Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Сюрпризларга иң бай ай»: Татарстанда апрельдә һава торышы нинди булачак?

Быел Татарстан башкаласына яз бер ай алдан килде. Мартта 13 тапкыр температура рекорды куелды һәм тарихка кереп калды. Апрельнең нинди сюрпризлар әзерләве турында «Татар-информ»га КФУ галимнәре сөйләде.

news_top_970_100
«Сюрпризларга иң бай ай»: Татарстанда апрельдә һава торышы нинди булачак?
Рамил Гали

Беренче декада җылы булачак

Казанда апрель аеның беренче декадасында һава температурасы 4-5 градуска җылырак булачак. Тулаем алганда, Татарстан башкаласында язның икенче аенда температура бер градуска югары булачак. Бу хакта «Татар-информ»га Казан федераль университетының Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев әйтте.

«Декада башында кыска вакытлы салкыннар, ә соңыннан кабат җылыну фаразлана. Асылда, без айның аномаль җылы башлануын күзәтәбез. Хәзер норма буенча уртача көнлек температура ноль градус чамасы булырга тиеш, ә фактта ул нормадан 4-5 градуска югары. Гомумән, декада аномаль җылы булачак», — диде ул.

Россия Гидрометеорология үзәгенең озак вакытка ясалган фаразлары буенча, Казанда апрель аенда температура нормада булачак дип фаразланган иде. Әмма соңрак бу фаразга бераз төзәтмәләр кертелде. Казанда апрель аенда норма буенча уртача айлык температура көндез 9 градус, төнлә 0,8 градусны тәшкил итә. Апрельдә айлык явым-төшемнәр күләме 36 мм, ә явым-төшемле көннәр — җидәү. Переведенцев китергән мәгълүматларга караганда, республиканың көнбатыш өлешендә явым-төшемнәр күләме нормадан югары булачак. КФУ профессоры альтернатив фаразлар да бар, аның буенча апрель тулысынча аномаль җылы булачак, дип тә өстәде

«Россия Гидрометеорология үзәгендә Сидоренко дигән профессор бар, ул бөтенләй башка ысуллар белән, Ай йогынтысын исәпкә алып, фаразлар ясый. Аның фаразларына караганда, Казанда апрель аенда температура нормадан өч градуска югары булачак», — диде Переведенецев.

КФУның Экология һәм табигатьне файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйткәнчә, апрель аенда Казанда уртача айлык температура 5,5 градус тәшкил итә. Бу айның беренче декадасында уртача температура якынча 5 градус булачак. Шулай ук ул озак вакытка ясалган фаразларның 60-70 процентка туры килүен дә әйтте.

145 ел эчендә җылылык буенча рекорд

Узып киткән март ае Казанда берничә көн дәвамында җылылык буенча рекорд куйды һәм 145 еллык метеокүзәтүләр чорында иң җылысы булды. Бу ай берьюлы берничә күрсәткеч буенча тарихка кереп калды.

«Мартта норма буенча уртача температура минус 4,5 градус булырга тиеш, быел ул 3 градус тирәсе булды. Аномалия 6-7 градусны тәшкил итте, бу метеокүзәтүләр тарихында иң җылы ай булды. Кар бер ай алдан эреде, кар бары тик чокыр-чакырлы урыннарда гына калды. Климатик исәпләр буенча, уртача көнлек температурадан күчеш гадәттә 30-31 мартта була. Ягъни, бу күчеш бары тик ай азагында гына булырга, ә кар катламы 10 апрельдә генә эри башларга тиеш иде», — диде Переведенцев.

КФУ метеостанциясе мөдире Мәдинә Шәрипова мәгълүматларына караганда, шәһәрдә һава торышын күзәтү 1875 елдан бирле алып барыла. Моңа кадәр Татарстан башкаласында март аенда температура максимумы 2008 елда булган, ул бер градус җылыны тәшкил иткән. Рейтингның икенче урынында 2002 елның марты, ул вакытта 0,7 градус булган. Өченче урында — 1990 ел, язның беренче аенда уртача температура 0,3 градус булган.

13 абсолют рекорд

Быел март аенда 13 көн дәвамында температура җылылык буенча рекорд куйды: 3, 7, 11–14, 18, 26–31 мартта. 3 мартта Татарстан башкаласында 5,2 градус җылы булган, элек бу көнне иң җылы температура 2000 елда булган, ул вакытта иң югары температура 5 градуска җиткән. 2020 елның 7 мартында шәһәрдәге термометр баганалары плюс 4,7 градуска кадәр күтәрелгән. Моңа кадәр 2002 елда бу көн иң җылысы булган һәм 3,9 градусны тәшкил иткән. Быелның 11 мартында 9,4 градус җылы булган, ә 2014 елда март аеның шушы көнендә 5,7 җылылыкны тәшкил иткән. 12 мартта — 9,2 градус (2014 елда 4,8), 13 мартта — 6,4 (2014 елда — 4,9), 14 мартта — 9,2 градус (2014 елда — 6,8), 18 мартта — 9,4 градус (1975 елда — 9 градус) җылы булган.

Быел 26 мартта көндез һава температурасы 10,8 градуска кадәр җылынды (узган рекорд 2008 елда куелган булган — 10,5 градус). 2020 елның 27 мартында 12,3 градус җылы (2008 елда 10,8 градус) булган. 28 мартта плюс 10,5 градус (1988 елда 9,8 градус җылы) булган. 29 мартта термометр баганалары 13,4 (2007 елда 12,3 градус), 30 мартта — 14,6 (2007 елда 13,2), ә 31 мартта 14,4 (2007 елда 14,2) градуска кадәр күтәрелде.

Алдагы көннәргә һава торышы фаразлары

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразларына караганда, 3 апрельдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән урыны белән бераз җепшек кар, яңгы явачак. Көндез явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы — 3…+2, көндез +8...+13 градус булачак.

4 апрельдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез республиканың көнбатыш районнарында бераз яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -3…+2, көндез +11...+16 градус булачак.

Россия Гидрометеорология үзәгенең алдагы биш көнгә фаразларына караганда, Казанда 3 апрельдә +12, 4 апрельдә +16, 5 апрельдә +11, 6 апрельдә +9, 7 апрельдә +11 градус җылы булачак.

Халык сынамышлары

Халык арасында апрель сюрпризларга иң бай ай дип исәпләнә. Көтмәгәндә кар яварга яки кисәк кенә җәйге кебек эссе булырга мөмкин. Апрель аена халык сынамышлары булачак уңыш һәм киләсе көннәргә һава торышы белән бәйле.

  • Ай ахырында кар өслеге кытыршы булса — уңышка;
  • Бу ай дымлы булса — сөрүлек яхшы һәм җәй гөмбәле булачак;
  • Ай башында яшен булса — җәй җылы һәм чикләвек уңышы мул булачак;
  • Яшен ялтыраса, әмма күк күкрәгәне ишетелмәсә, җәй коры булачак;
  • Апрель азагында җылы яңгырлар яуса — уңышка;
  • Апрельдә юеш булса — җәй гөмбәгә бай булачак;
  • Көндез эссе, төнлә салкынча булса — җылы, җилсез һава торышына;
  • Апрель ахырында төннәр йолдызлы булса — уңышка;
  • Апрельдә каеннарда су күп булса — җәй яңгырлы булачак;
  • Апрельдә карлыгачлар килмәгән булса — яз буе салкын булачак;
  • Туфрак дымны никадәр күп алса, ел мул уңышлы булачак;
  • Әгәр беренче атнада көчле җил исә икән, июнь ае яңгырлы булачак.

Апрельдә туй уздыру еш үзгәрешләр һәм сюрпризлар вәгъдә итә. Шулай да бу ай гаилә кору өчен уңай булып санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100