Аиша Ганиуллина «Айфара» төркеменең «Ак каен» җырын үзгәртеп җырлаган

Аиша данлыклы җырны үзгәртү бик дулкынландыргыч булуын әйткән.

«Премьера — «Ак каен», — дип яза җырчы Аиша инстаграмдагы сәхифәсендә.

«Бөтен кеше ярата торган данлыклы җыр. Аны башкару, яңача үзгәртү бик дулкынландыргыч. Сезгә ошар, мин хупларсыз дип өметләнәм», — ди Аиша.

Бу җырны «Айфара» төркеме солисты Алмаз Шәрифуллин башкара.

Ак каен (Айфара төркеме)

Ф.Мортазин көе, А. Минһаҗев сүзләре 

Күңелләргә сөю килгәч, яшәрсең дип язлар саен

Бергә йөргән тау битенә утырттык без зифа каен.

Килде кышлар җилләр алып, ә мин янып сөя идем,

Шушы каен төбендә син: «Мин башканы сөям», — дидең. 


Кушымта:

Ак каен, син яшә, карама син безгә

Йөрәгең саф синең, бирешмә син көзгә.

Ак каен, яшь каен, син үлмә, яшә син,

Синең саф сөюнең һәр язда яшәр син. 


«Сөям, — дидең син, — башканы», шаулап куйды зифа каен

«Исәнме», — дип, мин ялгызым киләм аңа һәркөн саен.

Күрдем бүген яфраклары коелалар безнең эзгә

Нигә әле, ник саргая — иртә әле салкын көзгә. 


Үлә каен, зифа каен. Рәнҗеп китә инде безгә

«Онытма, — дип, — сөюеңне», карый кебек минем күзгә.

Килер язлар тау битенә, бизәлер ул һәр ел саен,

Тик син генә яшәрмәссең, кичер безне, кичер, каен. 


Кушымта:

Ак каен, яшь каен, ник бездән китәсең?

Ник мине гомергә син ялгыз итәсең?

Ак каен, рәнҗемә, кичер син, каеным.

Без сөя белмәдек, без бүген аерым…


«Айфара»ның данлыклы «Ак каен»ы Аиша башкаруында ничек чыккан — үзегез бәяләп карагыз әле.