Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Грузиянең «Браво Метехи» төркеме татарча җырлый — видео

Музыкаль төркем «Туган як» җырын башкарган.

news_top_970_100
Грузиянең «Браво Метехи» төркеме татарча җырлый — видео
https://www.instagram.com/bravo_metehi_official/

Грузиянең «Браво Метехи» төркеме Вәсилә Фәттахова репертуарыннан «Туган як» җырын башкарган. Егетләр видеоны инстаграмдагы рәсми аккаунтларына куйганнар. «Бөек татар халкына грузиннардан музыкаль сәлам», — ди алар видеода.

2004 елда Грузиядә оешкан әлеге төркем бик популяр. Аларның беренче альбомнары 2014 елда дөнья күргән. Репертуарларында рус телендәге беренче җыр 2019 елда барлыкка килә. Шулай ук төркем узган ел Мәскәүдә уңышлы чыгыш ясады, дип язылган "Браво Метехи"ның ВКонтакте сәхифәсендә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100