Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдән ничек чыгарга: үз-үзеңне изоляцияләү турында төп 10 сорау

Татарстанда коронавирус таралу куркынычы сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар булдырдылар. Аны ничек алырга, ул нинди очракта кирәкми һәм кагыйдәләрне бозган өчен нәрсә яный? Бу хакта «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100
Өйдән ничек чыгарга: үз-үзеңне изоляцияләү турында төп 10 сорау
Рамил Гали

30 мартта Татарстанда масштаблы күләмдә коронавирус инфекциясе таралмасын өчен республикадагы бар кеше өчен дә үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы Цифрлы трансформация һәм «Ак Барс» Банк белән берлектә сервис булдырды. Анда өйдән чыгу өчен рөхсәт — цифрлы пропуск алырга мөмкин. Система тулысынча 2 апрельдән эшләп китәчәк.

Өйдән чыгу өчен рөхсәтне ничек алырга?

Рөхсәт алу өчен системада теркәлергә– 2590 кыска номерына «РЕГИСТРАЦИЯ» сүзен һәм шәхси мәгълүматларны күрсәтеп SMS җибәрергә кирәк. Аерым алганда, хәбәрдә фамилия, исем, әтинең исеме һәм факттагы яшәү урыны адресы язылырга тиеш. Шулай ук шәхси мәгълүматларны эшкәртү өчен рөхсәтне расларга кирәк.

Уникаль код язылган җавап SMS киләчәк. Өйдән чыгу өчен шушы ук номерга «ЦЕЛЬ» текстын һәм чыгып йөрүнең максатын күрсәтеп янәдән хәбәр юлларга кирәк.

Гамәлдә булу вакыты күрсәтелгән уникаль кодлы җавап SMS-хәбәр килгәч, өйдән чыгып йөрергә ярый.

Нинди очракларда поропуск алырга кирәк?

Судка бару, балигъ булмаган балаларны белем бирү оешмаларына илтү, алып кайту, медицина яки ветеринария оешмалары бару, кеше җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңарту өчен рөхсәт алырга кирәк.

Моннан тыш пропускны дачага барып кайту, почтага һәм банкка бару өчен дә бирәчәкләр. Шулай ук авыру туганнарга дару, азык-төлек илтеп бирү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен дә рөхсәт теркәргә була.

Берничә кеше белән машинада барганда рөхсәт барлык пассажирларга да һәм шоферга да кирәк булачак.

Нинди очракларда рөхсәтсез чыгарга була?

Экстрен очракларда һәм сәламәтлеккә, гомергә турыдан-туры куркыныч янаганда, шулай ук якындагы кибеткә азык-төлек алырга чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп ташларга чыкканда пропуск кирәкми.

Эшкә баручы кешеләргә, хезмәт урыныннан бирелгән белешмә кирәк. Шул ук вакытта бу белешмә эш белән бәйле булмаган очракта Татарстан территориясе буенча йөрү хокукы бирми.

Дарулар һәм азык-төлек илтә торган волонтерларга белешмәне Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы бирәчәк.

Хәбәр җибәрү ничә сум торачак?

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгып йөрү өчен рөхсәт терки торган сервис бушлай эшләячәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Президентының матбугат хезмәтендә.

«Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы вәкилләре тарафыннан барлык элемтә операторлары белән хезмәттәшлек булдырылды. Шуңа күрә системада теркәлү һәм рөхсәт алу өчен 2590 номерына хәбәр җибәрү түләүсез булачак», — диделәр Президентың матбугат хезмәтендә.

Әгәр паспорт мәгълүматлары мошенниклар кулына эләксә?

Системага тапшырылган барлык шәхси мәгълүматлар да сакланачак, дип ышандырды Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин. Алар тикшергән очракта кешене идентификацияләү өчен мөһим.

«Кемдер сезнең паспорт номерын кулланып кредит алыр дип борчылырга кирәкми. Бу берничә ел элек мөмкин иде, әмма хәзер бу мөмкин эш түгел», — диде спикер.

Пропускны никадәр тиз арада бирәчәкләр?

Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры сөйләгәнчә, SMS җавапны көтү пик сәгатьләрдә 10-15 минут вакытны алырга мөмкин.

«Якын арада SMS җавапларны көтү белән бәйле проблемалар булмас дип уйлыйбыз. Системаның гомуми куәте тәүлегенә 11 млн хәбәрне эшли алырга ярдәм итәчәк», — диде министр.

Аның сүзләренчә, 1 апрельгә системаны 10 меңнән артык татарстанлы файдаланган.

Системада теркәлеп булмаса, нәрсә эшләргә?

Татарстан халкы теркәлү буенча ярдәм сорап 8 800 250 90 33 кайнар элемтә номеры буенча контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала.

«Контакт-үзәк республика халкына дөрес теркәлү яки башка авырлыклар һәм сораулар буенча ярдәм итә», — диде Хәйруллин.

Моннан тыш, сервис турында тулы мәгълүмат covid19.tatarstan.ru сайтына да урнаштырылган.

Көненә ничә пропуск алып була?

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Татарстанда пропусклар алу буенча SMS-сервис белән көненә ике тапкыр файдаланып булачак, диде Айрат Хәйруллин.

«Бу сервистан Татарстан Республикасында яшәүчеләр тәүлегенә ике тапкыр файдалана ала, дигән карар кабул ителде. Артык мавыгып китмәсеннәр өчен. Без бу сервисның урамда һава сулап яки ял итеп йөрер өчен эшләнмәгәнен яхшы аңларга тиеш», — диде Айрат Хәйруллин.

Билгеләнгән вакытка сыешмаган очракта нишләргә?

Бик нык кирәк булганда сез заявканы кабатлый аласыз.

«Әмма система тәүлегенә ике тапкырдан артык рөхсәт алуыгызны күрсә, чаралар кабул ителәчәк», — диелә covid19.tatarstan.ru сайтында.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозсаң нәрсә булачак?

Россиянең Федерация Советы 31 мартта Административ хокук бозулар кодексына төзәтмәләр кертүне хуплады. Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен коронавирус йоктырмаган гражданинга 15-40 мең штраф каралган.

Вазифаи затлар өчен штраф 50-150 мең, юридик затлар өчен 200-500 мең штраф һәм эшчәнлекне 30 тәүлеккә кадәр туктатып тору яный.

Әгәр бу хокук бозулар кеше сәламәтлегенә зыян китергән яки кеше вафат булган, әмма җинаять билгеләре юк икән, гражданнардан 150-300 мең, вазифаи затлардан 300-500 мең, ә юридик затлардан 500 меңнән 1 миллионга кадәр штраф түләтәчәкләр. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100