Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Глюкоза мәктәпләрдә укучылар өчен тәмәке тарту урыннары булдырырга тәкъдим иткән

Җырчының кызы Лиданы тарткан өчен инде икенче мәктәптән куып чыгарганнар.

news_top_970_100
Глюкоза мәктәпләрдә укучылар өчен тәмәке тарту урыннары булдырырга тәкъдим иткән
https://www.instagram.com/glukozamusic/

Җырчы Глюкоза блогер Эльдар Джараховка интервьюда мәктәпләрдә укучылар өчен тәмәке тарту урыннары булдырырга тәкъдим иткән. Бу турыда ««Дневники звезд» инстаграм сәхифәсендә язганнар.

Җырчы кызы Лиданы тәмәке тарткан өчен мәктәптән куып чыгаруларына зарланган. «Лидага 14 яшь һәм аны инде ике мәктәптән куып чыгардылар. Югыйсә, зур акчалар түли идек. Лидага үзен аңламаулары һәм аның әйткән сүзләреннән оялулары, шул хисләрне тою ошый.

Лиданы дуслары белән вейп тартканда тотканнар. Мин директорга барачакмын. Әмма башка яктан уйлап карасаң, балаларга кайда тартырга? Алар мәктәпкә машинада әти-әниләре белән бара — тарта алмыйлар. Мәктәптән чыгармыйлар. Балаларга тәмәке тарту урыннары булдырыгыз инде, ниһаять», — дигән ул.

Глюкоза үзенең кызын күзгә бәрелеп торган, үзенчәлекле шәхес дип саный. «Шуңа да аңа укытучылар бәйләнә. Бөтен компаниядән бер Лидага эләгә», — дип сөйләгән җырчы.

«Бу әнинең башы белән барысы да тәртиптәме икән?» — дип шаккаткан инстаграмда утыручылар.

«Мондый әниләр булу бик кызганыч. Алар белән опека органнары да эшләмәячәк. Барыбер бу Глюкоза акча биреп котылачак. Кызын мәктәптән куып чыгарып дөрес эшләгәннәр. Анда да үзен патшабикә кебек тотадыр»;

«Булгач, булсын. Әйдәгез, мәктәп буфетларында эчәргә дә рөхсәт итик алайса»;

«Наркотиклар турында да онытмагыз»;

«Мәктәпкә килгәндә машинада тартсын соң. Әти-әнисе каршы түгел бит», — дип иронияле комментарийлар язганнар Глюкозага инстаграмда.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100