"Автор-башкаручы", тракторчы Элмурот Эркаев: Безнең татар эстрадасы артистлары эт белән мәче кебек

Инстаграмда "Светофорның кызыл төсе ачуымны чыгара" дигән җыр башкарган егет тиз арада күпләргә танылды. "Татар-информ" хәбәрчесе үзенчәлекле тавыш белән мәзәк җыр башкарган тракторчы эзләп тапты. Ул - “ПМК-15” оешмасында эшләгән 37 яшьлек Марат - Элмурот Эркаев. Тракторчы егет үзенең яраткан эше һәм җырлары турында сөйләде.
“Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә корган көнне, Элмурот Казан сөт комбинаты территориясендә иде. Ул махсуслаштырылган тракторда эшли - бетонланган мәйданчыкны вату белән шөгыльләнә.


Мин “пятизвездочный татарин”, минем исемем Марат”

Элмурот Эркаев катнаш гаиләдән, әтисе үзбәк, әнисе татар, ул үзен чын татар кешесе дип саный.

- Тумышым белән мин Таҗикстаннан. Әмма мин үземне үзбәк дип санамыйм. Әни әтидән аерылгач, Татарстан Республикасының Балтач районына күченеп кайткан. Ул вакытта миңа 1 яшь тә юк иде әле. Үзбәк телен мин белмим, татар һәм рус телләрендә җиңел  сөйләшәм. Россия Президентын да сайларга бардык без, әмма сайлау нәтиҗәләре белән канәгать түгел. Мин үземне чын татар дип саныйм. Паспортта да мин “татарин” дигән. Дусларым, танышларым син кайсы милләт кешесе дигәнгә, мин “пятизвездочный татарин мин!”, дип җавап бирәм. Шуңа күрә күп кеше Марат дип эндәшә миңа. Үзем дә Марат дигәнгә ияләнгән. Татар, димәк Марат.

Элмуротның әтисе Таҗикстанныкы, исеме Рузимбай. Ул Элмуротны һәм аның әнисен, Балтач районы Арбор авылы хатыны Нуранияне, ташлап киткән. Элмурот үги әтисе Нургаян белән үскән. Элмуротның бертуган апасы Гөлнара Балтачта тегүче булып эшли. Төрле матур киемнәр тегә, барысын да булдыра. Концертлар өчен дә бизәкле милли киемнәр тегә. Мәдәният йортына булдырганча булыша. Элмуротның бертуган энекәше бар. Ул Абхазиядә контракт буенча хезмәт итә. Аның исеме Рәсүл.

Элмурот “Татар-информ” хәбәрчесенә халык җырын “Олы юлның тузаны” һәм “Әрни йөрәк, соң нишләргә кирәк” җырын җырлап күрсәтте. Гомерләр тракторда үтә инде, ди Элмурот.

“Кулың ятышлы булса, эшләргә була”

Элмурот яшь егет чагында ук техника белән кызыксынып эшли. Башка җирдә эшләп карамаган, эшләргә теләми дә.

- Мин техникада, әйтик тракторларда, юл төзү эшләре машиналарында армиядә хезмәт итеп кайтканнан бирле эшлим. Тракторларның да төрлеләре була бит. Һәр эш өчен аерым үз функциясен башкара торган трактор. Армиягә киткәнче дә техникада эшләгән идем. Балтач районының Норма авылында “Арча агросәнәгать һөнәри көллияте” Дәүләт автономияле һөнәри белем бирү учреждениесенең №2 филиалында белем алдым. 1999 елда әлеге уку йортын тәмамладым һәм озакламый армиягә киттем. 

Бар хәлләрне истә тотып бетереп тә булмый, әмма 2001 елда армиядән кайтканымны төгәл хәтерлим. Мин мондагы кеше бит инде, монда укыган, монда мәктәпкә йөргән. А.П.Обыденнов исемендәге Казан автотранспорт техникумына укырга кердем, әмма тормыш авырлыклары барлыкка килү сәбәпле ташларга туры килде. Балалар да туган вакыт иде, укуны берничек тә дәвам итеп булмады. Нәрсә дисәң дә, кулың ятышлы булса, эшләргә була. Минем, мәсәлән, машина йөртүче таныклыгымда бар категорияләрем дә бар.


       “Көне-төне эшлибез, карның ял вакыты юк”

Эркаев Элмурот “ПМК-15” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли. Бу оешма махсуслаштырылган төзелеш эшләрен башкара.

- Коллектив әйбәт, барысы да тәртип. Башлыкларның бер начар сүз дә әйткәннәре юк. Эшчеләр арасында мөнәсәбәтләр яхшы, алай күңелсез хәлләрнең, урлау-нитүләрнең булганы юк. Әле бүген Казан сөт комбинаты безнең оешманы яллады, шуңа күрә әлеге вакытта без монда эшлибез. Эш вакыты инде безнең төрлечә, калып эшләгән вакытлар да була. Төнлә дә чыгабыз, ялларда да чыгабыз. Кар бит явып тора, карның ял вакыты юк. Кыш киткәч, карлар җебегәч, мин юл төзүчеләр белән эшлим. Юллар ясыйбыз. Кыш көне шул төзелештә һәм күбесенчә техникада инде.

           “Мин нишләп чит кешегә бушка эшләргә тиеш?”

Элмурот элегрәк “Техника 116” транспорт компаниясендә эшләгән. Әмма күңелсез хәлләр булу сәбәпле, бу эштән ул үз теләге белән киткән.

- “Техника 116” транспорт компаниясендә мин бер елдан артык эшләдем. “Волгадорстрой”да, “Дежавю” шәхси сакчылар оешмасы”нда эшләргә туры килде, ләкин “Техника 116” транспорт компаниясендә күргән хәлләрне, мин, Аллаһка шөкер, бүтән күрмәдем. Ә эш менә нәрсәдә. Ул компаниядән кемдер нәрсәдер урлаган, монысын инде хәтерләмим. Урлаучыны таптылар аны соңыннан. Әмма башлык, нигәдер, безне гаепләде. Башта урлаучыны табыгыз, юкка чыккан әйберләрне кире кайтарыгыз, шуннан соң гына хезмәт хакын алырсыз, диде. 

Җитмәсә кышның бер көнендә эшкә чыккач, тракторның тәрәзәсен ваттым, әмма гаеп миндә түгел иде. Эш урынына һәм һава торышына карап, тракторларга махсус кисәкләр куела. Мин әйттем, мине тыңламадылар. Тракторның плафонын җимердең, тәрәзәне ваттың, акчасын бир, диделәр. Бу хәлләрне чишеп бетерегез, диделәр. Һәм шуңа күрә ай ярым хезмәт хакын түләмәделәр. Мин башлыкның артыннан йөрмәдем, чөнки эш акчада түгел, минем ачуым чыкты. Әйе, ул башлыгыбызның эшләгән яхшылыклары да күп иде. Мәсәлән, инвалидлар йорты территориясен без бушка чистарттык. Әмма, бер генә сорау... Мин нишләп чит кешегә бушка эшләп йөрергә тиеш? 

Бу эштән киткәч, “ПМК-15”га  эшкә урнаштым. Эшләргә теләгән кешене нишләп эшкә алмасыннар ди? Хезмәт хакын монда вакытында түлиләр, мин тырышып эшлим, барысы да әйбәт.


       “Бу кар минеке түгел, нишләп миңа куйдың?”

Элмурот үз эшендә төрле холыклы кешеләрне очрата. Әмма кешеләр белән талашмаска тырыша. Мәсәлән, теләсә кайда машинасын калдырып киткән кешеләр эшләргә комачаулый, әмма ул бу очракта да тыныч калырга тырыша.

- Машиналарын дөрес җиргә куймаган кешеләргә нәрсә әйтәсең инде. Без бит үзебез дә машиналарда йөрибез. Булдыра алганда сорыйбыз, машиналарын алалар, булдыра алмаганда әйләнеп узасың инде. Аның белән генә дөнья туктамый. Синең кар, минем кар, дип кычкырышалар, андый хәлләр дә була. Нәрсәгә ул карны миңа куйдың, ул бит аның кары дип тә бәйләнәләр хәтта. Кешеләрдән нәрсә генә ишетмисең инде, әмма мине шушы эш һөнәренең иясе буларак беркайчан да кимсеткәннәре юк. Кешеләр безнең кирәкле эш эшләгәнне аңлый.

         “Хәния Фәрхине бик яратам”

Элмурот күбрәк борынгы һәм моңлы җырлар тыңлый, чөнки ул җырларда, аның фикеренчә, тирән мәгънә бар.

- Салават Фәтхетдинов, Илсөя Бәдретдинова, Нәфкать Нигматуллиннарны мин бик яратып тыңлыйм. Аларның җырларында чынлап та моң да, мәгънә дә бар. Башка җырчыларга карата минем негатив юк, артистның җырлавы ошамый икән, тыңламыйм. Яшьләрне дә тыңлаганым бар. Үзең сайлый алмаган очракта радиода кайсы башкаручыны куялар, шуны тыңлыйсың инде. Мин татарча җырлар да, русча да, инглизчә дә тыңлыйм. Аерып әйтә генә алмыйм. Кәеф килгәнчә, тегеләй дә була, болай да була. 

Хәния Фәрхине бик яратам. Халык җырларын бик матур җырлый иде. Соңгы юлга озатырга, кызганыч, бара алмадым, чөнки эштә идем. Иптәшем барды, аннан сораштырдым. 

Борынгы җырчыларны яратам инде мин. Алар тирән мәгънәле җырлар башкара бит. Хәзерге яшь җырчылар баянда уйнамыйлар, элеккеге уен кораллары бетеп бара. Җырчылар әле милли халык киемнәрен киеп чыксалар, чыгышлары тагын да матуррак булыр иде.


                “Хәзерге татар эстрадасы артистлары эт белән мәче кебек”  

Элмурот әйтүенчә, аңа татар эстрадасы артистларының бер-берсе турында гайбәт сатулары ошамый. Ул инстаграмда аларның аккаунтларын күзәтеп баруын әйтте.

- Безнең артистлар эт белән мәче кебек. Җырчылар күп, тырышалар, барысы да җырлый. Алар арасындагы мөнәсәбәтләр генә ошамый миңа. Алар эт белән мәче кебек. Татар эстрадасы бит бердәм булырга тиеш, чөнки алар бер эш эшли.

“Кәеф килсә, моң килсә, җырлар үзе языла”

Элмурот үзе дә җырлар һәм шигырьләр иҗат итә, ләкин язганнарын саклап бармый, дусларына ватсапта, социаль челтәрләрдә яздырып җибәрә.

- Моң килгәндә рәхәтләнеп җырлыйм инде мин. Үзем язганнарымны язып алып калганым юк шул. Дусларыма ватсапка җибәреп барам. Кәеф килгәндә, моң килгәндә җиңел языла инде ул. Минем Интернетта таралган видеомда да мин үземнең эш барышында уйлап тапкан җырымны башкарам. Мин аны бары тик үз Инстаграм аккаунтыма дип кенә төшергән идем. 

Матур фотолар астында төрле комментарийлар язып калдырырга яратам. Авыл көенә, татар халкының “Алмагачлар” җыры көенә күбрәк җырлар язам. Барысын да татарча иҗат итәм. 


       “Балаларым бик сәләтле, барысын да яратам”

Элмуротның өч баласы бар. Улы Камилгә 12 яшь, кызы Камиләгә дә 12 яшь, кече улы Кәримгә 8 яшь. Тормыш авырлыклары аркасында Элмуротның кызы Камилә әбисе - Элмуротның әнисе белән Балтачта тора. Камилә Элмуротның беренче хатыныннан туган бала. Ул хатын, Элмурот әйтүенчә, үз баласыннан баш тарткан. Камилә башта әтисе һәм аның яңа гаиләсе белән торган, хәзер инде әбисендә тора, шунда мәктәпкә йөри, “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә катнаша. Элмуротның уллары Камил һәм Кәрим икенче хатыныннан. Элмурот "яраткан хатыным" дип атаган Альмира тумышы белән Кукмара ягыннан. Алар әйбәт кенә яшәп ята.

- Беренче балам туганда, миңа шул 23-24 яшьләр тирәсе булгандыр. Хәзер инде минем өч балам бар. Кызым бии дә, җырлый да. “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә алар әйбәт кенә чыгыш ясадылар, Казанда үтәсе этапларга чыктылар. Олы улым минем баянчы, бик матур итеп баянда уйный. Кече улым брейк-данс биюләренә йөргән иде, хәзер материаль мөмкинлекләр булмау сәбәпле, әлегә бу түгәрәкне туктатып тордык. 

Балаларым эшемне ошата, аларга күңелле, тракторга утырып йөриселәре килә. Кызганыч, махсус машиналарга аларны утыртырга ярамый. Язгы каникуллар булу сәбәпле хәзерге вакытта алар өйдә. Гаиләбез белән традиция буенча ел саен Яңа Елны һәм Сабантуйны бәйрәм итәбез. Балтачны сагынаммы-юкмы, балачак үткәнме, үткән инде. Авылда бит инде авыррак, бу бөтен хәлләр, минем авыр балачак. Шәһәрдә бу очракта җайлырак дип уйлыйм мин. Балтач хәзер үсте инде, сүз дә юк. Күптән түгел ачылган “Дулкын” бассейнына да балалар яратып йөри. Үземнең әле барып, күреп, йөзеп караган булмады.

      “Өйне ничек төзергә?”

Элмуротның күңелен бүгенге көндә бер генә әйбер борчый. Ул вертолет заводы янында җир кишәрлеге алган булган.

- Вертолет заводы безгә өй төзергә рөхсәт бирми. Ипотекага өй алган идек без. Искерәк өй алган идек инде, хәзер яңасын төзергә кирәк. Әмма анда вертолет заводының сынау зонасы икәнен соңрак белдек. Шуңа күрә ул кызыл линия янында өй төзергә ярамый, рөхсәт бирә алмыйлар. Шул сәбәпле, тормышлар үзгәргәнче, өй шул килеш торачак инде. Нишләргә икәнен әлеге вакытта белмибез, алда күз күрер.