Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Миңнехановның коррупционерларга сүзе: «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!»

Бүген Татарстанда коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия утырышында берничә түрәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршында кызарырга туры килде. Тиктомалга түгел, үз өлкәләрендә һәм җирлекләрендә кыңгыр эшләре өчен. Без капчыкта ятмый дигәннәре дөрес инде ул…

news_top_970_100
Рөстәм Миңнехановның коррупционерларга сүзе: «Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит!»
ТР Президенты матбугат хезмәте

Татарстанда берничә уку йортында «ялган» студентлар ачыкланган. ТР Президентының антикоррупцион сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Марс Бәдретдинов Рөстәм Миңнехановның кәефен шактый кырырлык мәгълүматлар яңгыратты.

Ялганлауда хәзер яңа бренд!

Чүпрәле тармак технологияләре техникумына 2017-2020 елларда көндезге бүлеккә 62 студент «кабул ителгән». Алар укымаган, стипендия генә алып ятканнар. Көндезге бүлек студентына дипломнар да «бирелгән». «Техникум студентлары» итеп «авыл хуҗалыгы производствосында тракторист-машинист» белгечлегенә башка вузлардан студентлар, техникум хезмәткәрләре, балалар бакчалары хезмәткәрләре теркәлгән. Марс Бәдретдинов сүзләренчә, уку йорты директоры һәм аның урынбасары да шулар рәтендә хәтта.

Законсыз түләнгән стипендия кайтарылган. Директор эшеннән алынган. 

«Бу низаг бюджетка гына түгел, район җитәкчелеге абруена да тап төшерде, — диде Марс Бәдретдинов. Ул район мәгариф бүлеге, Мәгариф һәм фән министрлыгының да ялган мәгълүматларны сизмәгәнен искәртте. 

Чүпрәле техникумы шундый шома гына эшләүче бердәнбер уку йорты түгел икән. Апас аграр көллиятендә дә ялган 12 «студент» табылган. Бишесе инде өченче курста.

— Көллият директоры үзе дәүләт биреме буенча планлы күрсәткечләрне үтәү өчен дип аңлатты. Өч ел көллият укытучылары дәресләргә йөрү журналларын алып барган, зачет кенәгәләрен һәм имтихан тапшыру ведомостьларын тутырган. Беркем моны сизмәгән. Ялганлауда хәзер яңа бренд. Элек терлек, уңышны арттырып язалар иде, хәзер уку йортларында студентлар, хастаханәләрдә пациентлар буенча ялган саннар язалар, — диде Марс Бәдретдинов. 

— Күз алдыма да китерә алмый идем. Уку йортында ничек «үле җаннар» була ала соң ул?» — дип гаҗәпләнде Рөстәм Миңнеханов һәм мәгариф һәм фән министрыннан аңлатма сорады. Илсур Һадиуллин 12 районда тикшерү барганын әйтте. «Аларда да хилафлыклар бар. «Юл картасы» буенча эш үткәреләчәк, тикшерәчәкбез, контрольне көчәйтәчәкбез», — дип вәгъдә бирде.

— Бөтен әйберне министр күреп бетерә алмаска да мөмкин. Синең шушылар өчен җавап бирерлек кешең бар. Ул әйберләрне күрергә кирәк бит инде? Оят! Бөтенләй бисмилласыз бит инде! Куарга кирәк андый кешеләрне, нәрсәгә кирәк алар безгә, — диде Рөстәм Миңнеханов.

 Мондый «хәйриячелекне» ничек аңларга?

Техникумнарда студентлар «укыса», лагерьларда балалар «ял иткән». Яшьләр эшләре министрлыгында да акчалар теләсә кая чәчелгән булып чыкты.

Марс Бәдретдинов Яшьләр эшләре министрлыгы карамагындагы «Лето» учреждениесенең закон бозу очраклары турында сөйләде.

— Апас районында гаилә кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләрдә үсүче авыр балалардан да урлау билгеләре ачыкланган. «Лето» оешмасының «Свияга +» лагерена бөтенләй күрсәтелмәгән хезмәтләр өчен акча күчерүенең 39 очрагы ачыкланган. Ул балалар анда хәтта булмаган да, бюджет 1 млн сумнан артык акча югалтты, — диде Коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы.

Ул кесәгә һаман да күбрәк акча шудыру уе белән яшәгәндә намус төшенчәсе бөтенләй качуына басым ясады.

— «Лето» учреждениесе, шулай ук, фиктив реестр нигезендә Шаяннар һәм тапкырлар клубында катнашучыларга профильле смена оештыру өчен шәхси эшмәкәргә 1 млн га якын сум акча күчергән. Ул смена үткәрелмәгән. Хәзер хокук саклау органнары шундый ук өченче факт буенча тикшерү уздыра, — диде Марс Бәдретдинов.

Яшьләр эшләре министрлыгының үз карамагындагы оешмаларга контроле булмавын һәм формаль мөнәсәбәтен әйтте.

Татарстан Президенты яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны бушка туздырылган акчалар өчен тәнкыйть утына тотты.

— Ник моңа рөхсәт итәсез? Мондый «хәйриячелекне» ничек аңларга? Бу сезнең ышанычлы кешеләрегез. Ышанмасагыз, алмаштырыгыз. Сез бит министр буларак җавап бирәсез. Мин сезнең өчен җавап бирәм. Булдыра алмасагыз, сезнең эшли алу-алмавыгыз турында уйларга тиеш булам, — дип кисәтеп әйтте Президент.

«Балалар ялында да бизнес ясап яталар!» — дип канәгатьсезлек белән шелтә белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Дамир Фәттахов министрлык тарафыннан контроль булганын һәм актлар тикшерелгәнен әйтте. «Яз көне актлар имзалаганнар, сменаны пандемия аркасында уздыра алмаганнар, көзгә калдырганнар», — дип акланып карады.

«Акчаларны кайтарыгыз! Рәсмиләштерегез дә, бу бик җиңел эшләнә. Бернинди аклау юк, контрольсезлек!» — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 Соңгы кадагына кадәр таләп итегез!

Президентның камчысы подрядчының начар эшен кабул иткән өчен Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллинга да төште.

Сарман районы Олы Нөркәй мәдәният йортында ремонт вакытында бюджет акчасын законсыз куллану ачыкланган. 2019 елның ноябрендә заказчы 5 млн 667,8 мең сумлык эшләрне кабул иткән. Башкарылган эшләр һәм материаллар алмаштыру 166,3 мең сумга арттырып күрсәтелгән.

«Элек яшереп калганны хәзер качырып калып булмый. Халык бөтен кимчелекләрне күрә», — дип кисәтте Марс Бәдретдинов.

Ул Сарман районы мәдәният бүлеге мөдире эшеннән алынган булганын әйтте. Капремонт барышын тәнкыйтьләгәне өчен мәнфәгатьләр конфликты килеп чыккан булган.

— Соңрак ул эшенә кайтарылган, хакыйкать җиңгән, капремонт чыннан да начар булган. Тәнкыйть дөрес булган. Подрядчы эш күләмен арттырып бәяләгән, материалларны арзанракка алмаштырган, — дип сөйләде.

— Төзелешкә алынган кеше сине алдарга тели, син бит моны аңларга тиеш, син бит имза куясың. Ничек имзаларга була?! Башкарма комитет ничек кабул итә ала соң ул эшне?! — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Сарман башлыгына.

«Бик яхшы капремонт, бөтен авыл халкы рәхмәт әйтә сезгә», — дип юмаларга тырышып карады Сарман башлыгы Фәрит Хөснуллин. «Син кушкач, әйтә инде рәхмәтне», — дип ризасызлык белән җавап бирде Рөстәм Миңнеханов.

Президент төзелеш эшләрен башкарган подрядчылардан эшләрен җиренә җиткереп эшләүләрен таләп итәргә кирәклеген әйтте. Начар башкарылган эшләрне кабул итмәскә, документларны имзаламаска кушты.

— Безнең әллә артык акча бармы?! Изге эшләр эшләргә тырышабыз: җәмәгать киңлекләре, парклар, искиткеч объектлар бар, горурланабыз, һәм шундый очраклар чыгып тора. Ничек андый эшне кабул итеп була? Коррупция булмасын өчен, ГИСУ аша заказларны, дәүләт акчаларын үзәкләштердек. Без бит тыңлыйбыз, сез тәкъдим иткән подрядчыларны хуплыйбыз. Бу бит, беренче чиратта, сезнең өчен. Иманнарын алырга кирәк, соңгы кадагына кадәр таләп итәргә! Кабул итмәгез объектны! Кая китсен ул? (подрядчы — Т.И. искәрмәсе)» — дип боерды Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов ваемсызлыгы белән документларны имзалаган район башлыклары үзләренә үк юллама имзалаулары турында әйтте.

 — Липский (Валерий Липский — РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе башлыгы — Т.И. искәрмәсе) игътибар белән карарга әзер ул имзаларны, — дип катгый кисәтте. — Эш хакыгыз әйбәт, яхшы эш өчен премия бирергә тырышабыз, машиналар бирәбез, башка мәсьәләләр. Эшне кабул итү кебек җаваплы эшләрне кемгә ышанып тапшыруыгызны карагыз! Закон бозуларга мин дә күзне йомсам, шушы күренешләргә теләктәшлек итәм дигән сүз бит! — дип катгый кисәтеп куйды Президент урындагы җитәкчеләрне.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100