Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Айдар Галимов нәрсәгә борчыла?

Җырчы инстачыларга кечкенә оныгын күрсәтте.

news_top_970_100
Айдар Галимов нәрсәгә борчыла?
Александр Эшкинин

Җырчы Айдар Галимов инстаграм сәхифәсенә кечкенә оныгы Самира белән төшкән фотосын куйган.

«Бу оныгың бигрәк тә үзеңә охшаган инде», - дип әйттеләр бер көнне. Әй, шатландым.

Еш кына кечкенә балаларны шулай бөтен кеше игътибарына куюга каршы булам. Тик менә үзем дә шул инстаграм эчендә. Мин дә куйдым. Ничек кызларымны тиргим инде хәзер?

Бу пандемияның безнең өчен иң уңай ягы — Сафия белән Самираның шушы көнгә кадәр яныбызда булуларыдыр. Көн дә диярлек аларның үсүләрен, һөнәр арттыруларын күрү — нинди зур бәхет. Үземнекеләрнең ничек үскәнен күрми дә калганмын икән бит, чапканмын да чапканмын», — ди җырчы. 

Айдар Галимов оныкларының киләчәге өчен борчылуын яза. «Элек безнең өчен әти-әни, әби-бабалар кайгыра иде. Менә безнең дә чират җиткән икән. Нинди заманда яшәрләр бу балалар, нинди илдә, нинди мирас калдырабыз без аларга?

Барысы да хәерле булыр дип өметләнәсе килә. Исән-сау гына булсыннар, әти-әниләре аларны үзләре карап, тәрбияләп үстерсеннәр», — ди ул. ⠀

«Ә сез ничек уйлыйсыз, дусларым, Самира чынлап та миңа охшаганмы?» — дип сораган Айдар Галимов инстадусларыннан. 

Бик күп инстачылар Самираның, чыннан да, дәү әтисенә охшаган булуын әйткәннәр. «Тач дәү әтисе», «Самира — кыяфәте белән, Сафина — артистлыгы белән охшаган», “Башы һәм кашы Айдарныкы! Сезнең кебек үк талантлы да булсын! Матур итеп җырласын!» — дип язганнар алар. 

Бер төркем инстачылар Самирада дәү әнисе — Зилә ханымның чалымнарын тапканнар.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Бу оныгың бигрәк тә узеңә ошаган инде, -дип әйттеләр бер көнне... Эй шатландым..? ⠀ Еш кына каршы булып куям, кечкенә балаларны шулай бөтен кеше игътибарына куюга, тик менә бит әле узем дә шул инстаграм эчендә, мин дә куйдым.., ничек кызларымны тиргим инде хәзер..?? Бу пандемияның иң уңай ягы безнең өчен, Сафия б-н Самираның шушы көнгә кадәр яныбызда булуларыдыр.. Көн дә диярлек аларның усуләрен, һөнәрләр арттыруларын күрү- нинди зур бәхет, уземнекеләрнең ничек үскәнен курми дә калганмын икән бит мин, чапканмын да чапканмын...? Киләчәк турында да еш кына борчылам, элек безнең өчен әти-әни, әби-бабалар борчыла иде..., менә безнең дә чират җиткән икән.. Нинди заманда яшәрләр бу балалар, нинди илдә, нинди мирас калдырабыз без аларга..? Барысы да хәерле булыр дип өметләнәсе килә, Алла боерса.. Исән-сау гына булсыннар, әти-әниләре аларны үзләре карап, тәрбияләп устерсеннәр берүк..? ⠀ Ә сез ничек уйлыйсыз, дусларым, Самира чынлап та миңа ошаганмы???

Публикация от Айдар Галимов (@aidar_studio)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100