Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илсөя Бәдретдинованы әнисе галочка принцибы белән тәрбияләгән

Җырчы әнисен сагынып, пост язган.

news_top_970_100
Илсөя Бәдретдинованы әнисе галочка принцибы белән тәрбияләгән
Салават Камалетдинов

Илсөя Бәдретдинова әнисен сагынып, аның эшләргә өйрәтүе турында пост язган.

«Бәләкәй идем әле… Әни каршына утыртты да: «Менә бу нәрсә галочка дип атала», — дип минем балчыкка буялган бутыема рәсем ясап куйды.

«Менә бу бутыйны пычрагы катканчы юып кую, иртәгә юуга караганда күпкә җиңелрәк! Син аны юып куй да, күз алдыңа бәләкәй генә галочканы китер. Мин молодец, дип уйлап куй. Иртәгә иртән чистаны кияргә күпкә күңеллерәк булыр. Аннан кишер түтәлен ута. Ута да, күз алдыңа тагын теге галочканы китер. Мин, молодец, дип эчеңнән әйтеп куй. Берәр кайчан менә шушы бәләкәй генә галочкаларың зур бер галкага әйләнәчәк! Син моны сизәчәксең һәм шул вакытта син аягыңда нык басып торачаксың! Син бит молодец, кызым», - диде!» — дип язган ул.

«Әнинең үлгәненә 17 ел була инде. Ә теге галочкаларны һәр көнне, үз-үземне җиңеп, берәр эш эшләгән саен күз алдыма китерәм. Берәр кайчан минем зур галкам булачак! Әни әйтте», — дип тәмамлаган постын җырчы.

Җырчы бу посты белән инстачыларның күңелен айкаган. Алар әниләре турында истәлекләре, нинди эшләр өйрәтүе, ничек эшләгәнне яратмавы белән уртаклашкан.

Илсөянең иҗатташ дуслары «әниең бик дөрес өйрәткән», дип галочка принцибын хуплаган. «17 ел әнисез…», - дип кызганып язучылар да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100