«Кызым ВИЧ аркасында үлде, хәзер шул чирдән биш яшьлек оныгымны дәвалыйм» | intertat.tatar

«Кызым ВИЧ аркасында үлде, хәзер шул чирдән биш яшьлек оныгымны дәвалыйм»

ВИЧ белән авырган Диләрә (исеме үзгәртелгән) 35 яшендә дөнья куя. Яман шеш авыруын ул шушы ВИЧ аркасында җиңә алмый, чөнки 15 ел эчендә вирус инде аның организмын шактый таушаткан була. Бәхеткә, 13 яшьлек улында бүген вирус юк. Әмма кызганыч, 5 яшьлек кызында «уңай» диагноз, ул бүген ВИЧтан дарулар эчәргә мәҗбүр.

Әнисез калган балаларны бүген әбисе белән бабасы тәрбияли. Хәнифә апа (исеме үзгәртелгән) кызының ачы язмышын сөйләп, эчен бушатты.

 — Балалар безнең белән яши, аларны тулы ятимнәр дисәк тә була инде. Әтиләре исән булса да, ата хокукыннан мәхрүм ителгән.

Кызымның вафатына өч ел. Бер ел аркам авырта дип йөрде, аннары рак, диделәр. Теге авыруы (ВИЧ турында сүз — ТИ) баскандыр инде.

Кызым үлгәч, балалар башта әтисе белән калган иде. Мин атна саен барып, булышып тордым. Эчә дә эчә, берзаман кеше «балаларыгыз ач, урамда йөри» дип әйтә башлады. Аннары опека органнарыннан шалтыратып, «Балаларны алмасагыз, балалар йортына урнаштырабыз», - диделәр. Йөрәгем түзмәде — судка бирдем, әтисен ярты елга ата хокукларын чикләделәр. Берәр үзгәреш булыр дип көткән идем — булмады, шушы көннәрдә аны ата хокукыннан тулысынча мәхрүм иттеләр. Эчкән кеше белән ничек балаларны яшәтәсең инде, ул үзе дә ВИЧ белән авырый. Балаларны үземнең опекага алдым, — дип сөйләде Хәнифә апа.

«Бер малай кызымны энәгә утыртып, харап итте»

Диләрә ВИЧ диагнозлы кешегә белә торып кияүгә чыккан. Тик вирусны аннан ияртмәгән. Әле кияүгә чыкканчы ук, 20 яшьләр тирәсендә бер таныш наркоман аны начар юлга бастырган.

— Үзебезнең йорт тирәсендә яшәгән бер хайван малай харап итте кызымны, шул утыртты энәгә. Үзе күптән шундый булып, үзенә иптәш эзләп, шулай минем кызымны да өстерәде. Әнисе дә белгән, шунда миңа әйтмәде, хәтта мин кызымны эзләгәндә, миннән качыра иде, ишекләрне дә ачмады, икесенә дә акчалар бирә торган булган. Белә торып шундый эш эшләде. Кызымны харап иткән кеше үзе әллә кайчан үлде инде, — дип, Хәнифә апа күз яшьләренә буылып-буылып сөйләде.

Туганнары, дуслары арасында бу хакта берәү дә белми икән. Ул үзе безгә бу хакта сөйләгәч, бушанып калган кебек булды, чөнки эчтән көеп йөрү дә бик яман бит.

— Кеше шундый надан, куркалар ул авырудан. Ничек сөйлисең бу хакта?! Ничә ел тордык бергә, менә берни юк бит бездә, малаена да йокмаган. Гадәттәгечә яшәдек, сөлгеләр генә аерым иде, ләкин машинага бергә салып юа идек. Инфаркт, диабет, рактан, ковидтан күпме үләләр, беркем курыкмый, ә бу авырудан куркалар. Җәмгыятьтә шундый ялгыш күзаллау бар. Гадәти авыру ул, тик шул ВИЧны ишетсәләр, авыру кешедән качалар, — диде Хәнифә апа.

«Кызым андый авыруга ышанмыйча, даруларын эчмәде»

Хәнифә апа бигрәк тә кызының ВИЧтан дарулар эчә алмаганына өзгәләнде. Аның организмы да, күңеле дә ул даруларны кабул итә алмаган. Бу вируска ышанмавы да утка «май» өстәгән булса кирәк.

— Андый авыру юк, мин бернәрсә дә эчмим, ул акча туздыра торган авыру, ялганлыйлар, дип даруларны эчмәде. Диагнозын да үзе әйтмәде ул миңа, миңа әйтергә курыккан булгандыр инде. Даруларын эчмәгәч, хастаханәдән шалтыраткач кына белдем.

Мин бит чирен белгәч тә, аннан йөз чөермәдем. Ничек баламны ташлыйм ди?! Бу авыру турында күпме китап укыдым. Тыныч кына яшәдек. Җирәнмәдем дә, бөтенесен аңлый идем. Дөрес, элек курка идем, надан булмаганмын,э. Укыгач, бернинди куркынычы юк икәнен, болай көнкүрештә кешегә йокмавын аңладым.

Кызымны дәвалан, дип өндәп килдем. Нәрсә генә әйтмәдем, нинди генә мисаллар китермәдем мин аңа. Юк, кирелеген баса алмадым. Эчеп карады ул даруларны, авыр кичерде, гел ятты, коса иде, аннан эчә алмады. Йөкле вакытта да эчә алмады. «Яңа препаратлар чыкты бит, шуларны эчеп кара», - дидем. «Юк», - диде.

Кызганыч, шул вакытта Светлана Изамбаева барлыгын белмәдем. Белсәм, бәлки, дәваланган да булыр иде ул, бәлки, исән дә калыр иде. Бик яхшы, көчле рухлы хатын ул Светлана, дәваланырга ничек тә күндергән булыр иде, — диде Хәнифә апа.

(Татарстанда үзе дә ничә еллар ВИЧ белән авыручы һәм шундый диагнозлы авыруларны үз канаты астына сыендыручы Светлана Изамбаева фонды бар — ТИ искәрмәсе).

Диләрә кияүгә чыга, беренче баласын таба, өч елга кадәр улы учетта була, өч яшенә кадәр препаратлар эчергәч, учеттан алалар. Тик кызын ВИЧ урап узмый.

— Өч елдан анализы әйбәт булгач, улын учеттан төшерделәр. Ә менә кечкенә балага эләкте. Гомер буе эчәсе була инде хәзер кызыма шул даруларны. Ул бичара: «Кайчан эчми башлыйм инде, бер кеше дә эчми, теге дә эчми, бу да эчми, сез дә эчмисез, мин нишләп аны эчәм?» - дип сораулар бирә. «Мин дә витаминнар, башка төрле дарулар эчәм, дәү әти дә эчә бит», - дим. «Сезнеке андый түгел бит», - ди. Малай да: «Нәрсәгә эчә ул аларны?» - дип сорый инде. «Әзрәк үскәч, белерсең, мин дөньяда булмасам, син карарсың», - дип үземчә әзерлим инде.

Бераз үсә төшкәч, улыма дөресен ничек әйтәсен Светлана белән киңәшләшербез әле. Аңа өметләнәм инде, ул аңлатырга булышыр дип ышанам. Безгә бик булыша ул. Рухи яктан да ярдәм итә, бәйрәмгә бүләкләре дә килеп тора. Бик яхшы оештыру сәләте бар, әле дә ярый шундый фонд булдырган. Андый кешеләр бик аз, аңа исәнлек-саулык телим, — дип уртаклашты ул.

«Кызым „китәм инде“ диде»

Диләрә 35 яшендә үлгән. Наркотикларны җиңә алса да, чирне җиңә алмаган шул.

— Аннары үзе дә аңлады инде ул нинди хата ясаганын, ләкин соң иде инде. Наркотиклардан да берничә тапкыр дәваладык, аннан котылган иде. Улына 7-8 яшь булганда үзе ташлады һәм бүтән кайтмады. «Хәзер әйбәт кенә яши башлыйм, барысы да әйбәт була…» - дигән иде.

Ике баласы булгач, яшисе килде инде аның. Бик яратып үстерде балаларын. Үлгән көзендә табиб аны һаман ыңгыраша диде, шул үләсен сизеп ыңгырашкан инде ул. Мин аңа «үлмисең» дия идем. «Юк, китәм инде…» - диде, — дип искә алды Хәнифә апа баласының соңгы минутларын.

Бүген аның олы оныгы мәктәптә укый, кечкенәсе балалар бакчасына йөри. Аның белән елына дүрт тапкыр ВИЧка анализ биреп торалар. Ире дә сәламәт үк түгел. Хәнифә апа күңелендәге борчуларын бераз өендә тегү мәшәкатьләре белән онытып тора.

«Бөтенләй ашамас, урыннан тора алмас хәлгә җиттем»

Үз тарихын шулай ук Казанда яшәүче Татьяна (исеме үзгәртелгән) сөйләде.

— 2011 ел азагында миңа эшкә анализлар тапшырырга кирәк иде һәм берни турында уйламыйча, СПИД үзәгенә киттем. Ике көннән нәтиҗәне алырга баргач, миңа ВИЧка яңадан кан тапшырырга кирәк, диләр. Мин аптырап калдым — нәрсәгә инде, мин үз сәламәтлегемне күзәтеп торучы, сәламәт тормыш рәвеше алып баручы кеше. Булмаганны?!..

Билгеле, ышанмадым инде, берәр хата чыккандыр, бутаганнардыр дип, өйгә кайтып киттем. Еллар уза торды, мин эшләдем, спорт белән шөгыльләндем, начар уйларны төрлечә куарга тырыштым. Күпме дәвам иткән булыр иде, белмим, хәзер инде, дөресен генә әйткәндә, искә дә төшерәсе килми.

2020 елда мин бик каты коронавирус белән чирләдем, организм бик таушалды, бик ябыктым, чәчләр дә коелды. Иң мөһиме - мин бик каты хәл беткәнен сиздем. Әйтерсең, нәрсәдер минем көчемне суыра, эчтән кимерә иде. Эшкә йөрү кыенлашты, бөтенләй ашамас, урыннан тора алмас хәлгә җиттем. Шул вакытта мин теге вакытта, инде ун ел элек табиблар ялгышмаган икәнен аңладым, чынбарлыкны кабул итә алмаганмын икән. Иң күңелгә тигәне - мин үземә ВИЧның кайдан эләккәнен дә белмим. Диагнозым турында белгәч, ышана алмадым, ә бик каты хәлем беткәч, үземнән бигрәк, балалар өчен курыктым.

Бу хакта китаплар укый башладым, кичекмәстән табиблар ярдәме кирәклеген аңладым, бөтен көчемне җыеп, киттем СПИД-үзәккә. Табиблар хәлемнең бик кискен булуы турында кисәтеп куйдылар, тернәкләнү бик авыр барачагын әйттеләр, мин дәваланырга тотындым. Хәзер сөенеп туя алмыйм, шундый тулы канлы тормыш белән яшим, һәр туган көн өчен сөенәм, иремне, кызларымны яратып яшим. Иң мөһиме — киләчәк өчен курыкмыйм, ул минем якты булачак!

Диагнозны белгәндә, минем инде 12 яшьлек кызым бар иде. Бүген аңа 22 яшь. Хәзер кечкенә кызым белән бергә дәваланабыз, аңа өч яшь тулды. Йөкле вакытта балага йогу ихтимал дисәләр дә, берни эчмәдем шул, чөнки тулысынча кире кактым. Аңлаган да кебек буласың, ләкин күңел кабул итә алмый иде…

Ирем генә белә бу хакта, ул сәламәт, аңа ВИЧ күчмәгән, шулай да булырга мөмкин. Туганнарымнан беркем белми, чөнки дөрес аңламыйлар. Ә чынлыкта моның бер куркынычы юк, ВИЧ кына түгел, гомер буе дару эчәргә кирәкле чирләр күп алар, аның бернәрсәсе юк.

Хәзер шуны әйтә алам: минем кебек чирне инкарь итеп, дәваланмаган кешеләр бик зур хата ясый. Алар озын бәхетле тормышны түгел, үлемне сайлаган дигән сүз. Дәваланырга, ничек тә ышанып, кабул итәргә, табиблар ярдәм итәсе килгәнен аңларга һәм барысы да яхшы булачак дип уйларга кирәк.

Светлана Изамбаевага рәхмәтемне белдерәм, ул бик якты, искиткеч, көчле рухлы кеше, гел ярдәмгә атлыгып тора. Безнең заманда бу бик сирәк күренеш. Ул булдырган фонд әһәмиятле эш башкара, бик күп кешегә үзләренә ышаныч белән, курыкмыйча яшәргә ярдәм итә. Бүген тулы көчем белән эшли алуыма куанам, әйтеп бетергесез зур хисләр ул… Минем язмыш кемгә дә булса да гыйбрәт булып, берәр гомерне булса да коткарыр дип ышанам, — дип сөйләде Татьяна.

1 декабрь - Бөтендөнья СПИД ка каршы көрәш көне. Светлана Изамбаева фонды 2008 елдан Россиядә ВИЧ белән туган балаларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә. Россиядә ВИЧ диагнозы белән 10 меңнән артык бала яши, аларның күпчелеге аз керемле һәм тулы булмаган гаиләләрдән. «Без әнисез калган, әбиләре, дәү әниләре кулында тәрбияләнүче балаларга, менә шул изге йөрәкле әбиләргә ярдәм итү өчен акча җыябыз», — диде Светлана Изамбаева «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Светлана Изамбаева» хәйрия фонды җитәкчесе, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы СПИДка каршы көрәш ведомствоара комиссия әгъзасы Светлана Изамбаева ярдәм итәргә теләүчеләр өчен түбәндәге реквизитларны юллады.

Юридик адрес:

420037, ТР, Казан, Челюскин урамы, 48нче йорт, кв. 67

БИК 049205603

 Р/с 40703810762000002148

ПАО «Сбербанк»

ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N8610;

К/с: 30101.810.6.00000000603

ИНН    1661023908

КПП    166101001

ОКПО 87854268

ОГРН 108160000229

Республика СПИД үзәге «Татар-информ» агентлыгына түбәндәге статистик мәгълүматларны юллады.

Искәрмә: таблицадагы барлык күрсәткечләр 100 мең кешегә нисбәттә бирелгән.

2020 һәм 2021 елларның беренче яртыеллыкларында авыру күрсәткечләре чагыштырып күрсәтелгән.

Димәк, Актаныш, Әлки, Апас, Әтнә, Ютазы, Саба, Балык Бистәсе, Яңа Чишмә, Мөслим, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында 2021 елның беренче яртыеллыгында ВИЧ белән авыруның бер очрагы да теркәлмәгән, дип нәтиҗә ясарга була.

Азнакай, Аксубай, Баулы, Буа, Чаллы, Чистай, Теләче, Тукай, Тәтеш, Питрәч, Түбән Кама, Менделеевск, Яшел Үзән, Биектау, Югары Ослан, Алабуга районнарында ВИЧ белән авыручылар, узган елга караганда, арткан.

Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә районнарында былтыр да, быел да беренче яртыеллыкта яңа авыру очрагы юк.

СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәш үзәге баш табибы Нияз Галиуллин «Татарстан 24» телеканалы җитәкчесе Андрей Кузьминга интервьюсында быел Татарстанда ВИЧ белән йогышланган 746 кеше ачыкланганын әйткән, былтыр шушы вакыт эчендә 749 кешегә ВИЧ диагноз куелган.