Блогер Рәзил Борчак өйләнгән

Ул сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдимне Азат Абитов белән һәм Гөлсирин Абдуллина концертында, тамашачылар алдында ясаган иде.

Танылган блогер, алып баручы Рәзил Борчак сөйгәне Элина белән никахларын рәсмиләштергән. Бу хакта инстаграмда җырчы, Рәзилнең дусты Азат Абитов хәбәр итә. Стрисларда Азат белән Гөлсирин яшьләрнең тантанасыннан видеолар белән бүлешкәннәр.

Рәзил Борчак сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдимне дә Азат белән Гөлсириннең Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясендә узган концертында, тамашачылар каршында ясаган иде.