«Клиникада ветеринар булу - психологик яктан, ә авыл хуҗалыгында физик яктан авыр» | intertat.tatar

«Клиникада ветеринар булу - психологик яктан, ә авыл хуҗалыгында физик яктан авыр»

Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә ветеринария белгечлеге буенча белем алып була. Факультет деканы Данил Миңгәлиев сүзләренчә, соңгы елларда укырга керергә теләүчеләр саны арткан.

Ветеринария белгечлеге буенча югары белем бирү йортлары күп түгел. Хәзерге вакытта өч төп югары белем бирү йорты калды: Мәскәү ветеринария академиясе, Санкт-Петербург ветеринария университеты һәм Казан ветеринария академиясе. Ветеринария профильле булган башка уку йортлары 2000нче елларда аграр университетларга кушылып, факультет булып калды. Казан ветеринария академиясенең ветеринария медицинасы факультетына 2016 елда беренче курска якынча 140 кеше җыелган булса, быел 236 студент укырга кергән.

«Республикада ветеринарлар белән йөз процентка тәэмин ителгән район юк»

«Авыл хуҗалыгына күп игътибар бирелү дә укырга керүчеләр саны артуда роль уйный. Шулай ук ветеринар — иң шәфкатьле профессияләрнең берсе, үзләре ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алмаган хайваннарга ярдәм күрсәтү. Соңгы вакытта безгә кызлар бик күп килә. Элек, мин укыганда, мәсәлән, безнең төркемдә кызлар һәм егетләр саны бертигез иде диярлек, аннан да элегрәк төркемдә ике-өч кыз була иде. Хәзер беренче-икенче курслар төркемендә ике-өч егетне генә күреп була.

Хәзер кешеләр компаньон хайваннарны (йорт хайваннарын) тота, аларга да кеше ярдәм күрсәтергә кирәк була, шул да җәлеп итәдер кызларны. Балачактан йортсыз хайваннарга ярдәм итү өчен приютлар, клиника яки хайваннарга хезмәт күрсәтү салоннарын ачу турында хыялланучылар була, студентларның бер өлеше үз эшен булдыру өчен килә, бер өлеше авыл җирлегендә җитештерү тармагында эшләргә тели. 

Табиб кешене дәвалый, ә ветеринар — кешелекне, чөнки ул туклану продуктларының сыйфатын яхшырту өстендә эшли. Хәзер студентлар белем алуга омтыла. Биш елны уку йортында утырып чыгу түгел, алар белем алырга тели, хәзерге буын ул белемнәрнең киләчәктә акча китерәчәген аңлый.

Укуга теләк артуны без укырга керүчеләрнең урта балларына карап беләбез. Элек ул бик түбән иде, килергә теләмәгәннәрдер, бәлки. Хәзер уртача бал 180 тирәсе. Министрлык безне ачулана, ләкин аны без түгел, ә укырга керергә теләгән студентлар күтәрә.

Укуларын тәмамлаган студентларның яртысы авыл хуҗалыгы тармагына эшкә урнаша, утыз процентка якыны шәһәр клиникаларында эшли. Авыл җирлекләрендә ветеринарларга ихтыяҗ зуррак, Татарстанда кадрлар җитмәү сизелә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Ветеринария идарәсе статистикасы буенча һәр районда диярлек 10-20 ветеринар җитми. Республикада ветеринарлар белән йөз процентка тәэмин ителгән район юк», — ди декан.

Ким дигәндә 10 белгеч җитми дип карасак та, 43 районга 430 белгеч кирәк.

«Казандагы әйбәт клиника белән алга киткән хуҗалыкны чагыштырсак, хезмәт хакы бер тирәдә»

Хезмәт хакы турында сораганнан соң Данил Миңгәлиев академиядә алынган белем белән ветеринария өлкәсендә генә түгел, ә югары эштә эшләргә мөмкинлеген искәртте. Үрнәк итеп ул академияне тәмамлаган Марат Готович Әхмәтовны китерде. Ветеринар табиб эшчәнлеген генә карасак, алга киткән хуҗалыкларда гади ветеринар табибка да зур хезмәт хакы түләнүне әйтте ул.

«Казандагы әйбәт клиника белән алга киткән хуҗалыкны чагыштырсак, хезмәт хакы бер тирәдә. Алдынгы хуҗалыкларда эшләүче баш ветеринар табибының уртача хезмәт хакы 40-50 мең дип уйлыйм, аннан кала хуҗалыкларда ветеринар табиб, фельдшерлар бар. Хуҗалыклар эшчеләренең белемен арттыру өстендә дә эшли», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Студентлар барлык төр хайванга да барлык төр операция (манипуляция) ясый белергә тиеш. Ул аерым китапчыкта теркәлеп бара.

«Һәр дисциплина барлык төр хайваннарны карарга тиеш. Мин, мәсәлән, эпизоотология дисциплинасын укытам. Башта без барлык хайваннарга хас булган бактериаль һәм вирус авыруларны өйрәнәбез, аннан соң мөгезле эре терлек, дуңгызлар, мөгезле вак терлек, мехлы җәнлекләр, кошлар, йорт хайваннары китә.

Өченче курстан соң студент бер белгечлекне сайлап ала: терлек үрчетү буенча технолог, кошлар авыруы, табиб-биотехнолог, санитар экспертиза ветеринары, фармация, декоратив хайваннар патологиясе, бал кортлары авырулары һ.б. Студент клиникада эшләргә тели икән, декоратив хайваннар патологиясен өйрәнә. Авыл хуҗалыгы турында сөйләсәк, анда нигездә мөгезле эре терлек белән эш итәргә кирәк. Ике-өч ел элек Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә ветеринар табиб-биотехнолог белгечлеген керттек. Хәзерге вакытта ветеринар табиб булу гына җитми, технолог булу да кирәк. Ул технологик процессны, генетиканы, көтү белән идарә итүне белергә тиеш. Ветеринар-биотехнолог «менеджер» була инде, алар яңа кергән идарә итү программаларын дә өйрәнә.

Практиканы студентлар, нигездә, алдынгы холдингларда үтә, чөнки алар яшәү урыны белән тәэмин итә. Практикалар узу өчен Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергәлектә кырыкка якын алдынгы хуҗалыкны билгеләгәннәр. Шулай ук студентлар чит илләргә - Румыния, Германия, Төркиягә стажировкага бара.

Студентларны ветеринария хезмәте бөтенләй күрсәтелмәгән хуҗалыкка җибәрмибез. Бер елны практикага алдынгы булмаган оешмага барганнар иде. Бер кыз белән егет бөтенләй ветеринар булмаган хуҗалыкка эләккән иде, алар бозауларга ярдәм күрсәткәндә, үзләре сальмонеллез белән чирләп, хастаханәгә эләктеләр. Студентлар алдынгылар тәҗрибәсен күрергә тиеш. Ничек тиеш булуны күрмичә, ул артта калган хуҗалыкка ярдәм итә алмас.

Министрлык һәм ректор практика базасын булдыру соравы өстендә эшли. Аның өчен Лаеш районындагы бер хуҗалык сайланды. Анда тәҗрибә хуҗалыгы булачак. Вакытында безнең андый хуҗалык бар иде, тик без аны саклап кала алмадык. Мин аның сәбәбен әйтә алмыйм, чөнки ул вакытта үзем дә студент идем. Киләсе елга анда эшли алырбыз дип уйлыйм. Аннан кала безнең вак йорт хайваннарына ярдәм күрсәтү буенча үзебезнең дәвалау-консультация үзәге бар. Без үзебезнең базада эре терлек өчен клиника төзәячәкбез, аның фундаменты бар инде, финанслау мәсьәләсе генә калды. Хуҗалыклар безгә авыр хәлдәге хайваннарын китерәчәк. Мәсәлән, аягын сындырган атны алар сугымга җибәрә яки безгә китерә ала. Студентлар аны аякка бастырырга тырышачак», — дип сөйләде декан.

«Клиникада ветеринар булу - психологик яктан, ә авыл хуҗалыгында физик яктан авыр»

Кеше һәм хайван табибы арасында бәйләнеш бар, әлбәттә, җаваплылык кына төрле, чөнки кеше гомере барыбер өстенрәк тора. Академиягә медицина көллиятен тәмамлаган студентлар да килә икән. «Алар хастаханәдә шәфкать туташы яки ашыгыч ярдәм күрсәтүче булып эшлиләр, ә читтән торып бездә укыйлар. Нигә кирәктер ул?!» — ди декан әфәнде.

Озак еллар шәһәрдә эшләгән ветеринар авылга кайтып эшли алырмы икән?

«Ветеринар өчен аерма сизеләчәк. Шәһәр клиникаларында хайваннар белән эшләү, хайванга карата манипуляциядән кала клиент белән аралашуга нигезләнгән. Шуңа күрә психолог булу да кирәк. Ә клиентлар төрле була, аңа да ярарга кирәк, чөнки операцияләр түләүле эшләнә. Хуҗасына хайванны саклап калып булмауны һәм йоклатуның кулайрак булуын аңлату авыр. Психологик яктан җаваплылык зур. Йорт хайваннарын кабул итүче клиникада эшләгән ветеринарлар арасында суицид еш күзәтелә.

Җитештерүче хуҗалыкларда эшләүче ветеринарларны карасак, авыл хуҗалыгы оешмалары тыныч режимда эшли, республикада инфекцион авырулар белән вазгыять тотрыклы, шуңа күрә ветеринария хезмәтенең төп эше — профилактика. Анда эш масштаблырак, чөнки, мәсәлән, көненә ике хайван урынына 34 хайванны карарга туры киләчәк, тик ул — профилактикага юнәлтелгән эш. Профилактикалау дәвалауга караганда җиңелрәк.

Җитештерүче хуҗалыкта ветеринар хуҗасы белән турыдан-туры аралашмый, үз эшен белә. Хайванны тотудан файда юк икән, оешма җитәкчесе тыныч караячак, чөнки ул табыш алуга юнәлгән. Физик яктан эш авыррак, әлбәттә. Процесс беркайчан да туктап тормый.

Клиникада эшләүче ветеринар кайсыдыр көнне ял итсә, җитештерү эше туктамый. Клиникада ветеринар булу психологик яктан, ә авыл хуҗалыгында физик яктан авыр», — ди Данил әфәнде.

Авыл җирлекләрендә хәзер хайваннар өчен фельдшер-акушерлык пунктлары бар. Анда эшләргә кайтучы студентлар да бар, студентлар Район дәүләт ветеринария берләшмәсенә эшкә урнаша да, шул ук вакытта участок табибы булып та тора.

Ветеринар белгечлегенә район үзәкләрендә дә урта белем алып була, мәсәлән, Буа, Минзәлә, Әтнәдә укырга мөмкин. Декан сүзләренчә, кластер булдыру турында сүз булган, эшләргә дә тырышканнар, тик әлегә эш ахырына кадәр килеп чыкмаган булса кирәк.

Декан кабинетыннан чыкканнан соң юлыма очраган берничә студент белән дә сөйләшеп алдым. Беренче очраган Казан кызы укып бетергәч тә, шәһәрдә клиникада эшләү теләге турында сөйләде. Төркемдәшләре арасында авыл хуҗалыгы тармагына китәргә теләүчеләрнең булуын да әйтте. Районнан укырга килгән икенче кыз киләчәктә ветеринар булып эшләве бөтенләй сорау астында булуын әйтте, уку дәверендә ветеринар булу теләге юкка чыккан.