Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Танылган рәссам Елизавета Бём: «Миндә татар каны ага…»

Хөрмәтле укучыны Эндаурова Бём иҗаты белән таныштырасым килә. Үз чорында бар галәмгә диярлек исеме яңгыраган гүзәл зат була ул, аның татар нәселеннән булуы миндә дә кызыксыну уятты.

news_top_970_100
Танылган рәссам Елизавета Бём: «Миндә татар каны ага…»
  • Елизавета Бём (кыз фамилиясе Эндаурова) — танылган рәссам, хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булып һөнәри сәнгать гыйлеме алу бәхетенә ирешкән кеше. Ул Русиядә  1843-1914 елларда яши, бихисап сәнгать әсәрләре иҗат итә. Елизавета Бём үзендә татар каны агуы, ата-бабаларының татар булуы турында истәлекләрендә язып калдыра.

«Мине уратып алган бала-чага бу шөгыльне исе китеп күзәтә иде»

Елизавета Бём үзе турында мондый юллар яза: «Миндә өлешчә татар каны ага, чөнки ата-бабаларым татар булган. Индо-гур фамилиясен йөрткәннәр. „Һинд әтәче“ дигәнне аңлата ул. Иоанн III тарафыннан бирелгән грамота нигезендә ата-бабаларыбыз аннары Эндауровлар фамилиясенә күчкән… Бик тә ярата идем үзебезнең „Эндаур“ авылын. Дөресен әйткәндә, авыл һавасын суламаган шәһәр балаларын җәллим… Кулга нинди кәгазь кисәге эләгә, шуңа рәсем төшерергә керешә идем. Мине уратып алган бала-чага исләре китеп күзәтә иде бу шөгыльне…»

1843 елның февраль аенда дөньяга килгән ул. Әтисе хәрби кеше булган, отставкага чыккач, гаиләсе белән Ярослав губерниясендә урнашкан утарына күченгән. Елизаветаның әти-әнисе сәнгать, мәдәният белән ихластан кызыксынган.

Өстәвенә, заманына күрә шактый алдынгы карашлы кешеләр булганнар. Кызчыкларының нәни чактан ук рәсем ясауга тартылуын сизгән ата-ана ярты юлда туктап калмаган. Бу өлкәдә шактый хәбәрдар танышларының киңәшен тотып, ирле-хатынлы Эндауровлар 14 яшьлек Елизаветаны Петербургтагы Рәссамнарны хуплау җәмгыятенең Рәсем ясау мәктәбенә укырга урнаштырган.

Мәгълүм ки, 19нчы гасырның икенче яртысында «хатын-кыз йорт, гаилә, бала багу ише мәшәкатьләрдән тыш башка шөгыль белән мавыкмаска тиеш», дигән катгый фикер яшәп килә. Сурәт төшерүгә мөкиббән кызчыкның бәхете булган, димәк, газизләренең төрле имеш-мимешләргә әллә ни исе китмәгән…

Ул чорда «хатын-кыз йорт, гаилә, бала багудан тыш башка шөгыль белән мавыкмаска тиеш», дигән фикер яши. Сурәт төшерүгә мөкиббән кызчыкның бәхете булган - газизләренең имеш-мимешләргә исе китмәгән.

«Әлеге мәктәптә укыган елларым һич онытырлык түгел, — дип исенә төшерә рәссам ханым. — Крамской, Чистяков, Бейдеман, Примацци кебек танылган шәхесләрдә белем алырга туры килде… Рәхмәтләрнең иң зуры — Крамскойга, әлбәттә. Рәсем өлкәсендә нидер аңлыйм икән, моның белән мин тулысынча аңа бурычлымын».

Еллар узган саен яшь иҗатчы гомер юлын дөрес сайлаганына инана гына бара. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган Елизаветаның үзенчәлекле эшләре 1865 елда ук Рәссамнарны хуплау җәмгыяте тарафыннан югары бәяләнә.

Алай гына да түгел, Петербургта яшәү дәверендә милләттәшебез мәшһүр әдипләр — И. Гончаров, И. Тургенев, Л.Толстой белән якыннан танышу форсатына ия була. Ә инде Лев Николаевич Толстой белән бөек язучының вафатына кадәр чын-эчкерсез дуслык элемтәләрен өзми, авыр мәлләрдә һәрдаим ярдәм кулы сузарга, теләктәшлек белдерергә омтыла.

«Ярый әле хатыным музыкант түгел»

Елизавета Меркурьевна, әйткәнебезчә, тиз арада танылу ала. 1870 елда Император сәнгать академиясе, шулай ук Париждагы акварель сурәтләр, миниатюралар күргәзмәсендә катнаша. Алай гына да түгел, Франция башкаласында тәкъдим ителгән сурәтләре өчен алтын медальгә лаек була!

1875-1889 елларда исә рәссам ханым силуэтлар (силуэт — бер әйбернең башка төстәге икенче әйбер фонында чагылышы) белән 14 альбом чыгара. Сүз уңаеннан, бу рәсем төрен гамәлгә ашыру җиңелләрдән түгел. Гадәттә, сурәтме, фигурамы, әйбер-мазар профилеме, тушь белән ак фонда башкарыла. Бары тик үтә оста-маһир иҗатчы гына бер яклы, яссы сурәтләр аша теге яки бу персонажның эчке халәтен тирәнтен чагылдыра ала.

Елизавета ханымның шәхси тормышы да уңай хәл ителә. 1867 елда ул талантлы скрипкачы, педагог Людвиг Бёмга кияүгә чыга. Бём Русиядә яшәп калган венгрлар нәселеннән була. Людвигның әтисе заманында патша гаиләсендә, Смольный институтында, шулай ук мәшһүр композитор Глинкага да музыка дәресләре бирә.

Яшь чагында Людвиг атаклы Вена консерваториясендә укый, кайчандыр Бетховен белән дус булган сәләтле профессор, скрипкачы Иосиф агасы йортында сыену таба.

Хәлбуки, шундый гаҗәеп иҗат иясе белән тормышын бәйләгән Елизавета Меркурьевна яраткан шөгылен ташламый, киресенчә, яңадан-яңа уңышларга ирешә. Төрле мәртәбәле күргәзмәләрдә даими рәвештә истәлекле-кыйммәтле призлар, бүләкләр яулый.

«Җәмгыятьтә „Тормышка чыгу белән гүзәл зат сәнгати мавыгулардан баш тартырга бурычлы“, дигән тискәре фикер өстенлек алган. Мондый очракта мин еш кына бөек Л.Н.Толстойның сүзләрен искә төшерәм: „Кемнеңдер нәрсәгәдер чын ихтыяҗы бар икән, ул моңа һәрчак вакыт табачак. Тамак ялгау һәм эчемлек кабул итүгә форсат тапкан кебек үк“. Һәм бу чыннан да шулай. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм. Гаиләм барлыкка килүгә, сөйгән шөгылем белән элеккечә, хәтта күбрәк тә мавыга башладым сыман әле…»

Хәләл җефетенең сүзләренә гаилә башлыгы да кушыла кебек: «Ярый әле хатыным музыкант түгел, болай да алҗып кайткан килеш көй тыңлап утыруы ифрат читен булыр иде. Ә болай, Елизаветаның сурәтләренә карап, рәхәтләнеп-кинәнеп ял итәм».

«Чит илләрдә әлеге эшләрем тиешенчә бәяләнде»

Силуэтчы сыйфатында Елизавета Меркурьевна 1875 елдан әүдем эшли. Ташка рәсемнәр уеп ясый. Нәфис җенес иясе өчен бик үк гадәти түгел, әлбәттә… Әмма рәссам фәкать үз юлын сайлый, гаҗәеп нечкәлек белән һәрбер детальне эшкәртү осталыгына ирешә. Кошчык каурыйлары, гамьсез кыз баланың чәч бөдрәләре, курчак күлмәгендәге нәфис челтәрләр — һәммәсе чып-чын сыман, менә-менә җилдә тибрәлә башлар кебек…

Мәшһүр рәссамнар да әлеге соклангыч сурәтләргә битараф калмый. Мисалга, Илья Репин Елизаветага бүләк иткән картинасына шундый сүзләр терки: «Е. М. Блёмга. Аның сәләтен тирәнтен хөрмәт итү йөзеннән…» Репин хәтта рәссам ханымның портретын да яза! Танылган тәнкыйтьче Стасов милләттәшебезне иң талантлы иҗатчылардан саный. Аеруча балалар дөньясына кагылышлы рәсемнәренә соклана. «Җан-йөрәк җылысы, уй-хисләр, холык үзенчәлеге, шаяру-уеннар кабатланмас дәрәҗәдә тасвирлана аларда», — ди ул.

«Туган төбәктән аермалы буларак, чит илләрдә әлеге эшләрем тиешенчә бәяләнде, гаҗәп…»

Тора-бара Елизавета пыяла савытларга нәфис-чагу бизәкләр төшерү ысулын үзләштерә. «Туган төбәктән аермалы буларак, чит илләрдә әлеге эшләрем тиешенчә бәяләнде, гаҗәп…» — дип басым ясый гаҗәпләнү катыш рәссам. Нишлисең, дөньясы шулай корылган, байтак сәләт ияләренә үз илендә чын танылу соңлап килә. Нилектәндер читтәге кояш яктырак, һавасы сафрак, йолдызлары да чагурак сыман тоела.

Хөрмәтле укучыны Эндаурова-Бём иҗаты белән таныштыру теләге ни сәбәпле туды соң? Хәлбуки, үз чорында бар галәмгә диярлек исеме яңгыраган гүзәл зат, аның татар нәселеннән булуы кызыксыну уятты. Искитмәле матур-зәвыклы открыткаларын күздән кичерүгә, соклануым икеләтә-өчләтә арта төште.

Бер караганда, әллә ни җитди шөгыль дә түгел кебек — бала-чага сурәтләнгән открыткалар… Әмма нәкъ шул «тәти» рәсемнәре белән Европа, хәтта Американы шаулата да инде Елизавета Меркурьевна. Революциягә хәтле мондый төр сәнгати эшләр аеруча киң сорау белән кулланыла. Ә нигә, кадерле кешеләреңә бәйрәм уңаеннан эчкерсез-самими открыткалар җибәрү начармыни? Совет чорында үзебез дә сурәтле сәламнәр озата идек лә якыннарыбызга.

1896 елда милләттәшебезнең егерме еллык иҗади эшчәнлеге киң билгеләнә. Мәгълүм ки, рәссам гади халык мәнфәгатендә чыгарылган әдәби басмаларга шактый иллюстрацияләр ясый. «Халкыбыз өчен киләчәктә дә ныкышмалы хезмәт итәрсез, дигән өметтәбез», — диелә әдәбият-сәнгать вәкилләренең кул тамгасы теркәлгән телеграммада.

«Каһәр суккан сугыш әниемнең гомерен кыскарткандыр…»

Кадерле тормыш юлдашы бакыйлыкка күчкәч тә сәләт иясе сөйгән эшеннән ваз кичми, сурәтләреннән юаныч-тынычлану таба.

Беренче Бөтендөнья сугышына оныкларын озата. Инде күрү бәхетеннән тулысынча диярлек мәхрүм калса да, илаһи сәнгать тылсымыннан аерылмый. «Ходайга миңа шундый ләззәт, омтылыш, табигый сәләт биргәне өчен чиксез рәхмәтлемен. Күпме искиткеч кешеләр, танылган шәхесләр белән очраштым яшәү дәверендә. Тугры дуслар таптым. Үзе зур бүләк ич бу!» — дип язып калдыра Елизавета Меркурьевна хатирәләрендә.

Милләттәшебезнең нечкә зәвыклы, җан-күңел җылысы белән сугарылган открыткалары, альбомнары артыннан бихисап коллекционерлар армый-талмый «чаба».

1914 елның 25 июлендә рәссам ханымның күзләре мәңгелеккә йомыла… Ләкин, ни гаҗәп, милләттәшебез иҗатына кызыксыну хисе һич кимеми. Аның нечкә зәвыклы, җан-күңел җылысы белән сугарылган открыткалары, альбомнары артыннан бихисап коллекционерлар армый-талмый «чаба». Ара-тирә сурәтләреннән күргәзмәләр оештырыла.

2007 елда исә Елизавета Эндаурова-Бём иҗатына, тормыш сәхифәсенә багышланган бай эчтәлекле монография дөнья күрде — аның тәүге карашка үтә тыйнак-гади, һәркемгә аңлаешлы-якын эшләре яшәешебезне игелеклелек, шәфкатьлелек, миһербанлык кебек асыл сыйфатларга баета, күңелнең иң яшерен почмакларына хәтле яктырта сыман. Килешәсездер, ифрат сирәк очраучан хәзерге ыгы-зыгылы гасырда ул кыйммәтле-затлы сыйфатлар…

Милләттәшебезнең газизләре хакында нинди мәгълүматлар сакланган соң? Күп түгел алар. Кызы Е.Барсова-Каракаш 1915 елда әнисе турында түбәндәге юлларны теркәгән: «Атаклы рәссам, җәмәгатьчелек эшлеклесе булу өстенә, үрнәк әни, дәү әни дә иде ул безнең өчен. Мин кечкенә чакта әкәмәт курчаклар, төрле сыннар әвәли, уеннар да еш оештыра иде. Гомерем дәвамында иң якын кешем, киңәшчем, хәтта ки дустым да булды әнием. Шактый авыр шартларда көн күрүенә карамастан, һичнинди сыктау-зарлану ишене ишетмәдек газизебездән. Сугыш вакытында без гаилә белән чит илдә яши идек. Шул сәбәпле элемтәбез өзелде… Каһәр суккан сугыш, туганнары өчен хәсрәтләнү әнкәемнең гомерен кыскарткандыр, дип уйлыйм».

…Менә шундый гыйбрәтле язмыш. Үкенечле түгел һәрхәлдә. Иҗат җимешләре бүгенгәчә куандыра-рухландыра икән, юкка булмаган, димәк, кайчандыр серле-тылсымлы сәнгать галәменә тартылуы кызчыкның. Татар ыруыннан, «һинд әтәчләре» нәселеннән булган ич ул. Сәер. Ә нигә «һинд әтәче», кайсы гасыр төпкелләреннән башлангыч алды икән әлеге атама? Монысы инде тарихчылар, әдәби фән эшлеклеләре карамагына. Эзләнергә дә, төпченергә, кыскасы…

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100