетада фаҗигаләр дә яктыртыла. Күптән түгел «Суд залыннан» дигән язма чыкты. Журналистыбыз суд, хокук саклау хезмәткәрләре һәм гаилә геройлары белән элемтәгә кереп, ире хатынын үтергәнме-юкмы, дигән сорауны ачыклады. Кыйнау булганмы яки кыйнамыйча гына ялгыш үтергәнме, гаепләнүчене дөрес хөкем иткәннәрме, дигән эзләнү характерындагы язма булды ул.

Кайберәүләр «сары матбугат» дигән тәнкыйть фикерләр әйтә. Мин бу фикер белән килешмәс идем, чөнки журналистларга да эзләнү өчен җирлек бар. Төрле фикерләр ишетергә әзер идек, чөнки дәүләт басмасы буларак А4 форматында чыккан «Язмыш» газетасы — «Татмедиа» тарихында беренче газета.

Шулай ук, газетада халык яратып укый торган шоу-бизнес рубрикасы да бар. Артистларның җәйне ничек һәм кайда үткәрүләре, бакчаларын ничек итеп караулары, нәрсә үстерүләре дә кызыклы. Баксаң, алар да бил бөгә, җир эшләре белән шөгыльләнә икән. Шундый форматтагы сораулар зур кызыксыну уята.

«Ял битләре» рубрикасы да аерым игътибарга лаек. Сканворд, кроссворд, башваткычлар тәкъдим итәбез. «Җавапларын языгыз әле, дөрес чиштек микән, тикшерәсебез килә», — дип кызыксыналар. Башваткычларның да даими авторлары бар.

«Яңа форматтагы газета халык күңеленә якын»

Үзебезнең авторлар да бөтенләй башка яктан ачылды. Мәсәлән, атаклы журналист Дамир Бәдриев йөрәккә үтеп керерлек хикәяләр яза икән, ә без ул турыда бөтенләй белмәдек. Аның «Чебеннәр язмышы» хикәясе бер сулышта укыла, ул аны бар күңеле белән язган. Ул чебеннәр язмышы аша кешеләрне сурәтли. Шулай да, бу әле бөтен язмалар да елата торган, газетада озын-озын хикәяләр урын ала дигән сүз түгел.

Кем белә, бәлкем, киләчәктә ул аерым газета булып та чыга башлар. Шул ук вакытта газетаны сату нокталарыннан да алырга мөмкин.

Бүгенге көндә без республика районнарында тарату эшләрен алып барабыз, һәр хезмәткәр газетаны үзенең туган авылы кибетенә кайтып, авыл кибетләренә калдыра. Газетаны авыл кибетләрендә сату шулай ук яңалык. Моны без башлап җибәрдек дисәң дә була. Хезмәткәрләребез егермешәр-утызар газета салып кайтып киткән иде, барысы да сатылып бетте.

Бу кибетчеләр өчен берникадәр дәрәҗәдә ят күренеш иде, чөнки күбесе ризыклар, көнкүреш кирәк-яракларын сатарга өйрәнгән. Якын-тирә районнарда шундый кибетләр челтәрен арттыру мәсьәләсе буенча эшлибез. Бу да «Татмедиа» тарихында беренче тәҗрибә.

Сүз дә юк, яңа форматтагы газета халык күңеленә якын. Ул халык күңелендә булган хисләрне үз эченә ала. Һәр кешенең язмышы төрле, беркемнең дә кесәсе буш түгел. Ул тарихларны укучы яратып укыр, гыйбрәт алыр, дип уйлыйбыз, - диде Радик Сабиров.