Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Буадагы Казан трактын беркем карамый: мэр белми, урынбасар алдап йөри

Көзге яңгырлар ява башлагач, редакциябезгә Буа шәһәренең Казан трактына караучы тыкрыгында яшәүче өлкәннәр зарлары белән чыкты. Ун өйлек урамның юл да, ут та күргәне юк икән. «Таш булса да салмыйлар бит», ди өлкәннәр бер тавыштан. Без халыкта борчу тудырган мәсьәләгә ачыклык кертергә тырыштык.

news_top_970_100
Буадагы Казан трактын беркем карамый: мэр белми, урынбасар алдап йөри

Каһәрләнгән тыкрык

Ун өйлек урам да Буаның Казан тракты дигән урамы булып санала. Тик узган елның август аенда төп урамга бер дигән итеп асфальт җәйгәндә бу тыкрыкка борылып караучы да булмый. Хәер, нинди ремонт турында сүз бара алсың — баганага бер Ильич лампасы да куя алмыйлар икән.

Урамның иң беренче йортында торучы Рәйсә апа Ильясова урамдагы суның диңгез кебек булуы турында кат-кат сөйләде. Кышын бозлавыкта егылып, имгәнгән дә булган ул.

— Без яши торган тыкрык та Казан тракты дип санала. Узган елның август аенда шул төп урам булган Казан трактына юл салдылар, ә безнең очка кереп тә карамадылар. Казан трактыннан керә торган борылыштан минем йортыма кадәр диңгез кебек. Ә кыш көне бөтен су ката да, урам чын шугалакка әйләнә.

Өч ел элек декабрь аенда үземә «бәйрәм» ясадым — бозлавыкта егылдым. Күкрәк читлегемне имгәтеп, ай ярым беркая да чыга алмый яттым. Мин үзем генә яшим, ипигә чыгарга да кешем юк.

Урамда йөреп булмый. Бер-ике яшь гаилә машина белән йөри. Ә без, картлар, урамга чыга да алмыйбыз. Безгә көймә кирәк дим инде урам башына чыгар өчен. Зират аша урап йөрергә туры килә. Әле тиздән су йортыма да керер инде. Яңгырлар күп булгач, су да күп, — дип зарланды ул.

Утызлап кеше торучы урам халкының телендә бер генә сүз — таш булса да җәйсеннәр дә, урам башындагы баганага булса да ут куйсыннар. Әбиләр йөрмәгән дә түгел инде, район башлыгына да барганнар үзләре. «Каһәрләнгән почмак кебек», — ди Рәйсә апа яшәгән урыны турында.

— Ике ел элек, 2 декабрь көнне район башлыгының үзенә кердем. Ул да хәл итәрбез дип вәгъдә биргән иде (Буа районының элекке башлыгы Марат Җәббаров хәзерге көндә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкара — ТИ). Үзара салым акчасына юл салачакбыз дигәч, анысын да җыеп бирдек бит. Йөз метр асфальт юк димени инде аларда?! «Ужас!» «Безобразие!»

Монда нормаль аяк киеме дә киеп булмый. Хет таш булса да салсыннар иде. Ут та юк, юл да юк. Каһәрләнгән почмак кебек, диләр. Күршеләр белән шушы темага гына сөйләшәбез инде. Президентка чыгасы микән соң әллә? — дип сөйләде ул.

«Сезнең урам һавада эленеп тора», — диделәр»

77 яшьлек Равия апа Җамалиева бу «каһәрләнгән» урамда инде утыз елдан артык тора. «Булмады инде ул юл. Балалар калош, бутый киеп үсте», — дип сөйләп китте ул. Ә иң кызыгы һәм халыкның үзәгенә үткәне — алар яши торган урамның «һавада эленеп торуы» булып чыкты. Әйе, нәкъ менә һавада.

— Безнең тыкрык төп урам янында аппендикс кебек. Узган ел шул төп урам Казан трактына юл салганда: «Безгә кайчан юл була инде?» — дип кузгалдык. Шунда бер мастер: «Сезгә юл булмый, йөрегез», — диде. Без киттек главага. Ул вакытта безнең главаны Казанга алдылар. Аның урынына Илдар Фәрит улы Еремеев (хәзерге көндә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары — ТИ) калган иде. «Була, була, таш булса да җәйдерәбез», — диде. Ярар, бер бардык — булмады, тагын бер ун көннән бардык — тагын булмады. Таш та юк, бернәрсә дә юк.

Ут та сораган идек. Безнең бер баганада да ут юк. Көндез йөргәндә курыкмыйсың, ә төнлә кап-караңгы.

Шулай йөри торгач, безгә: «Сезнең урам һавада эленеп тора», — диделәр. Урам юк! Безнең 89 яшьлек әби яши бу урамда. Ул инде монда илледән артык ел яши инде монда, алтмыш булмаса. Кеше яши, ә урам юк. Казан тракты дигән төп урам бар, безнең тыкрык юк.

«Генераль план төзегәндә сезнең урамны сызмаганнар. Шуңа күрә сезгә бернәрсә дә ясамыйбыз. Документта булмагач, урамыгыз «эленеп тора», — диделәр. 

Документларда булмагач, без һавада яшибездер инде. Без бит бөтен түләүне дә түлибез. Утын да, суын да, үзара салым акчаларын да түлибез. Шуңа аптырыйбыз инде. Шул Илдар Фәрит улы Еремеев килеп карады бит. «Монда ясарга да ясарга, ут та куярга кирәк, монда утсыз булмый бит», — дип китте. Кич белән түгәрәктән кайтучы балалар да бар бит. Курыкмыйча зират яныннан да узарга кирәк бит аларга, — дип сөйләде Равия апа.

Башлык урынбасары журналистларның сорауларына җавап бирми

Илдар Фәрит улының үзенең әйткән сүзләренә хуҗа булганмы, юкмы икәнлеген белешер өчен үзенә шалтыраттык. Халык белән эшләүче, халык мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш булган хакимият вәкилләре журналист биргән сорауларга да кешечә итеп җавап бирергә тиеш кебек. Шундый якты хыяллар белән Илдар Фәрит улының телефон номерын җыйдым һәм ялгышканымны аңлап, чәчләр үрә торды. Дорфалыкка чикләр юк булып чыкты.

Илдар Фәрит улы бары тик бер сорауга җавап бирде. Казан трактына караучы тыкрыкта яшәүчеләрнең берсенең дә «һавада эленеп» тормауларын һәм барысының да рәсми рәвештә документларда теркәлгән булуын раслады.

— Документта теркәлмәгән урамнар юк. Килеп карасагыз да була. Казан трактын икәүләшеп, буйдан-буйга чыгабыз, бөтен тыкрыкларын карыйбыз. Реестрга кермәгән, нумерациясе булмаган йортлар юк Буада. Мин моны сезгә башлык урынбасары буларак рәсми төстә хәбәр итәм, — диде ул.

Калган сорауларга: «Энҗе, акыллым, син боларны белеп сөйлисеңме соң?» — дигән типтагы җаваплар гына ишеттем. Караңгыда зират яныннан су ерып йөрүче картларның да, балаларның да җан ачысы белән сөйләгән сүзләренә, үз куллары белән төшереп җибәргән фото-видеоларына таянып бирелгән сорауларга җавап итеп, шушындый типтагы сорауларны ишетергә туры килде. Сүзнең кайсы тыкрык турында баруын булса да аңлагандыр дигән якты өметләр белән, телефоннан сөйләшеп аңлаша алмагач, урынбасар исеменә рәсми хат юлларга туры килде. Көттерделәр, ай-һай көттерделәр. Ике атна көтүгә карамастан, җавап хаты һаман да килеп җитә алмады.

Шуңа күрә Буа муниципаль районы башлыгы урынбасары Еремеев Илдар Фәрит улына рәсми төстә җибәрелгән сорауларны сезнең хозурга да язып үтәм. Бәлки, шул очракта җавапны да ишетергә насыйп булыр.

1.     Казан трактының «.....» (адреслар, исем-фамилилияләр санап кителә — ТИ) адреслары буенча яшәүчеләр сүзләренчә, алар яшәгән тыкрык документларда теркәлмәгән, шул сәбәпле аларга асфальт юл салынмый. Бу дөресме? Рәсми дәлилләр китерүегезне сорыйбыз.

2.     Казан тракты урнашкан тыкрыкка ни сәбәпле юл салынмый, ут куелмый?

3.     Халык әйтүенчә, 2020 елда Буа районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарып торганда, сез халыкка: «Бу урамга таш булса да җәябез, ут та куярбыз», — дип вәгъдә иткән булгансыз. Ни сәбәпле сез халыкка биргән вәгъдәгезне үтәмәдегез?

4.     Халык сүзләренчә, балалар кич белән түгәрәкләрдән ут белән яктыртылмаган урамнан кайтырга мәҗбүр. Кайчан урамда балаларның һәм халыкның тормышына куркыныч тудырмый торган шартлар тудырылачак?

Шәһәр башлыгы: «Бу хакта ишеткәнем юк иде»

Шул ук көнне Буа шәһәре башлыгы Рафис Галәветдиновка да чыктык. «Бу хакта ишеткәнеп юк иде, ул урынны барып карармын, игътибарга алырбыз. Быел эшләнәсе эшләр билгеләнгән, шуңа кадәр Яңа елга хәтле булмый инде. Киләсе ел планына кертербез, төзекләндерербез. Сезгә шалтыратучылар үзләре дә минем янга килсеннәр, утырып сөйләшербез, бергә барып карарбыз», — дип җавап биргән иде шәһәр башлыгы.

Соңгы сүз

«Шәһәрдә торабыз, урам авыл урамыннан да начаррак. Авылларда ул хәзер асфальты да бар, ташы да җәелгән», — ди урам өлкәннәре. Урамнарында батып калырдай шәһәрләр күп шул безнең. Буада да шундый кызык хәл: өйдән урам башына кадәр балыкчылар кия торган озын балаклы итек киеп чыгарга да, аннары итекне берәр койма янында калдырып, асфальт юлдан «тык-тык» килеп, туфли киеп китәргәдер. Яңгырлы көздә әле проблеманы чишә торган бердәнбер «нормаль» юл шулдыр, минемчә.

Шәһәр башлыгының: «Ул урынны барып карармын», — дигән сүзләрен әйтүенә дә ике атна үтте. «Бернәрсә дә үзгәрмәде, беркем дә килмәде, — ди тыкрык халкы. — Шәһәр башлыгының: «Мин ул урамны белмим, башта үзләре килсен дигән сүзләрен», — дигән сүзләрен гәҗиттән укыдык инде. Үзе Буа малае ди бит ул. Ничек бу урамнарны белмидер?» — ди алар, аптырап. Киләсе атнада алар үзләре хакимияткә барырга җыена. Анда һичшиксез: «Сезгә ут та куябыз, юл да салабыз!» — дигән сүзләр яңгырар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100