«Исәннәр өчен яшәргә кирәктер»: 175 нче гимназиядәге атышны тикшерү дәвам итә | intertat.tatar

«Исәннәр өчен яшәргә кирәктер»: 175 нче гимназиядәге атышны тикшерү дәвам итә

Казан гимназиясендәге атыштан соң ике ай диярлек вакыт узды. Хәзер тикшерү эшләре ничек бара? Илназ Гәләвиевны нинди җәзага тартачаклар? Шушы һәм башка сорауларга РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин җавап бирде.

Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин 175 нче гимназиядәге атышта һәлак булганнарның туганнары белән онлайн очрашу үткәрде.

Ведомство башлыгы фаҗигадә каза күргән әти-әниләрнең һәм аларның якыннарының кайгысын уртаклашты.

Александр Бастрыкин булган фаҗигане тикшерүчеләрнең дикъкать белән эзләнүләрен билгеләп үтте. Тикшерү төркеме җитәкчесе әлегә булган нәтиҗәләр белән бүлеште. Тикшерү барышында 1,5 меңнән артык кешедән сорау алынган һәм төрле адреслар буенча тентү үткәрелгән. Мәктәптән документлар һәм видеокамералар язмалары алынган. Хәзер аларны ныклап өйрәнәләр. Әлеге эш буенча 232 суд экспертизасы билгеләнгән, шуның 131нең инде нәтиҗәләре билгеле.

Александр Бастрыкин укытучылар һәм укучыларга ут ачкан җинаятьченең гамәлләренең сәбәпләрен җентекләп өйрәнергә кирәклеген ассызыклады.

Онлайн-очрашу барышында атышта һәлак булганнарның туганнары Тикшерү комитеты рәисенә үзләренең сорауларын да бирделәр. Беренче чиратта, аларны фаҗиганең хәзерге вакытка билгеле булган детальләре кызыксындырды. Шулай ук әлеге җинаяте өчен Илназ Гәләвивка нинди җәза биреләчәген дә сорадылар.

Бастрыкин яраланган балаларның хәлләрен белеште һәм үзенең ярдәмен тәкъдим итте. Ашыгыч балалар хирургиясе һәм травматологиянең фәнни-тикшеренү институты белгечләренең дә ярдәмгә килергә әзер булуларын сөйләде. Ул шулай ук фаҗигадә җәрәхәтләнгәннәрнең мораль һәм матди зыянны каплауга компенсация таләп итәргә хокуклы булуын аңлатты.

Ведомство башлыгына кирәкле документларны рәсмиләштергән вакытта килеп туган төрле кыенлыклар булуына да зарландылар. Тикшерү идарәсе җитәкчесе зыян күрүчеләрнең ата-аналарына ярдәм күрсәтү кирәклеген әйтте, авыр яраланган балаларга ярдәм итү турында да сөйләштеләр. Александр Бастрыкин сорауларга җавап бирү өчен алга таба да мондый очрашулар оештырылачагын әйтте.

Тикшерү эшләре дәвам итә

Фаҗига Казанның 175 нче гимназиясендә 11 май көнне булды. Элегрәк шушы уку йортын тәмамлаган 19 яшьлек Илназ Гәләвиев утлы корал белән мәктәпкә килә. Кулына корал тоткан егетне күреп, вахтер ишекне яба һәм ярдәм күрсәтү төймәсенә басып өлгерә. Илназ ишекне ватып, эчкә үтә һәм вахтерны яралый. Мәктәп директоры хәбәр итү системасы буенча укытучылар һәм укучыларны хәвеф турында кисәтә.

Мәктәпкә кергәч, җинаятьче дежур укытучыга ата һәм бер кабинет ишеге төбендә шартлаткыч куеп шартлата. Соңыннан икенче катка менеп бер ачык сыйныф бүлмәсенә керә һәм инглиз теле укытучысына ата, аннары балаларга ата башлый. Ике бала тәрәзәдән сикерә.

Полиция хезмәткәрләре килгәч, Галәвиев аларга үзе бирелә. Атыш вакытында 9 кеше һәлак була — 7 бала һәм 2 укытучы. 18 бала һәм 3 олы кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатыла.

Ату факты буенча «Кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Суд мәктәптә ут ачкан җинаятьчене 2 айга тикшерү изоляторына җибәрде. Соңыннан аны психологик-психиатрия экспертизасы үтү өчен Мәскәүгә алып киттеләр.

Хәзерге вакытта тикшерү эше дәвам итә.

Фаҗигадә зыян күргән 3 кеше Мәскәүдә дәвалана

Үткән атнада 175 нче гимназиядәге атышта зыян күргән укучыларны Балалар Республика клиник хастаханәсеннән чыгардылар. «Балалар Республика клиник хастаханәсендә дәваланган соңгы ике баланы да чыгардылар», — дип белдерде Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Балалар өйләренә сәламәтлекләре канәгатьләнерлек хәлдә озатылган.

Хәзерге вакытта фаҗигадә авыр яраланган 3 кеше Мәскәү хастаханәсендә дәвалана.

Зыян күрүчеләргә матди ярдәм каралган

175 нче гимназиядәге фаҗигадә һәлак булганнарының туганнарына 1 млн сум түләү каралган иде. Сбербанк шушы көннәрдә фаҗигадә һәлак булган һәм зыян күргән гаиләләр өчен җыелган акчаларны түли башлады, дип яза «Комсомольская правда». Алар өчен акча җыюны «Кызыл Хач» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы игълан иткән иде.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне 9 һәлак булган һәм 62 зыян күргән гаиләләр алачак. Һәлак булганнар гаиләләренә 1 млн сум акча да биреләчәк. Фаҗигадә авыр зыян күргәннәр — 500 мең сум, урта дәрәҗәдәге зыян күргәннәр 300 мең сум алачак. Моннан тыш, балаларын Мәскәүгә дәваланырга җибәргән ата-аналарга өстәмә матди ярдәм каралган. Аларга дәвалау вакытындагы, ягъни туклану, яшәү һәм юл чыгымнарын компенсацияләячәкләр.

Бу гаиләләргә башка ярдәм дә оештырылган. Хәзерге вакытта 175 нче гимназиянең 231 укучысы Краснодар төбәгендә сәламәтләндерү лагерьләрендә диңгез буенда ял итә. Белгечләр укучылар һәм укытучылар өчен төрле психологик һәм социаль тернәкләндерү программаларын эшләүне дәвам итәләр.

Хәйрия счеты 12 май көне ачылган иде. Монда барлык теләгән кешеләр дә катнаша алды. Сбербанк бик тиз арада уңайлы акча күчерү ысулларын оештырды. Барлыгы 86 млн 324 мең сум акча җыелган. Әлеге акчаларның ничек тотылуын «Кызыл Хач» сайтыннан карап белеп була, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Алга таба яшәргә курыкмасыннар иде»

Бүгенге көндә әлеге фаҗигане үз күзләре белән күргән балаларның хәлләрен белү өчен «Фәридә-Алсу» дуэты солисты Алсу Сөнгатуллинага шалтыраттык. Алсуның улы Ислам бу мәктәптә 8А сыйныфында укыган. Укучы егет мәктәптәге атышта аркасы яраланып, хастаханәдә дә ятып чыкты.

Безнең улыбыз хәзер авылда. Үзенең бик тә авылга кайтасы килде. Аңа анда рәхәт, тыныч. Ул кечкенәдән үк авылны бик яратты. Берничә көнгә генә Казанга Тикшерү комитетына килеп китте, хастаханәгә барып килдек. Кәефләре әйбәт, ләкин шәһәрдә моңсуланып йөри. Безнең бит өебез дә мәктәп янында ук. 1 сентябрьгә кадәр берәр көнне мәктәпкә барып килербез дип уйлыйм әле. Анда эчендә ремонт бара: стеналарны ишәләр, башкача ясыйлар — бөтен әйбер үзгә булачак. Шуларны күреп, бәлки, мәктәптә калырга уйларлар.

Безнең сыйныфтагы кайбер балаларның китәсе килә. Өченче каттан сикергән кызның бу мәктәптә каласы килми. Башкаларның да шундый уйлары булды, әлегә вакыт бар, төгәл хәл ителмәгән.

Сыйныфлары белән бергә ял итеп кайтасылары бар. Алар инде зурлар, карарларны үзләре кабул итә. Минем улым үзенең сыйныфташлары белән бергә булам, ди. Аларга бергә булу бик мөһим.

Июль ахыры, август башларында безнең балаларны ялга җибәрәчәкләр, алар анда психологлар белән бара. Безне — әти-әниләрне тыңлыйлар, мөрәҗәгатьләребезне кире какмыйлар, рәхмәт инде аларга.

Балаларыбызның башта беркая да барасылары килми иде. Безгә моны психологлар әйтте. Алар «Без үзебезнең һәлак булган сыйныфташларыбыз хисабына ял итәбезме?» — дигәннәр.

Без, олылар, хәзер аларга әзме-күпме урын алыштыру, бергә утырып нидер сөйләшү кирәклеген дә аңлыйбыз. Алар белән сөйләшеп, аңлатып ял итәргә барырга күндердек.

Үземдә дә бар инде ул курку. Аны ничек тә булса, җиңәргә кирәк. Курку хисе белән яшәп булмый бит инде. Исәннәр өчен яшәргә кирәктер дип саныйм мин. Хәзер безнең мәктәптә иминлек чаралары иң югары дәрәҗәсендә эшләнгән булуында иманым камил минем. Балаларны да шуңа ышандырырга тырышабыз. Алга таба яшәргә курыкмасыннар иде, — ди Алсу Сөнгатуллина.