Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Әсхәдулланың әнисе 89 яшендә ковидны җиңгән

«Элекке кешеләрнең рухы көчле, коронавируска шуңа бирешмиләр», — дип яза инстачылар.

news_top_970_100
Гамил Әсхәдулланың әнисе 89 яшендә ковидны җиңгән
Салават Камалетдинов

«Мунча ташы» юмор театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулланың 89 яшьлек әнисе җәй көне ковид белән авырган. Бу хакта артист үзенең инстаграмында яза.

«Бәйрәм көнне әнкәй янына барып килдем. Күңел күтәрелеп китте, дөньядагы бөтен авырлыклар, чирләр югалып торды. Җәй көне 89 яшендә ковидны җиңде ул. Әнкәйне бәйрәм белән котладым», — дигән ул.

Гамил Әсхәдулла барлык әниләргә үзенең изге теләкләрен дә юллаган. «Барыгызга да сәламәтлек телим, балаларыгызның яхшы хәбәрен генә ишетергә язсын, дөньяның рәхәтен күреп озак, бәхетле яшәгез, әниләр!» — ди артист.

«Шундый матур, мөлаем әниегез! Аларның рухы көчле, коронавируска шуңа бирешмиләр», «Ак әби, матур әби», «Нинди 90 яшь, 70 яшьлек апа ич бу! Тагын да таза-сау булып, озак яшәгез, апа!», «Сезнең кебек уен-көлкеледер әниегез, шуңа да ковидны җиңгән ул», «Нинди сөйкемле ак әби, икегездән дә нур бөркелеп тора. Шушындый талантлы ул үстергән анага озын гомер телибез», «Безнең әнигә дә 94нче яшь. Без коронавирус белән чирләдек, ул бирешмәде. Мин пенсия фондына үч итеп яшим әле, дип көлдерә», — дип комментарийлар калдырганнар Гамил Әсхәдулланың инстадуслары.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100