Гүзәл Уразова: Карап торганда бар кешенең дә тормышы җиңел генә корылган кебек...

Гүзәл Уразова: Карап торганда бар кешенең дә тормышы җиңел генә корылган кебек...
Җырчы Гүзәл Уразова инстаграмында фәлсәфи пост калдырган.

"Бүген җиңел дүшәмбе. Эш тә күп кебек, ләкин шуңа карамастан бик ашыкмыйм да. Ашыгып та арыйсың икән. Күңел тынычлыгы җитми шикелле ашыгып яшәгәндә. Кайсыбер чагында үземне тынычландырам мин. Эш бүре түгел, урманга качмас әле дим. Унбиш минутка җитә. Аннан тагын җиң сызганыла. Шулай инде ул. Пыр тузып эшләмәсәң берсе дә китереп бирми. Карап торганда бар кешенең дә тормышы җиңел генә корылган кебек, "Үрдәге каз сымак". Шуңа ике кул ике аякка һәм алга! Минем яратып әйткән сүзем! Тырышкан татар ташка кадак кагар! Берәрегез языгыз әле! Эшләмичә генә әйбәт яшәп буламы ул?" - дип сораган Уразова.

Йә, җавап бирегез инде.