Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Юләр, ычкынган, килешми дип язарга теләүчеләр өчен»: Әбри Хәбриевтән яңа видео

Әбри Хәбриев  «Смешариклар» мультфильмын тавышландыру процессын күрсәткән.

news_top_970_100
«Юләр, ычкынган, килешми дип язарга теләүчеләр өчен»: Әбри Хәбриевтән яңа видео
Рамил Гали

Юмор остасы Әбри Хәбриев татарча «Смешариклар» мультфильмында берничә герой булып сөйли. Куяш (Крош) ролендә Әбригә кыргый тавышлар чыгарып кычкырырга туры килгән. Кызык видеоны ул инстгарамга куйган. «Улеш! Юләр! Бер дә килешми! Ычкынган… һәм башка шуның ише комментарий язарга теләүчеләр өчен: бу бары тик „Смешариклар“ мультфильмын тавышландыру процессыннан бер мизгел», — дип ачыклык керткән ул видеога. 

Пост астында инстачылар 100дән артык комментарий калдырганнар. «Короновируснын бер симтомы ди», «Молодец, кычкырасы килә икән - кычкыра. Тормышыбыз шундый хәзер безнең, менә нәкь шулай кычкырасы килгән иде бүген эштә, булмый бит, гөнаһ шомлыгы», «Бу нинди юләр икән дигән идем. Эш процессы икән. Шуның өчен хезмәт хакы туләгәч», «Тегеләре өйдә түгел, ахры, бу бәндәнең?», «Җүләргә бар да килешә», — дип язганнар алар.

«Миннән дә җүләррәкләр бар икән», — дип шаярткан җырчы Фирдүс Тямаев.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100