Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артистлардан сораштыру: ир-ат белән хатын-кыз дус була аламы?

Ир-ат белән хатын-кыз дус кына булып кала аламы, дигән сорау һәр кешедә бәхәс уята. Шулай да, аңа төгәл җавап юк. Ә сезнеңчә, дуслык була аламы соң? «Татар-информ» хәбәрчесе дус була алганнар белән аралашты һәм ир белән хатын-кыз арасында дуслык юк, диючеләрнең тәнкыйди фикерләрен тыңлады.

news_top_970_100
Артистлардан сораштыру: ир-ат белән хатын-кыз дус була аламы?
https://pixabay.com/ru

Бу сорауны үз-үземә еш бирә идем. Мондый дуслык була диюгә, тормыштагы мисалларны исемә төшерә башлыйм. Әнә бит, Голливуд йолдызлары — «Титаник» фильмында Роза белән Джек булып уйнаган Кейт Уинслет һәм Леонардо Ди Каприо әлегәчә чын дуслар! Алай гына да түгел, Кейт өченче тапкыр кияүгә чыкканда Лео аны кулыннан тотып алтарьгә алып барган, вакыты тыгыз булганда ул балаларын да Леода гына калдыра икән. Менә сиңа дуслык! Тик аннары, юк, ул иртәме-соңмы барыбер мәхәббәткә әйләнә дигән нәтиҗә чыгара идем…

Шулай да, хисләрне контрольдә тотып буламы? Ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык буламы?

Җырчы Зөлфирә Шәйдуллина: «Айнур белән минем арада мәхәббәт юк»

Мин балачактан ук малайлар белән уйнап үстем. Яшьтәшләрем арасында кызлардан берүзем генә идем. Апалар клубка чыгып киткәндә футбол уйнарга бара идем. Малайлар белән бер банда булып йөрдек. Малайлардан аерыйк дип, әниләр мине җыр бәйгеләренә җибәрә башлады. Җырчы Айнур Каюмов белән дә танышлыгыбыз шуннан башланып китте.

Теләче районыннан Инсаф Бәдретдинов, Рәнис Гатауллин, мин һәм Айнур «Созвездие», «Татар моңы» конкурсларында җырлап йөрдек. Айнур белән җеннәребез туры килде һәм якыннан дуслаштык. Инсаф белән Рәнис өйләнеп тә куйдылар, без Айнур белән калдык. Айнурга мин беркемгә дә сөйләми торган серләремне әйтәм. Ул серләр башка беркемгә дә чыкмый иде, шуңа күрә дуслык бар дигәнгә ышанам. Дус кызым белән берәр кая барып кайтыйк әле дисәм, ирем Алмаз аның Айнур икәнлеген аңлый.

Айнур белән минем арада бернинди мәхәббәт юк, андыйга уем да булмады, аныкы да булмагандыр дип йөз процентка әйтә алам. Айнур берәр кыз белән йөри башласа, үземчә киңәшләр бирә идем яки миңа берәр егет ошаса, аннан сораша идем. Гашыйк булгач, уйлар чуала бит.

Авыллар арасы якын, шунлыктан мин кияүгә чыкканчы да Айнур белән күрешеп тора идек. Без әле дә араны өзмибез, Алла теләсә, киләчәктә гаилә дуслары булып яшәрбез дип өметләнәм. Айнурны беркемгә дә кыерсытырга бирмәячәкмен. Алмазга әниләр балачагымда кемнәр белән уйнап йөргәнемне сөйләгәндер, ул моны аңлап кабул итә. Дусларым арасында хатын-кызлар да бар, ләкин иң якыны — Айнур.

Америка җырчысы Бейонсе бер әңгәмәсендә: «Хатын-кызлар арасында дуслык була алмый», — дигән иде. Була аладыр ул, ләкин бөтен серләрне сөйләп бетерергә ярамый. Әгәр дә сөйлисе килгән серем була икән, башта мең кат уйлыйм, аннары йә Алмазга, йә Айнурга сөйлим.

Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин: «Бөтенесе безне өйләнешербез дип уйлады»

Без Алсу Сәйфуллина белән 23 ел дус булып яшибез. Ул хәзерге вакытта Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар дәүләт фольклор ансамбле солисты булып эшли. Алсу белән бер түбә астында тордык, алты яшьтән җыр түгәрәгенә йөри башладык, мәктәптә бер парта артында утырдык. Бөтенесе безне өйләнешербез дип уйлады. Әмма без бер-беребезгә карата туганлык хисләре тоябыз, безнең яратуыбыз да үзгә. Ул кияүдә, аның баласы бар.

Мин Алсуны хатын итеп түгел, һәрвакытта да якын сеңлем итеп күрдем. Әйтерсең, без аның белән бер анадан туган балалар. Аның әнисе — Рузалия апа да миңа икенче әни кебек. Алсуның ире Гадел безнең дуслыкны аңлап кабул итә, көнләшми, кысылмый, хәтта без сөйләшкәндә икенче бүлмәгә дә чыгып китәргә мөмкин. Шулчак без Алсу белән биш сәгать бертуктаусыз сөйләшеп утыра алабыз. Алсу белән бер-беребезгә беркайчан да исем белән эндәшмибез, «җаным», «бәгърем», «родной», «родная» дибез.

Җырчы Резидә Шәрәфиева: «Равил миңа туганым кебек, бер-беребез өчен борчылып яшибез»

Күпләр безнең Равил Галиев белән парлашып җырлаганны белә. Равил генә түгел, Рәсим Низамов, Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Вил Усманов белән дә без чын дуслар. Аларның эшләре, уңышлары өчен сөенеп торам. Яратып, якын итеп, хөрмәт итеп йөргән дуслар без. Равилгә килгәндә, ул миңа туганым кебек, бер-беребез өчен борчылып яшибез.

Равил белән Яр Чаллыдагы композитор Ринат Гобәйдуллин җитәкчелегендәге «Сердәш» ансамблендә җырлап йөрдек. Бер бәйгедә «ялгыш» беренче урынны алдым да, ул мине үзенең ансамбленә чакырды. Сәхнәдәге юлым шуннан башланып китте. Дүрт кеше җырлап йөргәнгә күрә, «Дүрт тәкә башы бер казанга сыймый ул», — дип әйтә иде Ринат абый. Шуннан Равил Галиев белән аерым җырлый башладык, дуэт булып формалашуда Ринат абыйның роле зур иде.

Гаиләләребез белән дуслашып яшибез. Равилләр Казанда тукталганда безгә киләләр, без дә Чаллыга барганда аларга керәбез, балаларыбыз да аралаша. Матур гына эшлибез дә, дус та булып яшибез. Бу чын, ихлас дуслык, көнләшүгә урын да калмый. Аннан соң, минем холкымда көнләшү юк, мин көнләшә белмим. Равилнең хатыны Ландыш та аңлый торган, эшчән кеше. Мин аңа бик сокланам, Җир йөзендә аннан да уңган-булган хатын юктыр. Ландыш оста пешерә, гомумән, әйбәт кулларга эләкте Равил. Ир-ат буларак ул бик бәхетле.

Алып баручы Айзилә Батырханова: «Очрашып йөргән егетем үзенең дус кызына өйләнде»

Телевидениедә эшләгән парларны тормышта да пар буларак кабул итү стереотибы бар. Без Ваня белән «Яшьләр тукталышы» тапшыруында эшләгәндә күпләр безгә егет һәм кыз итеп карый иде. Кайвакыт, чыннан да, егет һәм кыз кебек күзгә-күз карашып, фотолар ясый идек. Әмма чынлыкта без дуслар гына булдык.

Шәхсән үзем ир-ат һәм хатын-кыз арасында дуслык булуына ышанам. Андый дустым үземдә дә бар! Ул миңа ир-ат күзлегеннән һәрвакыт төпле киңәшләрен бирә, кирәк чакта шелтәли. Ул әйткәч, карале, чынлап та шулай икән бит дип, дөреслеккә күзләрем ачыла. Шулай ук әле син аның сүз йөртмәячәгенә 100 процент ышанасың. Киресенчә, мин хатын-кызлар арасында дуслык булуына ышанмыйм. Яхшы танышлар булырга мөмкин, әмма ике хатын-кыз арасында чын дуслык һич була алмый, чөнки хатын-кызда көнләшү дигән хис бар.

Эштә дә ир-ат җитәкче булса, күпкә уңайлырак, чөнки ул сүз йөртми, сүз ишеттерми.

Дуслык мәхәббәткә әверелгән мисаллар аз түгел анысы… Минем элек очрашып йөргән егетем үзенең дус кызына өйләнде. Өйләнешкәнче алар арасында 10 еллык дуслык җепләре иде. Бергә эшлиләр иде, иң мөһиме — бер-берсенең җеннәрен яхшы белделәр. Хәзер матур гына тормыш итәләр. Миңа калса, әнә шулай дуслыктан бөреләнгән мәхәббәт күпкә озын гомерле була, чөнки анда хөрмәт, аңлау, бер-береңә ияләшү бар.

Композитор Эльмир Низамов: «Эльмира Кәлимуллина белән бик якын кешеләргә әйләндек»

Ир-ат белән хатын-кызның дус була алуы кешенең үзеннән тора. Үземә килгәндә, ир-ат белән хатын-кыз арасында дуслык була ала дип уйлыйм, ул дуслык хәтта мәхәббәткә караганда да көчлерәк. Мәхәббәт — табигый хис, кешеләрнең бер-берсенә тартылуы табигый күренеш. Ә дуслыкны аңлатып булмый. Мәсәлән, Эльмира Кәлимуллина белән мине иҗат дуслаштырды. Сер түгел, без бер-беребезгә бик якын кешеләргә әйләндек. Эльмира белән консерваториядә укыганда, «Алтын Казан» операсын куйган вакытта таныштык. Тора-бара бергәләп яңа проектлар, җырлар тудырдык.

Бу дөньяда һәр кешенең битлек астында чын йөзе яшерелгән. Дустың белән бернинди битлекләрсез ачылып сөйләшә аласың, дустың шуның белән кадерле. «Вакыты җиткәч, барысын да сөйләп бирерсең әле», — дип көлешәбез Эльмира белән үзара. Без бер-беребезне сүзсез аңлыйбыз. Миндә аңа карата ярату хисләре булганы юк, мин аны сизәм, хисләремне чикли беләм. Эльмираның ире дә көнләшми, Эльмира да нәкъ шул фикердә дип беләм. Эльмира һәм аның ире белән аралашып яшибез.

«Сәләт»нең җәйге аланнар координаторы Игорь Смирнов: «Егет белән кыз арасындагы дуслыкка ышанмыйм»

Ир-ат белән хатын-кыз арасындагы дуслыкка ышанмыйм.

Ожегов сүзлегендә «дуслык» сүзе «ике яклы ышаныч, бер-береңә ияләнү, уртак кызыксынуларга нигезләнгән якын мөнәсәбәтләр» дип аңлатыла. Кыз белән кыз, егет белән егет дуслыгы очрагында бернинди дә сорау тумый. Таныш, хезмәттәш, иптәш, дус булганда, гадәттә, менә шундый мөнәсәбәтләр иерархиясе саклана.

Ә егет белән кыз арасында яхшы мөнәсәбәтләр һәм симпатия гына була ала дип уйлыйм. Симпатия ике яклы булса, «химия»гә бер адым дигән сүз. Мондый симпатиянең зыянын күрмим. Тик бер яклы гына булса, кемдер гел газапланып яшәячәк.

Аңлатмалы сүзлеккә нигезләнеп, менә мондый формула китереп чыгара алабыз: дуслык = ияләнү, ияләшү = симпатия, симпатия = бер-береңә тартылу = ярату. Нәкъ менә шуңа күрә мин кызлар белән егетләр арасында дуслык була алмый дип саныйм.

Хезмәткәр Марсель Хәбибуллин: «Ир-ат гел кем беләндер җенси мөнәсәбәткә керергә тели»

Хатын-кыз белән ир-атның дус була алуы икеле. Аерым очракта, бәлки, булырга да мөмкиндер. Дуслар булу дигәндә, чын дуслар арасындагы мөнәсәбәтне күз уңында тотам, чөнки дус-танышлар күп, ә чын якын дус бер генә.

Егет белән кыз арасында һәрвакыт «химия» барлыкка килә. Гафу итәрсез, ләкин бу — чынбарлык, әмма ир-ат гел кем беләндер җенси мөнәсәбәткә кереп карау уе белән яши. Бу — тормыш, шуңа күрә ул процессны инкяр итеп булмый. Егет авызыннан: «Минем дус кызым бар, без бик якын дуслар», — дигәнне ишетәсез икән, ышанмагыз. Бу — сафсата. Аның уенда кайчан да булса шул «дусты» белән җенси мөнәсәбәтләргә керү турында хыялы яки уе булган. Мондый фикерләр башта туа икән, дуслыкның әсәре дә калмый.

Бер мисал китерәм: йөргән кызым белән уртак танышларыбыз булуы ачыкланды, алар минем сыйныфташларым иде. Шуларның берсе дүрт ел дәвамында йөргән кызым белән бик якын дус булган. Бервакыт классташым фатирында туган көнен үткәрергә булган, матур гына мәҗлес уздырган. Шуннан соң ул кызым янына килеп, эчкән баштан аны үбеп алмакчы икән. «Шул вакыйгадан соң безнең арада якын дуслык бетте һәм без аерылыштык», — дип сөйләде йөргән кызым.

Шулай да, һәр нәрсәнең икенче ягы була. Әгәр дә кыз белән егет бер-берсен берничек тә ошатмый, араларында «химия» юк икән, мондый очракта, бәлки, дуслык була аладыр. Әмма мин моңа берничек тә ышанмыйм.

«Без, ир-атлар, сезнең белән беркайчан да дус кына булып кала алмаячакбыз»

Psychology Today Америка порталы Match.com халыкара танышу сайтында бу уңайдан 1450 кешедән сораштыру оештырылган. Аларга түбәндәге сораулар бирелгән:

1) Мөнәсәбәтләрегез дус булу чигеннән узып, мәхәббәткә әйләндеме?

Җаваплар: 62 процент — «әйе», 36 процент — «юк», 2 процент — төгәл әйтә алмыйм.

2) Тормышыгызда дус булам дигән кешегә беренче караштан ук гашыйк була аласызмы?

Җаваплар: 94 процент — «әйе», 4 процент — «юк», 2 процент — төгәл әйтә алмыйм.

3) Дус булганда җенси мөнәсәбәт башлануга кемнәр чик куя ала?

Җаваплар: ир-атлар — 13 процент, хатын-кызлар — 67 процент, төгәл әйтә алмыйм — 20 процент.

Шулай ук, Psychology Today Америка порталы Пенсильвания штатындагы галим Валид Афифиның колледжларда фәнни тикшеренү уздырганын яза. 300 студентның 67 проценты егет яки кыз дуслары белән җенси мөнәсәбәткә күчүләре турында әйткән, әмма калган 33 процент егет һәм кыз дус кына булып кала алдык ди.

Америкадагы The New York Times газетасыда 2017 елны чыккан «Америкалылар хатын-кызлар белән икәүдән-икәү калырга курка» дигән мәкалә мине уйланырга мәҗбүр итте. Газета кушуы буенча, Morning Consult порталы 5300 кешедән сораштыру уздыра.

Нәтиҗәгә күз салсак, күпчелек ир-ат һәм хатын-кызлар бер-берсе белән янәшә калуга шикләнеп карый. Сораштыру узганнарның дүрттән бер өлеше хезмәттәшләре белән шәхси эшлекле очрашуларны урынсыз дип саный. Өчтән икесе «кешеләр эштә капма-каршы җенескә карата аеруча сак булырга тиеш», диләр. Хатын-кызлар һәм ир-атларның яртысы диярлек икәүдән-икәү генә, хәләл җефеттән башка, чит кеше белән бергә төшке аш ашауны кирәк дип тапмый. Тик бу сораштыру Америка халкы арасында зур сорау тудырган, каршылыклы фикерләр дә бар.

Шулай ук Америкадагы Daily Mail газетасының 2012 елда чыккан бер мәкаләсенә тап булдым. Аның атамасыннан ук эчтәлеге беленә: «Хөрмәтле гүзәл затларыбыз, безне гафу итәрсез. Без, ир-атлар, сезнең белән беркайчан да дус кына булып кала алмаячакбыз». «Мин бары тик синең дустың гына булырга телим», — дигән гыйбарәне әйтүнең мәгънәсе юк. Әгәр сезгә кеше ошый, акылы, яхшы гамәлләре, юморы белән ләззәтләнәсез икән, ялгыз булсагыз, нигә әле аның белән йоклап карамаска?» — ир-атларның фикерләүләре шундый», — дигән нәтиҗә ясый мәкалә авторы.

Ләкин без андый катгый нәтиҗә ясамыйк әле, тормышта ни булмас...


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100