Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Спорт киемнәре тегүче Гүзәл: «Мода дөньясына минем исемем дә өстәлүен телим»

Хәзерге заманда эшлим дигән кешегә мөмкинлекләр күп. Үз эшен булдырырга теләгән яшьләрне дәүләт тә ярдәмсез калдырмый. Тырышып хезмәт куярга гына кирәк.

news_top_970_100
Спорт киемнәре тегүче Гүзәл: «Мода дөньясына минем исемем дә өстәлүен телим»

Дәүләт программалары ярдәмендә үз эшен башлап җибәрүчеләр көннән-көн арта. Саба районы Килдебәк авылы кызы Гүзәл Хилалетдинова да балачак хыялын тормышка ашырган. Яшь тегүче өендә остаханә булдырган.

Гүзәл, тегүчелек эшен ничек башлап җибәрдең?

Кечкенәдән дизайнер булырга хыялландым. Әнием мода журналлары алдыра иде. Шулардан карап курчакларыма блузка, итәкләр тектем. Шушы шөгылемнең асылына төшенеп эшли башлар өчен, 11 сыйныфны тәмамлагач, Казан технология һәм дизайн көллиятенә укырга кердем. Әлеге көллиятнең дизайн буенча иң яхшы белем бирүче уку йорты икәнен ишетеп белә идем. Күпләр миңа ул вакытта аптырады. Чөнки югары уку йортына керү модада. Ә минем бу дөньяда һәрнәрсәгә үз фикерем һәм үз карашым бар. Шуңа күрә максатыма таба атладым. Укый башлагач, һөнәремне дөрес сайлавымны аңладым. Укытучыларым мине күп нәрсәгә өйрәтте. Бүгенге көндә дә алар белән элемтәдә торам, ярдәмнәрен тоям.

Белгечлек буенча диплом алгач, кая юл тоттың?

Көллияттә укыганда ук бизнес-план эшләдем. Укып бетерүгә үз эшемне ачу — күптәнге хыял иде. Диплом алуга мәшгульлек үзәгендә теркәлдем. Берничә ай дәүләт ярдәмен көтәргә туры килде. Бу вакыт эчендә проектымны эшләдем, киемнәремнең эскизларын булдырдым. Үзәк директоры Данис Гаптерахманов үзенең төпле киңәшләрен биреп торды. Дәүләттән алган акча эшем өчен зур ярдәм булды. Ул акчага тегү машиналары, оверлок алдым. Бүгенге көндә мин шәхси эшмәкәр.

Нинди стильдәге киемнәр тегәсең?

Киемнәрем спорт стилендә. Чөнки бүген спорт киеме — иң уңайлысы. Актив тормыш алып баручылар бу стильдәге киемнәрне бик яраталар, бигрәк тә яшьләр. Димәк, мода теле белән әйткәндә, мондый киемнәр трендта һәм күпләргә ошый.

Сатып алучыларны ничек табасың?

Киемнәремә үзем реклама ясыйм, социаль челтәрләр алып барам. Күренекле татар җырчылары, алып баручылар да мөрәҗәгать итә. Сатып алалар, ошатулары турында рәхмәт әйтеп язалар. Эшләремне ошаткач, үземә дә күңелле. Әлегә сәүдә ноктам юк.

Кыска вакыт эчендә Гүзәл артистларны да «киендерергә» өлгергән. Рәдиф Әхмәдиев, Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъмәтуллина, Марат Яруллинның гардеробында ул теккән киемнәр урын алган. Яшь эшмәкәр балаларга да киемнәр тегә. Кечкенә кызларга теккән күлмәкләрне һәм спорт киемнәрен әти-әниләр бик яратып ала.

Заказларың күпме, өлгерәсеңме?

Заказлар күп. Өлгермәгәндә төннәрен дә тегәм. Ялларым аз булса да, яраткан эшем белән шөгыльләнү миңа илһам бирә.

 Тукымаларны каян аласың?

Тукымаларны үзем сайлыйм, Төркиядән кайтартам. Киләчәктә Италия, Франциядән алып кайту турында да уйлыйм. Сатып алучыларның фикерләрен исәпкә алам. Төс һәм башка үзенчәлекләрне билгеләр өчен Инстаграмда язылучыларым арасында сораштырулар үткәрәм. Җитештерү күп вакытымны йотып барса да, күргәзмәләрдә дә еш катнашам. Сабада, Казанда үткәрелгән күргәзмәләрдә катнашу миңа көч, илһам бирә, иҗат итәргә энергия өсти.

Үз эшен башларга теләүче яшьләргә нинди киңәшләр бирер идең?

Авырлыкларга бирешмичә, куйган максатыңа ирешкәнче тырышып эшләргә кирәк. Тормышта һәр кешенең планы булырга тиеш. Күп вакытта кешеләр, бигрәк тә яшьләр, куркып кала. Шуны онытмаска кирәк: үзе килгән бәхет — бәхет түгел, эзләп тапкан бәхет кадерле.

Киләчәккә нинди планнарың бар?

Хыялларым бик зур. Мин «MunRash» брендының һәр гардеробта булуын телим.

Брендның исеме ни аңлата?

Мода дөньясына үземнең исемнең дә өстәлүен телим. Шуңа күрә брендның аңлатмасы әлегә сер булып калсын.

Яшь кызның тырышып башлаган эше дәвамлы булсын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100