"Самая красивая девушка Алсу" кем ул? "Казан егетләре"ннән яңа җыр

"Казан егетләре" төркеме тамашачыларның игътибары өчен көрәшүне бер мизгелгә дә туктатмый. Яңа җыр артыннан яңа җыр. Бу юлы Алсу турында.
Алсуга багышланган яңа җырны егетләр русча җырларга булганнар. Сәбәбе әлегә билгесез. Әллә Алсулар татарча аңламый башлаганмы?



 Шунысын да искәртү кирәктер, татар сәхнәсендә Алсу турында җырлаучылар байтак. Сез Алсу турында тагын нинди җырлар беләсез?