Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Татарстан кызы халыкара матурлык бәйгесендә катнашып, ике миллион отарга җыена

«Эшлә. Юкса бүген тагын берни дә үзгәрмәячәк» дигән принцип буенча яшим», — ди Юлия.

news_top_970_100
Татарстан кызы халыкара матурлык бәйгесендә катнашып, ике миллион отарга җыена
https://pixabay.com

Чаллыда яшәүче Юлия Арзамасова «Мисс Офис — 2020» халыкара бәйгесендә катнаша. Җиңгән очракта, аңа 2 миллион сум акча бирәләр. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Юлиягә 33 яшь, ул шәһәрдәге банкларның берсендә менеджер булып эшли. 

«Мин „Эшлә. Юкса бүген тагын берни дә үзгәрмәячәк“ дигән принцип буенча яшим», — ди Юлия үзе хакында.

Хәзерге вакытта интернетта тавыш бирү бара. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 113 ярымфиналчылар арасыннан 30 кызны сайлап алалар, алар финалга чыга. Финал исә 21 ноябрьдә Мәскәүдә була. Һәр кыз үз шәһәрен һәм илен тәкъдим итеп, 2 миллион сум акча оту хокукына ия була. Аңа күчмә таҗ да бирәләр, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100