Инстачы: «Винарис Гөлданиянең өстенә менә бит» | intertat.tatar

Инстачы: «Винарис Гөлданиянең өстенә менә бит»

Лилия Хәйруллина ТикТок төшергән.

Җырчы, блогер Лилия Хәйруллина әнисе Гөлдания, Винарис, Марат Яруллин белән ТикТок төшергән. Алар тезелешеп төрле хәрәкәтләр ясыйлар. Сикерү хәрәкәтен ясаганда Винарис Гөлдания Хәйруллинаның өстенә менәр кебек тоела.

Видеода Гөлдания Хәйруллина Марат Яруллинга төрле хәрәкәтләр ясарга өйрәтә. «Әни баш ТикТокер», — ди кызы Лилия.

Бу видео инстачыларның кәефен күтәргән, тәгәрәп көлгән смайликларны күп калдырганнар. «Винарис Гөлданиянең өстенә менә бит», - дип язган берсе.