Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Даруханәгә бару михнәт иде»: волонтерлар халыкка ярдәмгә чыкты

Коронавирус Кытайда гына, дип сөйләнеп йөрдек-йөрдек тә, ямьле язлар җиткәч, өйләребезгә бикләнгәнебезне сизми дә калдык. Өйдә торгач, ашарга гына җиткер, азык-төлек кибетенә сукмак еш таптала. Мәрхәмәтле волонтерлар ярдәмгә ашыга: азык-төлек, дару чыгып ала алмаучылардан шалтыратулар кабул итеп, өйләренә бара.

news_top_970_100
«Даруханәгә бару михнәт иде»: волонтерлар халыкка ярдәмгә чыкты
Владимир Васильев

Бүген Казанда 200ләп миһербанлы җан хезмәт күрсәтә. 20 марттан башлап, Гомумроссия халык фронты штабы (ОНФ) һәм «Волонтер-табиблар» оешмасы вәкилләре Казанның Патрис Лумумба урамындагы бинада җыелып эш башлаган.

8 (800) 200-34-11 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратып, ярдәмгә мохтаҗ һәркем өенә азык-төлек яки дарулар китереп бирүне яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләп кайтуларын сорый ала. Шалтыратучылар әйтеп яздырган кирәкле әйберләр исемлеген тотып, волонтерлар кибеткә яки даруханәгә, аннары тиешле адреслар буенча юл тота. Бүген «Татар-информ» хәбәрчесе дә волонтерларга иярде.

Офислары үзе дә медпункттан ким түгел: тартмасы белән пирчәткәсе, сиптергеч антисептиклар, градусник, битлекләр… Без килеп кергәч тә, кулга антисептик сиптереп каршы алдылар. Пирчәткәләр тоттырдылар. «Волонтер-табиблар» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының төбәк координаторы Анна Макарова сүзләренчә, волонтерлар чыгып китәр алдыннан инструктаж үтә, тән температурасы үлчәнә, саклангыч чаралар бирелә. «Волонтерның хәле яхшы булуына инангач кына аны гозерне үтәргә чыгарып җибәрәбез», — ди Анна.

Кемгә — дару, кемгә — кыстыбый

Җиңү проспектында яшәүче беренче төркем инвалид Раида Костинага сөт, эремчек, кефир, йогырт, ипи, батон, солы печеньесы һәм башкаларны җыеп, барлыгы 1 мең сумга азык-төлек алдык. Магистральная урамында яшәүче Зөлфирә Соловьева күз даруы, олылар өчен памперслар сораган.

Волонтерларның «әйдә, ярар»га түгел, намус белән эшләүләре ошады. Солы печеньесының йөземлесе, мүк җиләклесе, чикләвеклесе бар иде, кайсын алырга, дип кибеттән янә шалтыратып белештеләр. Даруханәдә күз даруы шактый кыйммәт икәнен ишеткәч тә, Зөлфирә апаның шул бәягә ризамы-юкмы икәнен сораштылар.

Волонтерлар Ләйлә Хәйруллина һәм Анастасия Малагина әйтүенчә, кайберәүләр конкрет адрес буенча, нәкъ менә шул даруханәдән генә кирәк дип әйтергә дә тарсынмый икән. Волонтер каршы килми — кая кушса, шул даруханәгә бара. Шулай ук, сырхауханәгә барып, табибтан рецепт та алганнар. Пациент башта шалтыратып кисәтеп куя да, табиб биреп җибәрә. «Үзенчәлекле ризыклар сораучылар да бар. Берәүгә кыстыбый кирәк иде, без „Бәхетле“гә барып, кыстыбый алдык. Дүрт мең сумлык ашамлык та алганыбыз бар, ипи, сөтләрне катырып куябыз диючеләр булгалый», — ди Анастасия Малагина. Ә берәү шалтыратып, эте белән йөреп керүне сораган. Билгеле, андый үтенечләрне волонтерлар кире кагарга мәҗбүр.

Кибеттән һәм даруханәдән чыктык та, кулларны тагын бер кат антисептиклар белән эшкәртеп, пенсионерларга киттек. Волонтерлар эчкә үтми, чекны күрсәтеп, акчаны бусага аша гына ала.

«Пенсионерлар өчен бу коткару таягы кебек»

Зөлфирә Соловьева озак еллар кибеттә сатучы булып эшләгән. Күзендә катаракта, дару тамыза.

— Миңа ярдәм һәрвакыт кирәк. Кибете якын аның, ә менә даруханәсенә барып җитү — бер михнәт. Әни олыгайды, үзен ялгызын калдырырга ярамый, 90га якынлашып килә. Мин автобуска да утыра алмыйм, бот сөягем сынган, әкрен генә кибеткә барып кайтуым да бер сәгатькә сузыла. Шуңа күрә шактый кыенга туры килә. Бертуган энем дә, киленебез дә кайгыртып тора безне. Шул киленем шалтыратып әйтте дә инде миңа, өйгә киләчәкләр, дип кисәтеп куйды. Яшьләрнең шушындый хезмәт күрсәтеп йөрүе искиткеч. Шулкадәр күңелем булды. Бу пенсионерлар өчен коткару таягы кебек.

Коронавирустан сакланасызмы соң? Өйдә карантинда утыручыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

— Урамга чүп түгәргә генә чыгып керәм. Атнасына бер кибеткә барам, әни сөтле ризык ашагач, сөт күп кирәк. Хәзер күршеләр белән бу арада күрешмибез, шулдыр инде безнең саклык чаралары.

Ә башкаларга килгәндә, өйләрендә утырсыннар, өйдә эш буа буарлык. Кышкы әйберләреңне алып куй, шкафтагы киемнәреңне үтүклә, «ярар, аннары» дип калып килгән эш җитәрлек бит. Хатын-кызның өйдә эше бетми аның, хәер, ир-атка да бар ул. Элгечләрне ныгытырга, кайда кадак, шөреп бушаган, кагып, борып куярга була, андый вак-төяк эшләргә кул җитми бит. Азык-төлек, дару кирәк булганда, тагын шалтыратырмын әле алайса, — дип озатып калды Зөлфирә апа.

Раида Костина ялгызы яши, 81 яшь, беренче төркем инвалид. Волонтерларга, ярдәм сорап, беренче тапкыр шалтыраткан. Безне күрүгә, сөенеченнән нишләргә белмичә, беренче сүзе итеп: «Бу ризыгым беткәч, тагын шалтырата аламмы?» - дип сорады.

— Балаларның берсе Белгородта, берсе Осиновода яши. Кичә кызым белән киявем азык-төлек белән килергә чыкканнар да, туктатканнар, кертмәгәннәр. «Әни, нишлим икән?» - дип елап шалтырата. «Борчылма, бар кайт, берәрсенә шалтыратырмын», - дидем. Аннары үзе үк шушы хезмәт турында әйтте. Бик җайлы булды, нишләр идем менә, — диде ул.

Яшь әниләр дә мөрәҗәгать итә ала

Волонтерлар Казанда көненә 50гә якын гаризаны эшкәртә. Бүген иртән без килгәндә үк 40 заявка бар иде.

— Без өч сменага бүленеп эшлибез: иртәнге 8дән көндезге 2гә, көндезге 2дән кичке 6га кадәр сигезәр кеше, кичке 6дан — ун кеше. Хәзер тагын да арттырырбыз, чөнки көннән-көн шалтыратучылар саны арта, — диде «Молодежка ОНФ» оешмасы координаторы Дамир Нургалиев.

Базада кешенең исем-фамилиясе, телефон номеры, адресы һәм пароле күренә. Волонтер килеп җиткәч, шул парольне әйтә дә, хуҗалар ишекне ача. Кайнар линиягә шалтыратучыга алдан ук әйтелгән парольне язып калырга кушалар. Яшь мөһим түгел, әйтик, ике кечкенә баласы белән урамга чыга алмаган ана памперслар сорап заявка калдырган.

— Кешеләр инде безне кызыл киемнән таный. Мәсәлән, кичә даруханә директоры: «Сез изге эштә», - дип бушлай 20 битлек бирде. Беренче көннәрдә: «Шундый кешеләр дә бармыни әле ул?» - дип ышанмадылар башта. Кайчак әбиләр телефон номерын алып, бер үк волонтерлар килүен тели, кабат шалтыратканда, исемен әйтеп чакыралар, — ди Дамир.

Волонтерлар карточкасына ничә сәгать эшләүләре теркәлә, вузларга яки ординатура, аспирантурага кергәндә иҗтимагый эшчәнлекләре үзенә күрә балл бирә. Кайбер студентларга бу эш практика кебек исәпләнә.

Үз ихтыяры белән килгән машина йөртүчеләр дә табылган. Үз бензиннарын да жәлләмичә, волонтерлар кая кушса, шунда баралар икән.

Волонтерлар вакытларын бушка уздырырга теләмәүләрен, шуңа изге эшкә килгәннәрен әйтә.

— Минем күңелемдә яши ул булышу теләге, аны аңлатып та булмый. Кемдә бар, кемдә юк ул хис, булмаучыларны да шелтәләргә кирәкми, ул йөрәктән чыгарга тиеш. Җәмгыятькә файдалы булу минем өчен бик мөһим, — ди Ләйлә Хәйруллина.

— Карантинда озак утырдым инде, чыгып керим әле дидем, изге эш бит ул. Дусларым арасында аңламаучылар да булды, «Ярдәмгә тилмереп торган кешегә булышу начармыни?» - дип җавап бирдем, — дип сөйләде Олег Белоусов.

Әгәр сезгә дә волонтерлар ярдәм кирәк икән, кайнар линия телефоны: 8 (800) 200-34-11.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100