Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Лира Сәхәпова: «Улымның баш миендә тавык йомыркасы хәтле шеш бар иде»

Журналист һәм алып баручы Лира Сәхәпованың улында шеш тапканнар. Ул үзенең Инстаграм битендә улы Рәшиткә өянәкләр булуы, операция ясалуы тарихы турында язган.

news_top_970_100
Журналист Лира Сәхәпова: «Улымның баш миендә тавык йомыркасы хәтле шеш бар иде»
https://www.instagram.com/p/CGrvREtBinZ/

Улымның баш миендәге шешенә операция ясалганнан соң биш көн узды. Соңгы арада нәрсәләр кичергәнебезне Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Ата-аналар мине аңлар, — дип башлаган сүзен Лира Сәхәпова. - Барыгызга да догада һәм битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Алда безне тернәкләндерү көтә. Улым көчле егет, тиз рәтләнер, Аллаһ боерса. Хәзер гистология нәтиҗәләрен көтәбез, барысы да яхшы булыр дип ышанам.

Барысы да мине уңышлы, ышанычлы һәм шат күңелле кеше дип белә. Нәкъ шулай, ләкин моның өчен нәрсә аша узарга туры килгәнне бөтен кеше дә чамалый алмый. Сәламәтлектән башка син кеше була алмыйсың. Мин моны кабатлаудан туктамыйм.

Бу ситуацияне тиз генә кабул итә алмадым… 5 ел элек МРТ нәтиҗәсендә (ул вакытта Рәшиткә 13 яшь иде) табиблар улымның баш миендә шеш тапты. Моңа кадәр баламның гел башы авыртып йөрде. Неврологлар моны вегетатив нерв системасы тамырлары һәм муен умырткасының җәрәхәте, үсә төшкәч үтәр әле дип аңлатты.

Танышларыбыз очраклы рәвештә баш миенә МРТ ясатырга кирәклеген әйтмәсә, үтәр әле дип, көтеп утырган булыр идек. Язгы мәктәп каникуллары иде, 2015 елның март ае. Тормышыбыз асты өскә килде. Зарарсыз шешкә охшаттылар. Шулай да, тавык йомыркасы хәтле шешне җентекләп тикшереп карарга һәм тиз арада операция ясарга кирәклеге ачыкланды.

Без нейрохирургларга бардык, алар Санкт-Петербургка барырга киңәш итте. Квотаны көтәргә вакыт юк иде. Акчаны булдыра алганча җыйдык. 10 апрельдә улыма операция ясадылар. Профессор — Вильям Арамович Хачатрян аның гомерен саклап калды. Гистология нәтиҗәләре күрсәткәнчә, улымның миендә икенче дәрәҗәдәге яман шеш булган. Нурланыш һәм химия терапиясен эшләмәделәр, чөнки зыян салырга мөмкин иде.

Әмма шешнең тулаем бетерелмәгәнлеге турында кисәтеп куйдылар, чөнки ул баш миенең функциональ-әһәмиятле өлешендә урнашкан. МРТ-контроль тәкъдим иттеләр. Башта 3 айдан, аннары ярты елдан, аннары бер елдан ясаттык. 1,5 ел үтте һәм без бәхетле идек. Бар да яхшы булды.

Бервакыт көз аенда улым мәктәп янында егылып, аңын югалтты… Безгә көзән җыерганнан дару бирделәр. Нәтиҗәдә, 4 ел дәвамында Рәшит гел дару кабул итте. Һәм без тагын бәхетле идек. Бар да яхшы. Рәшит мәктәпне тәмамлады, аның табиб буласы һәм кеше гомерләрен коткарасы килде. Шулай килеп чыкты да, хәзер ул Кырым Медицина академиясе студенты.

Һәм… тагын сынау. Беренче өянәк 7 октябрьдә, икенчесе 15 октябрьдә булды. МРТ ясаттык, Казанга самолетка утырып очтык һәм 20 октябрьдән бик күп өянәкләр, ашыгыч ярдәм машинасын чакыртулар, реанимациядә ятулар булды. Янәдән Санкт-Петербургка юнәлдек. 23 октябрьдә ашыгыч рәвештә операция ясадылар. Барысы да уңышлы үтте. Мигә зыян килмәгән, ләкин теге шеш элеккесенә караганда ике тапкырга зуррак үскән булган.

Пандемия аркасында авырулар янына керүне тыйдылар, бары тик бина тирәли әйләнеп йөрергә һәм өметләнергә генә кала инде. Аңа нибары 19 яшь.

Күбегез дога кылды, акчалата да ярдәм иттегез. Бөтенләй таныш булмаган кешеләр булышты. Сезнең ярдәмегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Ихластан, ана буларак рәхмәтемне белдерәм», — дип язган Лира Сәхәпова.

«Лира, кадерлем, үзем укыйм, үзем елыйм. Аллаһы Тәгалә көчле хатын-кызларга уллар бирә. Рәшит белән барысы да яхшы булачак, ул синең терәгең һәм таянычың. Сиңа түземлек һәм сабырлык телим», «Иң мөһиме — Аллаһның ярдәм итәчәгенә ышану, сәламәтлегең булмаса, бернәрсәң дә булмый икән», «Иң көчле дога — ана догасы, Рәшиткә тизрәк терелергә насыйп булсын», — дип язган халык.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Сегодня - 5-й день после операции по удалению опухоли мозга у сына. Что мы испытали за последнюю неделю один Аллах знает. Родители поймут. Всех благодарю за молитвы и неравнодушие ?Впереди - реабилитация. Он у нас парень сильный, восстановится, Алла бирса ? Главное сейчас - результаты гистологии. И мы верим, что все будет хорошо??? Все знают меня как успешную, уверенную и жизнерадостную. Так и есть. Но не все знают (точнее мало кто), какой ценой мне это даётся. Здоровье - не всё, но всё без здоровья НИЧТО. Я не устаю это повторять. Главное, здоровье близких. Понимание пришло не сразу... 5 лет назад в результате МРТ мозга (тогда Рашиду было 13 лет) врачи обнаружили опухоль. До этого ребёнка постоянно мучали головные боли. Неврологи говорили, что это вегето-сосудистая дистония и подвывих шейного позвонка - родовая травма. С возрастом пройдёт. Мы и ждали. Пока нам СЛУЧАЙНО знакомые не посоветовали МРТ. Это были весенние школьные каникулы, март, 2015 год. Жизнь перевернулась. Нам ввели контраст, сказали, что похожа на доброкачественную...но нужно проверить и срочно удалять, опухоль размером с куриное яйцо. Мы бросились к нейрохирургам, посоветовали ехать в Питер. Времени ждать квоту не было. Собрали деньги как могли. 10 апреля его прооперировали. Профессор - Вильям Арамович Хачатрян спас ему жизнь ? Гистология показала, что это астроцитома левой лобной доли, 2 степень злокач-сти. Облучение и химию делать не стали, вред это могло нанести больше. Но нас предупредили, что опухоль удалена не полностью, поскольку находится в функционально-значимой зоне. Рекомендовали МРТ-контроль. Сначала через 3 месяца, потом пол года, потом через год.. Прошло 1.5 года и мы были счастливы. Все было хорошо... пока однажды осенью перед школой он не упал и не потерял сознание... Нам прописали противосудорожное Кеппру - лучшее из всего, с минимумом побочек. Но за свой счёт. Бесплатно даётся только препарат, ведущий к слабоумию... В итоге, все эти 4 года Рашид на лекарстве. И мы снова счастливы. Все хорошо. Рашид закончил школу с твёрдым намерением стать врачом и спасать жизни. Так и произошло, сейчас он студент-второкурсник Крымской Медакадемии. Продолжение⤵️

Публикация от Лира Сахапова (@lira_sakhapova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100