«Клонлаштырылган агачның зыяны була алмый»: Сабада агачларның игезәкләрен ясыйлар

Саба районының Лесхоз авылында Урман селекция-орлыкчылык үзәге урнашкан. Мондагы теплицаларда ел саен 12 миллион агач үстерелә. Һәм иң кызыгы: Сабада агачларның клоннарын ясыйлар. «Татар-информ» журналисты агачның игезәкләрен ясаганнарын үз күзләре белән күреп кайтты.

Саба районының Лесхоз авылында Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә күпләп агачлар үрчетү 2012 елда башланган. Агачларны төрлечә үрчетәләр, дип аңлатты лесничий урынбасары Инсаф Сабирҗанов. Бер төре гадәти, ягъни орлыктан үрчетү булса, икенчесе — клоннар ясау.

  • Клон — генетик яктан тәңгәл булган организмны барлыкка китерү. Ул күзәнәкләрне вегетатив яки күзәнәкләрне үрчетү юлы белән тормышка ашырыла. 1996 елда Долли кушаматлы сарыкның барлыкка килүе дөньяда зур шау-шу тудырган иде. 2001 елда кеше клоны турында сериал «Клон» барлыкка килде.

Үсентеләр урыны — зур дүрт теплица. Берсенең күләме — 0,25 гектар, гомуми күләм 1 гектар чыга. Бер теплицага 612 рам сыя. Һәрбер рамда 40 ячейкалы 45 кассета. Бер рамда 1800 кәлшә. Ячейкалары пластмассадан ясала, эчләрендә торф. Шулай итеп, бер теплицада 1 миллион 100 меңнән артык үсенте килеп чыга. Бер гектарга 4000 тирәсе яшь агач утыртыла дип исәпләсәк, бер теплица гына да 300 гектарга якын урман утыртырга җитә.

«Торфны Псков өлкәсенең Бөек Луки шәһәреннән кайтартабыз. Үзебезнең Татарстанның торфы яндыра торган булып чыкты, килешмәде», — диде Инсаф Сабирҗанов.

Агач утырту мартның урталарында башлана. Хәзер теплицаларда ике катка чәчү тәмамланган. Беренче кат утыртылган үсентеләр инде теплицадан махсус басуга чыгартылган, анда аларга тагын бераз үсү иреге бирелә.

Бу үзәктә андый басулар унөчәү, бишесе ачык типта, сигезе — ябык.

Без килгәндә махсус басуда беренче ротациядә үсеп чыккан каеннарга су сиптерәләр иде.

Каенга су бик күп кирәк, — дип аңлатты Инсаф Сабирҗанов. — Шулай ук басуларда караңгылыкны тәэмин итүче технологияләр дә булдырылган. Чөнки чыршы, ачык һавага чыгарганнан соң, беренче айларында көюгә дучар була. Аның өсте янып, ул үсә алмый башлый, шуңа күрә шундый техника да каралган.

Тиздән әле теплицада утыручы үсентеләрне басуга алып чыгарга вакыт җитәчәк, шуннан соң өченче ротация утырту башлана. Шулай итеп, гомумән бер сезонга унике миллион үсенте чәчелә.

Чәчү швед технологиясе буенча башкарыла. Чәчү аппаратында башта кассеталар торф белән тула, тыгызлана. Артып киткән торф щетка белән чистартыла. Кассета конвейер буенча алга таба бара һәм торф белән тутырылган ячейкада чокыр ясала. Аннары кассета чәчкечкә килә, орлыклар салына.

Көненә ким дигәндә 120-130 рам чәчелә. Орлыклар 7-14 көн эчендә тишелеп чыга. Орлыкның үсеш энергиясе әйбәт була икән, ул тизрәк тишелә, — дип аңлатты Инсаф Сабирҗанов.

«Бөтен теләгән кеше дә килеп, агач үсентеләрен сатып алырга мөмкин»

Шушылай теплицаларда орлыктан нарат, чыршы, каен, акация үстерәләр. Агачлар Татарстан урманчылыкларына утыртырга һәм сатуга әзерләнә.

Агачларны кайда урнаштырасы алдан ук билгеле була. Урманнар кибә, киселә. Элек бер агачны киссәң, өч агач утырт дигән сүз бар иде, шуңа кискән агач урынына яңаны утыртасы. Татарстанда хәзерге көндә 32 урманчылык бар, аларга министрлыктан кайсы урманчылык ничә кәлшә алып китәргә тиеш икәне бүленеп бирелә. Сезонга сигез миллион кәлшә гел утырту өчен йөри, гел кулланылышта. Шуның дүрт миллионы кышка кар астында кала, бернәрсә белән дә капланмый, иммунитетлары көчлеләнеп, яз көне алар үсеп чыга, үрчи башлыйлар. Алар яз көне утыртыла. Агачлар яз, көз утыртылырга тиеш, җәй көне утыртудан мәгънә юк, эссе көнне кәлшә яна, — диде лесничий урынбасары.

Үз хуҗалыкларында яшәүчеләр агач үстерергә тели икән, алар килеп үсентеләр ала аламы?

Бөтен теләгән кеше дә килеп, агач үсентеләрен сатып алырга мөмкин. Бездә декоратив агачлар үстерү дә бар. Алар арасында тау нараты, зәңгәр чыршы һәм тагын күп төрле агачлар.

Сатып алу пункты шушында гынамы?

Әйе, без үстергән агачны алыр өчен, шушында килергә кирәк. Бу оешма һәр дүшәмбе иртәнге җидедән кичке дүрткә кадәр эшли, шул вакытта килеп сатып алырга була. Монда ничек утыртырга, үстерергә кирәк икәнен аңлаталар, — диде Инсаф Сабирҗанов.  

Лесничийнарат үстерү өчен күркә җыелуы турында да сөйләде.

Лесхозда алты урманчылык бар, шул алты урманчылыкка күркә җыярга план бирелә. Аларны сезон җиткәч, күркә ачылып, орлыкларын койганчы җыясы. Күркәләрне урманчылар җыя һәм орлыкчылык үзәгенә тапшыралар.

Гади кеше дә, үзе теләп, күркә җыеп алып килеп тапшыра аламы?

Әйе, иң мөһиме — агачка һәм үзенә зыян китермичә җыйсыннар.

Агачларның клоннарын ничек ясыйлар?

Саба районының Лесхоз авылында урнашкан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә агачлар орлыктан гына үстермиләр, клоннар да ясыйлар.

Клон ясаудан соң яхшыртылган агач барлыкка килә. Менә усак — ул уртасы чери торган агач. Ә монда уртасы черемәгән, көчле генлы агачны табалар да, шуның бер күзәнәгеннән клон ясыйлар. Һәм шуннан ничә мең яхшыртылган усак чыга, — диде бу процесс турында Инсаф Сабирҗанов.

Үсемлекләрнең клонын ясау турында «Саба укыту-тәҗрибә үткәрү урман хуҗалыгы»ның микроклональ һәм вегетатив үрчетү лабораториясе директоры урынбасары Наил Ханов сөйләде.

Башта урманнан сәламәт агачлар сайлана. Аннары аның ботакларын лабораториягә алып киләбез. Лабораториядә аны стерильләштереп, аннан меристемасын аласы. Меристема — үсү ноктасы. Ул бер миллиметрдан да кечерәк һәм вирусларсыз, гел чиста була. Аны макро һәм микро тозлар, витаминнар, сахароза белән туендырылган тирәлеккә урнаштырасы. Ул шунда үсеп китә. Аннары бер үләннән шул клонны үрчетү башлана. Алар лабораториядә ламинар боксларда үрчетелә. Шушы кечкенә генә лабораториядә ел дәвамында миллионга якын үсенте үрчетү планын үтәргә тырышабыз.

Хәзерге вакытта усакка зур заказ, ә болай без төрле үсемлекләрне клонлаштырабыз. Гортензия, гөлчәчәк, кура җиләге, кара бөрлегән, күк җиләк, җир җиләге. Гомумән, бөтен төрле үсемлекнең клонын ясап була. Алар бит бернинди вируссыз, күбрәк үрчи торган була. Без күбрәк яфраклы агачларны клонлаштырабыз, чөнки ылыслылар болай да яхшы үсә, — диде Наил Ханов.

Бу эшчәнлек ничек башланып китте?

Бу in vitro (пробиркада үрчетү) технологиясе инде 1960 елларда бөтен дөнья буенча башланган булган. Ул вакытта чит илләр туктамыйча эшли башлаган, ә безнекеләр әзрәк тукталып калган. Тора-бара, безнең лаборатория ачылган вакытларда, бу эш Россиядә яңадан кабынып китте, лабораторияләр барлыкка килә башлады.

Безнең профессор Әхмәдулла Газизуллин шушы лаборатория булсын өчен күп йөрде инде. Шуның белән янып йөрде. Лабораторияне ул булдырды дип әйтсәк була. Аңа инде 88 яшь, хәзер дә директор булып эшли, — дип аңлатты аның урынбасары Наил Ханов.

Үсемлекләрне клонлаштырырга ничек өйрәндегез?

Үзебез китаплар буенча өйрәндек инде. Бүтән лабораторияләр белән аралашып торабыз. Аларга барып та өйрәнеп кайтиык. Шулай итеп, тәҗрибә туплап эшли башладык. Аннары фән академиясе белән эшләп, Татарстанда якынча 100 гектар усак утырттык.

Татарстанда тагын шундый лабораторияләр бармы?

Белүемчә, ул Казан дәүләт аграр университетының агрофагында бар. Анда кемдер бәрәңге белән эшли, кемдер тагын нәрсә беләндер… Авыл хуҗалыгы министрлыгының ниндидер лабораториясе бар дип ишеткәнем булды. Мондый масштабларда Татарстанда башка лабораторияләр юктыр. Менә хәзер мәктәпләрдә дә бу эшкә өйрәтергә хыялланалар дип беләм.

Клонлаштырылган үсемлекләрнең зыяны юкмы?

Юк, монда зыян була алмый. Бу бит мутация түгел, үсемлекләр генно-модификацияләнмәгән. Кайбер кеше аңлап бетерми аны. Ул бит үрчетү генә, элиталы үсемлекне саклап калып үрчетәсең. Сәламәт үсемлекләрне үрчетү бик файдалы да, табышлы да, — диде Наил Ханов.