«Журналистика атаманы, хаҗи агай һәм командор» Госман Гомәрне соңгы юлга озаттылар

Бүген Казанның Чистай урамында үзе торган йорт ишегалдында журналист, язучы-прозаик Госман Гомәрне соңгы юлга озаттылар.

Озату унынчы яртыларга билгеләнгән булса да, ниндидер тоткарлыклар аркасында сәгать 12ләр тирәсендә генә башланды.

Халык бик тиз җыелды. Бер чатта төркем булып ир-атлар, читтәрәк хатын-кызлар басып тора иде. Сөйләшүләренең Госман Гомәр турында булуы моңлы күз карашларыннан гына аңлашыла…

Минутлар барган саен халык арта торды. Җыелучыларның күбесе олы яшьтә. Алар үзләренең дустын, каләмдәшен, остазын күреп калыйк дип килгән. Журналистны соңгы юлга озатырга туганнары, язучылар, коллегалары, күршеләре, якташлары һәм дус-ишләре җыелган иде. Кемнән генә сорама, барысы да бертавыштан Госман аганы кешелекле, изге җан иде, дип искә алдылар.

Ике сәгатькә якын вакыт үткәч, Госман аганың тормыш иптәше Сөембикә ханым күренде.

Шактый гына туңып өлгергән халык җанланып китте, менә-менә Госман Гомәрне алып кайтырлар, дип ишегалдыннан беркем беркая да китмәде.

Сөембикә ханым, туңгансыздыр, дип барысын да өенә чакырды. Үзенең авыр халәтенә бирешмичә, башкаларны кайгырта башлады. Фатирына кереп, шул арада чәй дә куеп җибәрде.

Ишектән килеп кергәч үк өйдә җылы, ягымлы атмосфера булуын тойдым.

«Мин аны көне буе көттем. Бик соң, кичке алтынчы яртыда гына шалтыратты. Укол кададылар, операция ясыйлар, дип әйтте. Укол кадагач, аңын җуйган. Нәрсә әйтим инде мин», — диде дә тагын елап җибәрде Сөембикә апа. Тавышы калтырый, фикере чуала…

Килгән кешеләр Госман Гомәр гаиләсенең кайгысын уртаклашырга дип, бер-бер артлы Сөембикә апа янына кереп чыкты.

Операциягә бармаган булса, яшәгән дә булыр иде, эх, дип пышылдашты кемнәрдер.

Сүзне язучылар берлеге рәисе Данил Салихов башлады. Аннан соң ТР Президентының Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, «Татарстан яшьләре» баш редакторы Атлас Гафиятов, язучы, журналист Марат Әмирханов, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, якташы Равил Шәрәфиев сөйләде.

Җыелган халыкның Госман ага белән саубуллашуы иң тетрәндергеч моментларның берсе булды. Аны үзе туган Балык Бистәсе районы Чирмешән авылына алып кайтып җирләячәкләр. Җыелышканнар «Урының оҗмахта булсын», дип озатып калды.

Госман Гомәр турында аның чордашлары:

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Госман Гомәр бик көчле журналист иде. Бүгенгенең аяклы энциклопедиясе. Нинди генә район турында сорасаң да, бөтенесен яхшы белә. Кайсы елда нинди җитәкче эшләгәне дә исендә, хәтере яхшы иде. Шушы яшенә җитеп, бер ялгышканын да хәтерләмим. Фикерен бервакытта да югалтмады. Аннары дин юлына аяк басты. Язучыларны соңгы юлга озатырга яисә ясин чыгарга кирәк булса, һәрвакыт әзер иде ул».

Журналист Әхәт Гаффар: «Татарстан журналистикасы һәм язучылар оешмасы аксакалларының берсе. Бик кече күңелле, ярдәмчел кеше, урыны оҗмахта булсын. Миңа тәкъдимнамә язган иде ул журналистика факультетына керергә. Журналистика атаманы. Әкрен генә язып та китте: башта детектив повестьлар, хикәяләр. Без, язучылар турында «Мәдәни җомга» газетасында бер багана алып барды, шунда бик матур истәлекләр язды.

Һәрвакыт хәрәкәттә булды. Язучылар берлегендә нинди генә чара үтмәсен, һәрвакыт килеп йөри иде. Иң актив кешеләрнең берсе булды. Иде, дип әйтүе уңайсыз да. Без аны командор, дип йөртә идек».

Язучылар берлегендә татар әдәбияты буенча консультант Марат Закир: «Госман ага белән «Казан утлары»нда эшләгәндә шактый аралаштык. Без ишетеп, укып кына белгән шәхесләр белән аралашкан бит ул. Һәм шулар турында ул гаҗәеп кызыклы елъязма калдырды.

Ул моннан 71 ел элек яза башлаган, үсмер чагында. Ике атна элек кенә язучылар берлегенә йөгереп килеп киткән иде. Мин аңа яратып «хаҗи агай», дип эндәшәм, чөнки ул хаҗга барган гаҗәп нурлы кеше иде. Кешелекле, ярдәмчел, тынгысыз йөрәкле, янып яшәде. Язган әсәрләре күп булмаса да, халык тарафыннан яратып, җылы кабул ителде. Журналистиканың әйдәп баручысы. Милләт өчен хезмәт иткән күренекле шәхес».

Россия федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре Мөнир Абдуллин: «Госман Гомәр белән бик тату, озак кына «Ватаным Татарстан»да эшләдек, командировкаларга бергә йөрдек. Бер йортта тордык, аралашып яшәдек. Яшенә карамастан, районнарга да чыгып йөрде. Күбрәк әхлак темаларына яза иде. Соңрак дингә бирелеп, мәчеткә йөри башлады. Ул миңа гел «Абдуллин», дип сүз башлый иде. Төгәл кеше иде, тормышта балаларга да бик игътибарлы булды. Үч саклап, үпкәләп йөри торган кеше түгел иде».

Шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова: «Бик иманлы кеше булды. Бер намазны да калдырмыйча мәчеткә йөрде. Тиз генә китәр кеше кебек түгел иде, озак яшәр иде кебек».

ТР Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов: «Госман абый турында гомер буе сөйләсәң дә аз булыр кебек. Аның 85 яшен тутыргач, хөрмәтләп «Шәрәфле аксакал» медален тапшырдык. Аксакаллар шурасында сәркатип тә иде. Безнең зур планнарыбыз бар иде әле. Кызганыч, вафат булды. Соңгы минутка кадәр актив, китаплар чыгарып йөрде.

Безнең өчен бу - зур югалту. Гаиләсенең кайгысын уртаклашабыз. Шурага килгән вакытта һәрвакыт утырышларны дога белән башлады. Госман абый безне дин ягыннан мәгълүмат биреп, рухи яктан күтәрүче дә булды».

ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Галимҗан Гыйльманов: «Гомер буе аралаштык. Соңга араларда ешрак та очрашырга туры килде. Минем янга кергәли, әдәбият, тормыш турында сөйләшеп утыра идек. Аның белән сөйләшеп утыру да җайлы: үз фикерен бервакытта көчләп такмады.

Иман юлына кереп китүемә дә аның тәэсире булды. Мин аны хәзрәт, дип йөртә идем. Ислам тәгълиматы буенча белем дә бирде. Әдәбиятчы гына түгел, ниндидер рухи остаз кебек тә иде ул. Мин үземне күпмедер күләмдә аның шәкерте итеп тә саныйм. Татар журналистикасына, хәзерге заман журналистикасына нигез салучыларның берсе. Аны барысы да бик хөрмәт итәләр иде».

2018 елның апрелендәТатарстан Язучылар берлегендә танылган Госман Гомәрнең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткәннәр иде. «Матур сөйли белмим, яза гына беләм. Исән-сау вакытта еш очрашыйк, күрешеп яшик», — дигән иде Госман Гомәр.

Юбилее алдыннан аның рус теленә тәрҗемә ителгән әсәрләре җыентыгы — «Шахмиран» китабы чыкты. Анда аның «Шаһмиран» романы, «Юлбарыс тырнагы» һәм «Мөһер» повестьлары рус теленә тәрҗемә ителеп бирелгән иде.

«Бу җыентыкка мин җинаять турындагы әсәрләрне керттем. «Шаһмиран» романында сүз казан мафиясенең бөлүе турында бара. Ә инде повестьларның сюжеты нигезендә - җинаятьлечек. Заманында «Гармун телләре унике» әсәре чыккач, бер мөхәррир бездә Госман Гомәр дигән язучы бармыни дигән иде. Шуннан соң мин 23 ел бернәрсә дә иҗат итмәдем», — дип искә алган иде Госман Гомәр.