Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина Яңа ел күңелле булсын өчен рецепт бирде

Азата Абитов телефоннарны алып куеп, кино карарга киңәш итте.

Азат Абитов хатыны Гөлсирин Абдуллина белән «Макарена» җыры көенә биегән видеоны инстаграмга куйды.

«Бөтен кеше: „Наконец-то ял итәбез, наконец-то каникуллар, только яңа ел кәефе юк“, — дип инстаграмда язалар, сторисларында төшерәләр. Беренчедән, телефон тотып, инстаграмда язып утыргач, Яңа ел кәефе кайдан килсен инде ул? Телевизор кабызып „Ирония судьбы“ киносын карагыз лучше. Менә шундый рецепт сезгә Яңа елга», — дип яза ул.

Азат үзе биеп ял итәргә ярата ахрысы. «Шәхсән минем өчен ял итү видеода күрсәтелгән: сәхнәдә без — залда сез. Яңа еллар белән сезне», ди Азат.

Бер инстачы төрттереп тә куйган. «Концерт вакытында „Ирония судьбы“ киносын карагыз лучше», — ди ул.