420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
«Бриллиантовая рука», «Семнадцать мгновений весны» киноларында уйнаган актриса берничә атна элек хастаханәгә эләккән. Авыр хәлдә дә ул, элеккечә туганнары белән аралашырга теләми. Бу турыда «StarHit» (СтарХит) сайты хәбәр итте.
80 яшьлек Светлана Светличная бар мөлкәтен чит кешеләргә яздырып, үз туганнарын мирассыз калдырырга тели.
«Мин фатирымны күршеләргә бүләк итәргә телим. Аларның бик әйбәт һәм рәхмәтле кешеләр булуларын күрәм. Туганнарым андый түгел. Оныгым Маша рәхмәтсез, мин аннан беркайчан да җылылык тоймадым. Шуңа күрә фатирымны яхшы гаиләгә бирермен дигән карарга килдем. Аннары мине рәхмәт белән искә алсыннар», — дип сөйләгән ул.
«Туганнарыма берни дә васыять итмим. Алар мондый бүләккә лаек түгел», — дигән Светлана Светличная.